Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аслар өскә килгәндә - 1 өлеш (Айдар Солтан)

Патша Горбачев булыр.

news_top_970_100
Аслар өскә килгәндә - 1 өлеш (Айдар Солтан)
Рәшит Заһидуллин фотосы

«Патша Горбачев булыр, башында миңе булыр, аракыны бетерер, улап бүре китерер», - дип Хозыр Ильяс әйткән заман килде дип сөйләнде әбиләр 90нчы елларда.

Заманалар үзгәргәндә бөтен нәрсәнең асты өскә әйләнә. Дөнья шулай әйләндерә. Берзаман кеше моңа ияләнеп китә дә, нәрсәнең асты өскә әйләнмәгән, аларын үзе әйләндереп куя.

Астын өскә әйләндерүнең ни икәнен беләсең килсә, шкаф тартмасы белән эксперимент уздырып карый аласың. Тартып чыгарасың да, астын өскә әйләндерәсең дә, рас! — кире тыгып куясың.

91нче елда берәүсе ил дип аталган олы шкаф тартмасын тартып чыгаргач, дөньяның асты өскә килде. Укытучылар базарда лифчик сата, табиблар оча торган тәлинкәләр турында мәктәпләрдә балаларга лекция укый, «Алла юк» дип сөйләп йөргән партком секретаре мәчеттә азан әйтә. Аракы эчмәскә үгетләгән минераль секретарьларны күрсәткән телевизор балаларны заманча профессияләр үзләштерергә өнди: малайлар — уңга, кызлар — сулга. Бандит һәм фахишә! Акчаң күп булыр, дәрәҗәң олы булыр. Бәрәңге кебек яшәрсез — язын утыртмасалар, көзен җыештырып куярлар.

 Берочтан барысы да урлашалар. Элек кеше качып урлашса, яңа заманда күрсәтеп урлыйлар. Кемгә ни эләгә инде. Бандитлар — заводларны, фахишәләр — фабрикаларны, эшчеләр — заводтан шпингалет, азат хатыннар — колхоздан чучка балаларын. Элекке обком секретарьлары илне ваграк илләргә ваклап, үз кисәкләрен алып китә. Яңа ел белән халыкны ил башлыгы түгел, юморист Задорнов котлый. Юморист та үз иленең каһарманы, хәтта ул да телевизордан үз сүзләрен түгел, башкалардан чәлдергән сүзләрне сөйли.

Төпчек, Кашыйм, Циркуль

Менә шушы үзгәртеп кыру дигән нәрсә заманнарда Пычкын районында халык бернәрсәне дә үзгәртмәскә тырышып яткан. Нигә тырышыпмы? Менә тәлинкәгә тутырып аш сал да, аның астын өскә әйләндер дә, кулың белән ашны төшермичә тотып торып кара. Шуннан соң аңларсың илнең асты өскә килгәндә үзгәрмәскә тырышып ятуның ни икәнен.

Пычкын районының хакимият башлыгы булып яшь булса да, акыллы һәм хәйләкәр кеше эшләгән. Өстәгеләр тәлинкәнең астын өскә әйләндерергә кушканда, уңнан сулга таба әйләндергән. Югарыдан караганда, үзгәртеп кору полный ход бара. Чынлыкта бернинди үзгәреш юк.

Бернинди яманлык та вәгъдә итмәгән бер матур иртәдә Пычкын районына караган өч колхоз рәисенә телефонограмма килә:

— Сручны килеп җитәргә. Абзый чакыра!

 Абзый дигәннәре шул хакимият башлыгы инде. Обком дигән әйбер беткән чор, Абзый рәсми рәвештә район советы рәисеме, район хакимияте башлыгымы дип атала, кем икәнен үзе дә төгәл генә белеп бетерми, әмма бөтен районнардагы кебек үк, аның да кушаматы Абзый. Һәр авылда колхоз рәисе беренче номерлы кеше, аларын да авылда Абзый дип йөртәләр. Авылдан чыгып, районга килгәч, авыл Абзыйлары Абзый булудан туктый, аларны үз кушаматлары белән атап йөртә башлыйлар. Төптән юан чыккан, гел кызыл битле һәм юеш куллы Мансур — Төпчек. Әнисе гел урамда кешеләргә: «Төпчек улыма ашарга илтәм әле, катыны бер дә пешерә белми», — дип сөйләнеп йөри торгач, Мансуры бөтен район өчен Төпчеккә әйләнеп калган. Икенчесе Циркуль кушаматлы Равил. Галәмәт озын һәм ябык Равил районда беренчеләрдән булып видеокамера, һәм, булгач булсын дип, өч аяклы штативын сатып алган кеше. Шул видеокамераны урамга алып чыгып төшереп торганда берсе:

— Кара, циркуль чыгарып куйганнар урамга! — дигән. Шуннан бирле бу Циркульгә әйләнеп китә. Өченчесе Кашыйм-Һашим. Кашынырга яраткан өчен түгел, исемен шулай әйтергә җайлы булган өчен барлыкка килгән кушамат.

Менә шундый өч колхоз рәисе — өч авыл Абзые көзге салкын иртәдә район үзәгендәге «Ак йорт» каршында очрашалар. Гадәттәгечә, сул кулның чәнтие белән бер борын тишеген кысып сеңгереп күрешкәч, юеш бармакларын чалбар артына сөртә-сөртә хәл белешеп алалар.

— Сине дә чакырдымыни Абзый? Ни эш буенча икән?

Кереп, кабул итү бүлмәсенә күтәреләләр.

Абзый янына керергә көтеп утырган тагын ике кешене күреп, йөзләре сытыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең белгечләре. Евгений Федорович кушаматлы Җәмил белән Ликвидатор кушаматлы Фәрит.

Җәмиле гомере буе партиядә эшләгән кеше. Дөньялар үзгәрә башлагач, гәҗитләрдәге догаларны өйрәнеп, укып йөри башлаган. Партком секретаре вакытында Җәмил Вакыйфович булган кешене, мәчеткә йөри башлагач, ни өчендер Евгений Васильевич дип йөртә башлыйлар.

Ликвидаторын Абзыйның спецназы дип йөртәләр. Райондагы биш колхоз, ике мәктәп, бер төзелеш оешмасы һәм район мәгариф бүлегендә җитәкче булып эшләп, шуларның һәммәсен дә таратып киткән кеше. Үзенең Ликвидатор кушаматына үртәләнми, хезмәт кенәгәсендә хәтта мәгариф өлкәсендәге җитәкче урыннарда эшләве турындагы язулар булуы белән горурланып йөри.

Колхоз рәисләренең ни өчен авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләрен яратмавын аңлар өчен соңгысының нинди оешма икәнен аңлатып китәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсе бик үзенчәлекле урын. Колхозда белгечләр — агроном, ветеринар табиб, инженер, бухгалтер колхоз рәисенә буйсына. Болардан тыш районда авыл хуҗалыгы идарәсе бар, анысы үзе бер бина, анда төрле бүлекләр — агрономнар, ветеринарлар, инженерлар, бухгалтерлар, алары авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына буйсына. Колхозларның колхозы. Менә шул идарә белгечләре үзләре берни җитештермиләр, әмма колхозларга чыгып, рәисләрнең ач бәгырьләренә үтәләр:

— Нигә фермага чиста салам кертмәдегез?

— Нигә сыер савучыларыгыз кулларын бәдрәфкә барганнан соң түгел, барганчы юа?

— Нигә инженерыгыз дуңгыз абзарындагы тирес чистарткычларны матур итеп буяп куймый?

— Апрель җиткән бит инде, нигә бәрәңге чүпләргә чыкмадыгыз!

Актер булырга тырышып та барып чыкмаган кешедән иң көчле театр тәнкыйтьчесе пәйда булган кебек, колхоз рәисе булырга тырышып та, барып чыкмаган кешедән иң ачулы авыл хуҗалыгы идарәсе белгече чыга...

Дәвамы -

2 өлеш - Баю юллары катлаулы.

3 өлеш - Танышу.

4 өлеш - Карак

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100