Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син минем малайны үтердең» (Зәмирә Сәмигуллина)

Кайнана-килен мәсьәләсе күп гаиләгә кагыла. Килен белән матур яшәгән кайнаналар да бар. Ә менә Рәйхана сөйләгәннәрне тыңлагач, явызлык элек тә булган икән, дип уйладым.

news_top_970_100

Кайнана белән үз әниең арасында тары бөртеге кадәр дә аерма юк, дигән сүзне кем уйлап чыгарды икән? Килешмим. Яз әле шул турыда, — диде ул. — Сине тудырып, аякка бастырган әниең белән кайнана ничек бер булсын? Малаен яратсаң, әнисен дә ярат, дип тә әйтәләр. Сине каргап яшәүче кайнананы ничек яратып була?! Егерме яшемдә кияүгә чыктым. «Юньле булсаң, үз авылыңда ир табылыр иде», — дип каршы алды бианам. Шул көннән соң тыныч көннәрем бетте. Икенче көнне үк: «Корсак белән килгәнсеңдер, шуңа минем малайга ябышып чыктың», — дип кычкырды. Нинди инде корсак белән килү! Урамда җитәкләшеп йөрсәң дә, балага узасың, дип куркып үстек без. Әти безнең бик коры кеше иде. Усал булса да, ирем Наилне ничектер яратты, шуңа күрә егермедә үк кияүгә баруыма каршы булмады. Туй ясамадык, никах укытып кына яшәдек. Әле беренче бала туганчы язылышмадык та.

Кайнана: «Бала алып кайтасы булма, бер ел эчендә китәрлек итәм мин сине, үз өемдә яшәтмим», — диде. Ул чакта кияүдән кайту — оят эш иде. Еладым да еладым. Минем елаганны күреп, ул аның саен котырды гына, җиңеп була моны, дип уйлагандыр. Әмма тормыш без дигәнчә генә түгел, дүрт айдан авырга уздым. Язга чыккан вакыт иде. Кайнана банкада тозланган ит белән аш пешерә. Ул чакта итләр базда тора. Базның кары беткәч җылынды микән ул, итләре кортлый башлаган иде. Минем кызыл чөгендер ашыйсым килә. Базда чөгендер бар, ашарга ярамый. Табиб та гемоглобиның түбән, чөгендер аша, дип әйтеп кайтарды. Өйгә кайткач әйткән идем, «Үстерерсең дә ашарсың җәйгә чыккач, әле аңарчы балаң тумый», — дип кычкырды да, тозлы, кортлы итен алдыма китереп куйды. Укшып чыгып чаптым. Ир дә куркып тора иде әнисеннән. Кайнана кибеткә чыгып киткәч, пешмәгән килеш булса да кимерермен, дип базга төшсәм, чөгендер юк, яшереп куйган. Язга таба бөрешә дә бит әле ул. Ашап булмады чөгендер. Кызым муенында кызыл тап белән туды…

Фермада бозаулар карыйм ул вакытта, эш авыр. Ир дә ферма тирәсендә. Элек хезмәт хакын вакытында бирми тилмерттеләр бит. Ачлы-туклы эшләп йөрдем. Шуннан безнең авылда халык дуңгыз асрап сата башлады. Хәрам дип туктатучы булмагандыр инде. Сиксән алтынчы еллар бу. Без дә алдык. Дуңгыз тиз симерә, кулга акча да керә башлады. Башта каралты-кураны төзедек, йорт ярап торырлык иде әле. Шуннан иремә машина алыйк, дидем. Ул вакытта балалар да өчәү иде. Авыл халкы да акрынлап машина ала башлады. Дуңгыз урынына үгез асрый башладык. Ир башта йортны төзекләндерик дигән иде дә, машина алыйк, дидем. Машинасыз бер нишләп булмый. Безнең якта ул чакта маршрут автобусы йөри иде әле, тора-бара аны да бетерделәр. Район үзәгенә барасың булса да, юлга чыгып кул күтәреп торырга кирәк. Иске булса да «Жигули» алып кайттык, ирем правага укыды. Өч ел рәхәтләндек ул машина белән. Балалар белән печәнгә дә, җиләккә дә чыгып китәбез.

Машина алган өчен кайнана мине каргап яшәде. Үзе дә кинәнеп утырып йөрде юкса шул машинага. Берәр җиргә барасы булса, ханбикә кебек алгы утыргычка иң беренче үзе кереп утырыр иде. Аның әйткәннәрен күңелгә алмаска тырыштым тырышуын. Бер сүз каршы әйтмәдем, эшләдем дә эшләдем. Тормышлар аруланып киткәч, энекәшнең туена бер күлмәк белән аякка туфли алган идем, шул да ярамады. Клуб эшчесе кебек һаман күлмәк аласың, кая киярсең инде боларны, ди. Көнчелегеннән хәтта шул бердәнбер аруга кия торган күлмәкнең дә итәген кисеп куйган. Шундый рәнҗедем, шундый үпкәләдем. Булсын дип тырышып йөргән көнем бит минем дә. Алай да сабыр итеп, булганга шөкер итеп яши идем әле.

Машина алып дүрт ел узмады, ирем авариягә очрап үлеп китте. Ирнең кырыгын уздырган көнне ашка җыелган туганнар таралышты. Мин кичке савымга киттем. Ул вакытта сыер савуга күчкән идем. Эштән кайтуыма кайнана, өч баланы киендереп, сумкага киемнәр тутырып, ишегалдына чыгарып куйган. «Син үтерүче, син минем малайны үтердең. Машинасыз да яши идек, машина алдырмаган булсаң, үлми иде ул», — ди. Каргый-каргый елый. Ир югалту болай да авыр. Хәсрәтле чакта бер-береңә ярдәм итәсе бит, югыйсә. Ул төнне күршеләрдә кундык. Икенче көнне дә кертмәде кайнана. Сөйләшербез, аңлашырбыз, малаеңның балалары да бар бит әле, дип әйтим дип кергән идек, көрәк сабы тотып тора баскыч төбендә. Нинди кабәхәт сүз бар, бөтенесен койды өстемә.

Шуннан ярдәм, киңәш сорап, каенсеңелләргә хат яздым. Алар да: «Абыйны син үтердең, машина алмасагыз яши иде әле ул», — дип мине гаепләделәр. Кайнананың сеңлесенең малае участковый булып эшли, хәлгә керә торган кеше. Аптырап, аннан ярдәм сорадым. «Балалар бар бит, кая барыйм өч бала белән?» — дим. «Колхоз белән сөйләшеп, яшәп торырга урын җайлый алам, кайнанаңны җайга китереп булмас. Анда яшәп калсагыз да сезгә көн күрсәтмәс», — диде. Сүзендә торды, авылдагы бер иске йортка урнаштырдылар. Газ кермәгән иде, бер кыш ягып чыгарлык утын әзерләп бирде шул энекәш. Сарайны яңарттык. Кайнанадан сыерны алып килдек, балаларны ашатырга, яшәтергә кирәк бит. Анда да каргап калды. Бер гаебем юк иде, юкса. Булсын, дип тырышып йөрдем бит.

Җитмәүчелеккә дә түзеп була. Акча җитмәгәндә тегеләй-болай итәсең, кешедән алып торасың, әҗәтне ялгап булса да яшәп була. Кайнана әйткән нахак сүзләргә түзүе кыен булды. Шундый авыр хәсрәтле чакта бердәм булып кына яшисе дә бит. Алай булып чыкмады шул. Балаларга ятимлек акчасы ала башлагач, өебезгә килеп тавыш чыгарды. «Минем баламны үтердең дә, хәзер шул акчаны ашап ятасыңмы?» — дип төкереп чыгып китте. Аңлыйм, миңа ир булса, аңа бала ул. Тик минем бер гаебем юк бит. Миңа да авыр, юксынам, сагынам. Балалар әтиләрен сагынып елый, аларны да юатырга, җайларга кирәк. Нык авыр узды ул еллар. Кайнана бер тиен акча да, бер прәннек тә бирмәде балаларга. Үз әнием төянеп килә, җәй көне кош-корт үстерә. Төп йортта килен булгач, әни безгә килеп ярдәм итеп яши башлады. Кайнанага ул да ярамады. Бервакыт кыз кибеткә барган җирдән күреп кайткан. «Әбиегезне картлар йортына, анагызны кияүгә бирегез инде», дип әйтә, ди. Үсмер кыз балага ничек шулай дип киңәш бирергә була? Килеп хәлне белсә - бер хәл. Әни килеп ярдәмләшеп яшәгәнгә котырынды.

Бергәләп озак яши алмадык әни белән. Ирем үлеп алты ел узгач, әни дә үлеп китте. Бөтенләй таянычсыз калдым. Ярый инде балалар кул арасына керә башлаган иде. Кайнана күрсәткәннәрен сөйләп кенә бетерә торган түгел. Менә шуннан соң тары бөртеге кадәр дә аерма юк дигәнне әйтеп буламы?

Менә шулай үткәннәрен сөйләп бушанды Рәйхана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100