Бүләк - 2 өлеш | intertat.tatar

Бүләк - 2 өлеш

Егетне вакытында тыеп кала алмаганга Нәфисә күңеленнән үзен битәрләп, кыенсынып йөрсә дә, «без бит барыбер бергә булачакбыз», дигән уй җанын тынычландырды.

Июнь аен лагерьда уздыргач, алар җәйге ялга таралышты. Үзен дүрт күз белән өзелеп көткән әнисе барлыгын исеннән чыгармады Нәфисә, юк! Лагерьдан кайтуга тизрәк авылга җыенды. Азат та җәйге ялын үз ягында – Мордовиядә уздырырга планлаштырган иде. Аерылышу икесе өчен дә газаплы булды. «Ике айны синсез ничек үткәрәсе булыр инде?» – дип гасабиланды егет, кызны кочагыннан җибәрергә теләмичә. «Санаулы көн тиз уза ла... Эш белән сизми дә калырсың әле», – диде Нәфисә. «Анысы, эш җитәрлек авылда. Быел өйнең түбәсен ябарбыз дигән идек... Әле алда эшнең тагын да зуррагы тора бит, Нәфисә! Без синең белән туйны кайчанга билгелибез соң?» Күңелләрендә булса да, моңа кадәр тел белән туй, никах турында бер дә сөйләшкәннәре юк иде. Кыз каушап калды. «Әни ни дияр бит... Синең дә әти-әниең белән сөйләшмәгән...» – дигән булды ул. Югыйсә егет: «Әйдә, бүген үк никах укытып, бергә кайтыйк», – дисә, ике дә уйламас иде. Ләкин Азат андый сүзне әйтә белмәде.

Авылда баштарак Азатсыз бик ямансулады Нәфисә. Аның күңелсезләнгәнен әнисе дә сизде.

– Йә, кем инде ул син сагынган егет? – дип сорады беркөн ана кеше. Әй оялды Нәфисә. Әниле-кызлы мондый темага беренче сөйләшүләре иде бит.

– Азат исемле ул... Укытучы... Мордовиядән... Өйләнешик, ди... – кыз оялчан күзләрен күтәреп әнисенә карады. «Ни диярсең?» дигән сорау ярылып ята иде бу карашта.

– Яхшы егетме соң? Ошатырлык кешеме?

– И әни, ошатырлык булмаса, очрашмаган булыр идем инде...

Әнисе уфтанып куйды. Буй җиткән кыз бала синеке түгел шул инде ул...

Үз гомерендә җәйнең тизрәк узганын болай теләгәне булды микән Нәфисәнең?! Быелгы көзне тыны белән тартып китерердәй булды ул. Август ахырларына таба педагоглар кабат мәктәпкә җыелышты. Арада Азат юклыгын күреп, Нәфисә эсселе-суыклы булды. Ишек ачылган саен ул килеп керер дип көтсә дә, егет күренмәде.

– Нәфисә Наиловна, кабинетыма керерсез әле? – диде аңа директор. Тәнен ток куырган сыман булды кызның. Аяклары атлый алмас хәлгә килде. Ни булды икән, Ходаем? 

Кабинетка кереп, артыннан ишекне япкач, директор кызның иңеннән кочып, урындыкка утыртты.

– Азат турында ишеттегезме әле? – диде ул Нәфисәгә туп-туры карап. Кызның өстенә бер чиләк бозлы су койгандай булды.

– Ю-у-у-к... – Нәфисәнең шул мизгелдә аңкавы чатнап кипте. Телен әйләндерерлек тә егәре калмады.

– Азат больницада… Комада ята…

Нәфисә башкасын ишетмәде. Күзләрен ачканда ул инде директор бүлмәсендәге күн диванда ята, өстенә шәфкать туташымы, фельдшермы иелгән иде.

– Азат янына барып кайтыр идем, адресын бирмәссезме? – диде Нәфисә директор ханымга. Шәһәрен белсә дә, егетнең төгәл генә адресын белми иде ул.

...Поезд тәгәрмәчләре ниндидер эч пошыра торган көйгә теркелди. Уйларында бу юлдан әллә ничә кат узган иде инде ул. Ләкин Азатының туган ягына беренче кайтуы менә шулай күңелсез булыр дип башына да килмәгән иде. Ничек каршы алыр аны сөйгәненең туганнары? Ничек дип таныштырыр ул үзен алар белән?

Тиешле йортны тиз тапты. Ләкин ишегалдындагы бурзайның таныш түгел кызны ихатага уздыру нияте юк иде бугай. Ямьсез итеп ырылдаган эттән куркып, Нәфисә кирегә ыргылды. Өйдә берәрсе булып, эт тавышына чыкмаслармы дип өметләнгән иде, каршы алучы күренмәде. Кыз капка төбендәге эскәмиягә утырып, кем дә булса кайтканын көтәргә булды. Көне дә аның күңеле шикелле иде бүген. Яңгырлы, болытлы... Нәфисәнең авыр уйлары шикелле, шыксыз җил өерелеп килә дә, салкын сулышы белән җаннарны тагын да ныграк өшетә.

Бөрешеп утырган кызны кемнеңдер тавышы сискәндереп җибәрде. Күрше капкадан берәү чыгып, аңа эндәшә түгелме? Нәфисә башын тавыш килгән якка борды.

– Берәрсен эзли идегезме әллә?

Әйе, дигәнне белдереп, кыз башын какты. «Азатны...»

– Азат Саранскида бит... Аны үзәк больницага күчерделәр... Әти-әниләре эштә, кич кенә кайта... Әйдәгез әле, булмаса, безгә кереп җылынып чыгыгыз. Аның бүген көне дә көн шикелле түгел бит.

Өлкән яшьтәге ханым кызны үзләренә әйдәкләде. Чынлап та никадәр туңганын Нәфисә җылы өйгә кергәч кенә аңлады.

– Алар түбә япкан көнне яңгыр сибәләп киткән иде. Аягы тайганмы, чайпалганмы, Азат биектән егылып төшкән. Умырткасы сынган, башы чәрдәкләнгән ди. Һаман да комада. Аллага тапшырган. Әйбәт егет иде, рәтләнә генә күрсен инде берүк. – Кунак кызга кайнар аш бүлә-бүлә күрше апасы шуларны сөйләде. – Сез Азат белән бергә эшлисезме?

Нәфисә кабат башын кагып кына җавап бирде. Соңгы көннәрдә ишеткән хәбәрләрдән аңы тәмам түңгән иде. Аның тизрәк Азаты янына барасы, кулларын үз учына алып, аларга яшәү сулышы өрәсе килде. Янына Нәфисә килгәнен белсә, ул, һичшиксез, күзләрен ачачак, тереләчәк...

– Ачуланмасагыз, мин китәр идем... Саранскига кадәр моннан нәрсә йөри икән? – Нәфисә ашны бер-ике генә капты да, тизрәк юлга җыена башлады.

– Автобус йөри йөрүен дә, сәгать ничә соң әле? – Хуҗа ханым стенадагы сәгатькә күз ташлады. – Тизрәк барсаң, ул киткәнче өлгерәсең, моннан ерак түгел тукталыш...

Больницаның ишеген ачып кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Туганнарына гына рөхсәт, дип, кызны кертмәскә караганнар иде дә, ишектән кертмәсәгез, тәрәзәдән булса да керәм, дип, чытырдап кысылган иреннәреннән үк тәвәккәллек бөркелгән кызны алай да уздырдылар. «Озак юанмагыз. Ул барыбер сезне ишетми», – дип озатып калдылар аны. «Ишетә!» дип тартышты кызның күңеле табиб белән килешмичә.

– Азат... А-а-за-ат... – Нәфисә егетнең маңгаеннан үпте, чәчләрен сыйпап, салкынча кулын үзенең учларына алды. – Ишетәсеңме мине, Азат? Мин килдем. ...Без килдек, Азат... Син тиздән әти буласың бит, ышанасыңмы?! Нәфисә бу серен әле берәүгә дә белдермәгән иде. Иң беренче итеп Азатына гына чиште.

– Тизрәк терел, бәгърем, бәләкәчебезне икәү бергә үстерергә язсын. – Егетнең озынча нәфис бармакларына кызның кайнар яшьләре тамды.

Табиб кереп, Нәфисәгә чыгарга вакыт икәнен искәртте.

– Мин ерактан ук килдем. Зинһар өчен, аның янында таңга кадәр утырырга рөхсәт итегез. Үтенәм, – диде дә, Нәфисә үксеп елап җибәрде. Ничә көннәрдән бирле күңеле тулып ташыган иде инде. Өлкән яшьтәге табиб, э-эй, дип кулын селтәде дә, коридорга чыгып йөрмәгез, дип, кызга калырга рөхсәт итте.

Ул төнне Нәфисә керфек тә какмады. Азатның сулып калган йөзенә текәлеп сөйләде дә сөйләде... 

Таң атты... Больница кабаттан җанланды. Табиб кереп, аңа китәргә кирәген әйтеп чыгып китте.

– Азат, мине көт, яме. Без синең янга тагын килербез, җаем булу белән киләм, син көт кенә! Бирешмә, бәләкәчебез хакына бирешмә! – Кыз Азатның кулларын янә үз учларына алып, иреннәренә тидерде. Әллә аңа гына шулай тоелдымы, Азатның кичә салкынча кулы бүген җып-җылы иде.

Казанга ничек кайтканын төштә кебек кенә хәтерли Нәфисә. Ләкин өмет белән кайтты ул. Табиблар да ул утны көчәйттеләр генә. Яшь организм, бирешергә тиеш түгел, диделәр.

– Нәфисә Наиловна, минем янга керерсез әле дәресләрдән соң, – диде аңа директор көзге каникуллар алдыннан.

– Азаттанмы? – дип ишарәләде ул кызның биленә кабинетта икесе генә калгач.

«Әйе» дигәнне белдереп, Нәфисә баш кагып куйды.

– Нәфисә Наиловна, зинһар өчен мине дөрес аңлагыз, бу – укытучылар коллективы. Без – укучыларга да, әти-әниләргә дә югары әхлак үрнәге күрсәтүчеләр. Сез кияүгә чыкмаган яшь хатын-кыз, ирсез бала көтәсез... Аңлыйсызмы минем ни әйтергә теләгәнемне?

– Аңлыйм, – дип, кабат баш какты кыз.

– Бәлки, декретка кадәр үз хисабыгызга ял алып, әниегез янында яшәп торырсыз? Авырлы булуыгыз турында әле мин генә беләм дә, сез беләсез...

Бу хакта Нәфисә үзе дә уйлана иде. Ләкин... авылда да бу серне белдерәсе килми килми иде шул...

Кара көзне ап-ак кыш алыштырды. Мин килермен, дисә дә, Нәфисә Азат янына кабат бара алмады. Шул кайтуыннан беркая да чыгып йөрмәде ул, кеше күзенә күренмәде. Бала туар вакыт җитәрәк кенә район больницасына барып ятты. Бу юлы да калын кышкы киемнәре аның серен яшерде, беркем берни абайламады.

– Кияүдәме? – дип сорады табибә ханым Нәфисәнең документларын тутырганда. Оялудан бөрешеп килде кыз.

– Юк, – дип кенә пышылдый алды. Барысы да аңа җирәнеп, ачуланып карый сыман тоелды. Табиб башка сорау бирмәде, кызга үзе ятасы палата номерын гына атады.

Тулгак ачыларын түзә алмаслык дигәннәр иде, җанындагы яралары катырак сызлагангамы, Нәфисә алай түзә алмаслык авыртулар кичермәде дә бугай. Күңеленнән ул гел Азатын уйлады. Азат күзләрен ачачак, дисәләр, ул әллә нинди газапларга да риза булыр иде.

Улы сау-сәламәт булып туды Нәфисәнең. «Исемен ничек дип кушасың соң? Уйладыңмы әле?» – диеште палатадашлары. «Бүләк ул, исеме дә Бүләк булачак», – дип уйлады яшь әни сабыен күкрәгенә ныграк кысып. Әле бу мизгелдә язмышның аларга бүләкнең тагын да зуррагын әзерләгәнен белми иде шул Нәфисә. Уллары дөньяга килеп тәүге сулышын алган мизгелдә анда – Саранскидагы больницада комадан соң Азат беренче тапкыр күзләрен ачты!