Бүләк - 1 өлеш | intertat.tatar

Бүләк - 1 өлеш

Разия апаларның капкасына төн уртасында ниндидер машина килеп туктады. Күршесе Фәхернисаның дару эчәргә торган мәле иде, кызыксынып, тәрәзә пәрдәсенең бер читен шудырды. «Кем булыр бу вакытта? Разияга алай кайта-китә торган кеше дә юк... Кызы шәһәрдә, эштә...»

Муенын суза-суза күпме генә тырышса да, машинадан кем төшкәнен абайламый калды. Бер кара шәүлә генә шуышып узды капкаларыннан. Фәхерниса бисмилласын укып, кабат урынына ятты. «Кем булыр бу кайткан кеше?» дип уйланып ята торгач, алай да йокыга киткән тагын үзе. Таң йокысы татлы була шул...

Иртән торуга беренче эш итеп күршеләрен урыйсы итте. Ул кергәндә Разия өстәлдәге парсыз чынаякка чәй ясарга йөри иде.

– Кичә, дим, берәрсе кайтты ахрысы үзеңә... Дару эчәргә дип торган идем, машина туктагач, тәрәзәгә күз төште. Кем кергәнен абайламый калдым...

Аның бу соравыннан Разия дертләп китте. Әйе, яшерерсең авылда сер. Монда капкаларның да колагы бар, тәрәзәләрнең дә күзләре үткен...

– Ни...теге бит... – күршесенә ни дип җавап бирәсен Разия әле уйлап куймаган иде. Ләкин дөресен әйтергә ярамас. – Төнлә тиз генә кызым кайтып китте. Алып китәсе әйберләре бар иде...

– Абау, кергәнен күрдем, чыккан кеше бер дә күренмәде бит? – дип гаҗәпләнде Фәхерниса. – Машина кузгалып киткәнче карап тордым.

 – И, күрмәгәнсеңдер. Ул караңгыда каян барысын да күреп бетерәсең, – исе китмәгән рәвеш чыгарып, Разия кулын селкеп куйды.

Күршесе артыннан ишек ябылуга, «уф-ф!» дип, Разия тирләгән йөзен сөртеп алды. «Нишләргә? Керүчеләр, сораучылар бер Фәхерниса гына булмас. Кешеләргә ни дип җавап биреп бетерерсең?» – дигән уй бөтерелде аның чаларган башында.

– Үстерәсең, үстерәсең баланы. Кеше булыр, игелек күрермен дисең... – дип мыгырданды ул, чынаягына чәй агыза-агыза.

Кызы Нәфисә горурлыгы булды Разияның. И тыңлаучан, ипле бала иде инде. Кушканына гел, «ярар, әнием» дип кенә торды. Аның киреләнгәнен, тегене ашамыйм, моны кимим, анысын эшләмим дигәнен хәтерләми Разия. Булмагандыр ул андый хәл, булса, хәтерләми калмас иде. Мәктәптә дә бик тырышып укыды кызы. Укытучылар мактап бетерә алмаслар иде үзен. Әти-әниләр җыелышы булса, иң алгы рәттә күкрәген киереп утырды әнисе. Аның кызын мактыйлар лабаса! Ул, Разия үстерде бу алма чәчәге кебек кызны! Берьялгызы үстерде, интегә-интегә...

Клубларга да чыкмады аның кызы, модалы күлмәк-штаннар да сорамады. Әнисенең хәлен аңлый иде. Күрер-күрмәс бер күзе белән интегеп эшләп йөрде бит Разия. Инвалидлык өчен биргән пенсия генә бер нәрсәгә дә җитми иде. Туганда ул да сау-сәламәт, матур булып туган да бит, балачагында куралыкта җиләк җыйганда күзенә корыган кура төртелде шул. Күзенең әрнеп, әчетеп йөргәнен әле дә тойган кебек була Разия. Иртәрәк алып килмәгәнсез, дип әрләделәр әнисен больницада. Нишлисең, күрәчәк... Әнисен һич битәрләми ул. Вакыты авыр иде бит аның. Үзенең зәгыйфьлегенә эчтән генә кимсенеп үсте. Үзе кебек чирләшкә егеткә димләгәч тә, карышмады, язмышына күнде. Йөрәк чирле Наил генә озак яши алмады, кызына сандугачлар тел алып кайткан язда кабере өстендә беренче умырзаялар чәчәккә бөреләнде...

Боларның барысын да аңлап, йөрәгеннән кичереп үсте Нәфисә. Әнисенең болай да авыр тормышын тагын да авырайтмас өчен, классташлары матур-матур күлмәкләре белән мактанганда булганына риза булып йөрде. Сорап нишләтәсең, булмаган, җитмәгән акчаны каян аласың?!

Әниле-кызлы шулай акрын гына дөнья көтте алар. Иске генә, кечкенә генә өйләрен тирә-күрше курчак өе дияр иде. Кергән берсенең мондагы чисталыкка, пөхтәлеккә исе китте.

Нәфисә унынчыны тәмамлагач, Разия тәмам пошаманга төште. Кызыннан калса, нишләр ул ялгызы? Бер дә җибәрмәс иде дә...

– Разия апа, бүгенгеңне түгел, киләчәгеңне уйла, – диде Нәфисәнең класс җитәкчесе өйләренә үк килеп. – Күп дигәндә биш ел инде уку. Хәзер уза да китә. Әле син җиргә җиткән карчык түгел, аның кадәр генә түзәрсең. Укып кайткач, үзебезнең мәктәпкә эшкә алабыз Нәфисәне. Аннары гел яныңда гына булыр...

Аңлый ла, аңламаган кая... Тик ул биш елда сагышлардан саргаеп үлми ничек чыдыйсы менә?

Беренче ике елын тоташтан үкседе Разия. Кызының фотосын ала да, күкрәгенә кысып сәгатьләр буе диванда утыра. Ашыйсы да онытыла, эчәсе дә... Аннары әкренләп ияләште, ял көннәрен көтеп яши башлады. Ялларда кызы – сандугачы кайта.

Укып бетерер дә кайтыр дигән иде, тик Нәфисә диплом алгач ук авылга ашыкмады. «И әни, авылда нәрсә бар дип беләсең? Кырык баланы укытырга болай да кырык укытучы бит монда. Мине кем көтеп тора? Үзем практика үткән мәктәпкә эшкә чакыралар, эшләп карыйм әле», – диде ул, соңгы каникулында авылга кайткач. Пошынса да, уфтанса да, кызы белән килеште Разия. Нәфисә кайтты дип кенә, кемне эштән җибәреп, урын бушатсыннар икән? Кеше рәнҗеше алганчы, ярар соң, эшләп карасын иде, дип тә уйлады.

Бик яратты Нәфисә эшен. Укучыларны да, хезмәттәшләрен дә беренче көннән үк үз итте. Нәфисә кебек яшь укытучылар шактый иде ул эшкә урнашкан мәктәптә. Яшьләр булган җирдә уен-көлкесе дә җитәрлек. Бөтерепләр алды мәктәп тормышы аны. Авылга кайтулар да сирәгәйде... Шимбә – уку көне. Якшәмбе әле теге, әле бу чарага әзерләнеп, кабат мәктәптә уза. Ярый хезмәттәшләре яхшы, кирәксә, ярдәм кулын сузарга гына торалар. Бигрәк тә Азат.

– Нәфисә, күргәзмә әсбап ясыйсың булса, әйт, уңайсызланып торма. Миңа аны ясауның бер авырлыгы да юк, – ди ул, кызны очраткан саен. Әй, ул күргәзмә материаллар белән башы катып бетә кызның. Шуңа да Азатның тәкъдимен биш куллап кабул итәргә риза. Рәсем һәм сызымнан укыткан егетнең мондый эшкә кулы ятып кына тора. Әгәр дә конкурс оештырсалар, иң матур плакатлар Нәфисәнеке булыр иде, мөгаен. Кичләтеп икәү генә класста шулай плакатлар ясый-ясый, бер-берсенә гашыйк та булып куйды яшьләр. Азат янында бик тә-бик тә рәхәт иде Нәфисәгә. Ике өстәлне кушып куеп, ак кәгазьгә зур-зур иҗекләр төшергәндә ялгыш кына егетнең беләге орынып китсә дә, тәненнән яшен утлары узгандай була. Кызның хуш исле чәчләре йөзенә кагылганда егет үзе дә хисләрен чак тыеп кала.

– Бигрәк белеп кушкан сиңа исемне әниең, – ди ул, кызга. – Үзең сылу, үзең нәфис...

– Оялтасың, алай димә, – дип карыша кыз. Ә үзенә бу сүзләрне ишетүе шундый күңелле. Егетнең ягымлы карашын тойса, эчендә язгы күбәләкләр бөтерелә башлый.

Аларның бер-берсенә тартылуын коллективтагылар да сизмәде түгел. «Берегез кеше хатыны, икенчегез кеше ире түгел. Яшьләрнең бер-берен яратуы табигый инде, ник яшергән буласыздыр», – диештеләр. Аларга чын күңелләреннән бәхет теләүчеләр күп иде хезмәттәшләре арасында.

Мөнәсәбәтләре җәйге лагерьда эшләгәндә тагын да тирәнәйде егет белән кызның. Төнлә урман уртасында янган учакның очкыннары ничек итеп күккә үрләсә, аларның да хисләре шулай ялкынланды. Табигатьне җиңәрмен димә, аларны да мәхәббәтләре бөтереп алып, уртак түшәккә салды...

(Дәвамы бар)