news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән чирләгән аналарның балалары баш мие авыруы белән туган

news_top
COVID-19 белән чирләгән аналарның балалары баш мие авыруы белән туган
"Татар-информ" архивы

Дөньяда әниләре коронавирус белән авыру аркасында баш мие зарарланган балалар туу очраклары теркәлде, дип яза Kazanfrst.

Әниләр ковид белән йөклелекнең икенче триместрында, 2020 елда, вакцина алу мөмкинлеге булмаган вакытта авырганнар. Сабыйларда баш мие авыруы вирусның балага плацента аша үтеп керүе аркасында килеп чыккан.

Майамида яңа туган 2 баланың көзән җыерулары булган. Соңрак аларның үсештә тоткарлыклары барлыгы ачыкланган. Балаларның берсе 13 айда үлгән, икенчесе хосписка урнаштырылган.

Яңа туган сабыйларда ковид булмаган, ләкин аларның канында антителаларның югары дәрәҗәсе табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар