Балаларга - “кысла” ашы

Тәския Вәгыйзовадан балалар кызыгып ашарлык аш тәкъдим итәбез.

3 литр шулпага: ярты кг әзер фарш, тоз,  1-2 уч макарон, 2 бәрәңге, 1-2  кишер,1 баш суган кирәк була. Яшелчәләрне ак майда томалап кыздырып алырга һәм кайнап чыккан  шулпага салырга, аннары фарштан бәләкәй шарлар ясап макаронны коры килеш фаршка тыгарга һәм шулпага салып пешереп бетерергә.

 Әзер ашка яшел суган, укроп, петрушка турап салсаң,  аш бигрәк матурлана ди Тәския.