Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистай Сабан туенда аттан егылган җайдак: «Ат ярышларда катнаша алмаячак»

news_top_970_100
Чистай Сабан туенда аттан егылган җайдак: «Ат ярышларда катнаша алмаячак»
"Татар-информ", архив

Кичә интернет киңлекләрендә Чистай шәһәрендә узган Сабан туеннан аянычлы видео таралды: ат чабышы вакытында 2 ат җайдакларын бәреп төшерә. Видеодан күренгәнчә, бер ат, чабып барганда, җайдакны бәреп төшерә, аның өстеннән уза һәм икенче атка бәрелә. Икенче аттагы җайдак та тотынып кала алмый – җиргә килеп төшә. Нәтиҗәдә, 2 җайдак та җирдә кала, атлар читкә чабып китә.

«Интертат»ка билгеле булганча, бер атта җайдак 20 яшьлек Мария Суслова булган, без аның белән элемтәгә кердек. Егылу нәтиҗәсендә, аның аягы имгәнгән. Бер атның аягы шулай ук каты җәрәхәтләнгән – ул башка чабышларда катнаша алмаячак, атны хәзерге вакытта дәвалыйлар.

Минем белән барысы да яхшы, акрынлап тернәкләнәм. Медицина хезмәткәрләренә беренче ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт! Ат белән дә барысы да әйбәт, аны хуҗасы өенә алып кайтып китте, дәвалый. Киләчәктә ул ярышларда катнаша алмаячак, ләкин аякка басар һәм безне башка уңышлары белән сөендерер дип ышаныйк! – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Мария ярышларда беренче тапкыр гына катнашмый, аның сүзләренчә, мондый хәлләр булуы табигый.

Ярышларда ел саен диярлек катнашам. Атның үзен шулай тотуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ул бит хайван, нәрсә буласын, үзен ничек тотачагын алдан белеп булмый.

Ул икенче чабышкы һәм шулай ук егылган җайдак белән барысы да яхшы булуын белдерде.

Без бер-беребез өчен кайгырабыз, хәлләребезне сораштырып торабыз. Икенче ат һәм аның җайдагы белән барысы да яхшы, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100