Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистай Сабан туе: шәрык базары, түрәләрчә чүлмәк вату, яңгыр чакыру җыры

Кичә Чистайда Сабан туе гөрләде. Кояшы, яңгыры, уеннары, ат чабышы, шәрык базары да булды. Чистайга Мәскәүдән һәм Брянск өлкәсеннән вип кунаклар да кайткан иде. Сабан туенда «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top_970_100
Чистай Сабан туе: шәрык базары, түрәләрчә чүлмәк вату, яңгыр чакыру җыры
Рамил Гали

Сабан туе, гадәттәгечә, ат чабышыннан башланды. Чистай Ипподромына яңа, матур, галәмәт зур авыл хуҗалыгы техникаларын да тезеп куйганнар иде. Берничә ретро автомобиль дә китереп куйганнар. Машиналарны бикләп куймаганнар, бала-чагага кызык инде – бөтен тишеген карыйлар.

 

Фото: © Рамил Гали

Ат чабышын карарга кеше күп килгән иде. Җанатарлар атта утыручыларга көч вә куәт өстәп торды. Беренче булып ике яшьлек атлар мәйданга чыкты. Старт бирелгәч тә, яшь атларның исе китмәде, беренче сыйныф балалары кебек – кем нишли. Шулай да соңыннан хуҗаларын тыңларга булдылар.

Ут йөрәкле җанатарлар

«Актай! Актай», – дип чын күңеленнән кычкыра бер абый. Мин атның кушаматын әйтә дип торам, ул Аксубайдагы «Актай» хуҗалыгы икән. Шакирҗан абый ат чабышына оныгы белән килгән иде. Мин яннарына килгәч, кыз аңа елыша төште. Үзләре Чистайдан, тик Шакирҗан абый Аксубай районында туган.

«Һәр ел ат чабышын карыйм. Мин атлар өчен үлеп китәм инде. Яшь вакытта үзем дә чабышларда катнаштым. Хәзер катнашмыйм инде, яшь тә бара, 64 белән барам инде, – дип сөйләгәндә атлар тамашачылар яныннан уза иде. – Актай, давай, давай, Актай!» – дип кычкырып куйды.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Шакирҗан абый ат чабышына оныгы белән генә килгән, гаиләсе туп-туры төп мәйданга гына киткән. «Менә онык та атларны үлеп ярата, шуңа минем белән килде», - ди. Үзләре ат тотмыйлар, фатирда яшиләр икән.

Ат чабышында шундый кызыклы күренеш бар. Беренче һәм соңгы килгән ат арасында кычкырыла торган сүзләр бер дулкын кебек була. Беренче ат килеп җиткәндә «ура, афәрин», уртадагы атлар килгәндә «афәрин» әле дәвам итә, ә соңгылары килгәндә тавыш тагын да көчәя «әйдә, әйдә, алга» дип кычкыралар. Җанатарлар берсен дә игътибарсыз калдырмый. Соңыннан хатын-кыз килсә, аны тагын да көчле итеп каршылыйлар.

 

Фото: © Рамил Гали

Ипподром өстендә вертолет күренде, якында гына төшеп утырды. Атлар курыкмасмы икән дип борчылып та куйган идем, тәэсире булмады кебек. Чистай Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Тагын вип кунаклар бар иде. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз килде.

Милли ишегаллары һәм шәрык базары

Читтән килгән кунакларның кем буласын алдан журналистларга да әйтмәделәр. Көне белән генә белдек. Ат чабышына җыелган апалар бер-берсеннән: «Кайдан килгән?» – дип кабат-кабат сорадылар. Башта үзем дә бәйләнеш таба алмаган идем, анысын соңрак аңлаттылар. «Безнең бәләкәй генә Чистайга да шуннан ук кунаклар килер икән», – дип гаҗәпләнеп торды олырак кына бер апа.

Ат чабышын карап бетермәдек, Сабантуй мәйданына киттек. Шәһәрдә бөкеләр, машиналар бер-берсенә «пипелдәтә» – Сабантуй атмосферасы хөкем сөрә иде. Мәйданда төрле халыкларның ишегаллары ясалган. Татар халкының ишегалдында кулдан чигелгән яулыклар, калфаклар, кулдан ясалган гармуннар, тәм-томнар тезелеп киткән. Апалар эссе кояшта йон эрләп утыра. Тегермән төбенә утырган апалар он или, бодай ярдыра.

«Киптергән бодайны яргычта ярабыз да, ботка, бәлеш пешерергә ярма була. Маен да күбрәк салсаң, бик тәмле була», - диләр. Авылларда әле дә шулай ярма ярдыручылар бар икән.

Бер апа кечкенә генә өстәл артында уен уйнап утыра. Өстәлдә «сикертмеш», «ашык», «бишташ» уеннары өчен сөякләр, ташлар ята. Бу уеннардан мин «бишташ»ны гына беләм шул, әби өйрәтеп калдырган иде.

Рус халкы шулай ук үз уеннарын, ризыкларын тәкъдим итә. Икенче ишегалдында чувашлар һәм керәшеннәр үз тормышлары белән таныштыра. Анда нинди генә куас юк, каен, шомырт, бөтнек, чиядән…

Тагын бер ишегалды таҗикларныкы иде. Хәер, ишегалды дип әйтү дөрес түгелдер. Алар өйгә үк чакыра. «Диварларга» бизәкле келәмнәр эленгән, өстәлдә милли ризыклар тезелеп тора. Сабантуйда андый ишегалды күргәнем юк иде әле. «Нәүрүз» кебек булып китте. Шәрыкъ базары да эшләп тора иде. Белмәгән булсагыз, Чистай районында биш йөздән артык таҗик яши икән. «Ел саен Сабантуйда милли ашлар, киемнәрне күрсәтәбез. Аллага шөкер, матур, тату яшибез», – ди «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт, ул таҗиклар диаспорасы җитәкчесе булып та тора.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Хәзрәт инде утыз ел Чистайда яши икән, татар кызын хатынлыкка алган, өч бала үстерәләр. Таҗикстанга еш кайтмый, биш ел элек әнисен җирләргә кайткан булган. Таҗик халкы гадәте буенча, хөрмәтле кунак килгәндә аның алдына келәм җәяргә кирәк икән. Зур кунакларны алар шулай каршы алды.

Түрәләрчә чүлмәк вату

Төп капкадан Сабантуй сөлгеләре бәйләнгән бәләкәй колганы тоткан кечкенә егет артыннан түрәләр керде.

Рөстәм Миңнеханов, Марат Хөснуллин, Александр Богомаз ишегалларын карап чыкты, милли уеннарда да катнаштылар. Татар апалары Марат Хөснуллин һәм Александр Богомоловның күзен яулык белән бәйләде дә, таяк тоттырып чүлмәк ватарга җибәрделәр. Башта уенның кагыйдәләрен аңлаттылар, Брянск өлкәсе губернаторы бу уенны беренче тапкыр уйнады бугай. Шулай да беренче тапкырдан чүлмәккә туры тидерделәр, тик чүлмәк ватылмады, ә таяклар шартлап сынды.

 

Фото: © Рамил Гали

Рус халкының ишегалдында тактага кадак кагуда көч сынаштылар. Чүкеч белән бер сугуда кадакны тактага бәреп куярга кирәк иде. Булдырдылар.

Чуваш ишегалдында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та уеннарда катнашты. Таякка туры китереп, боҗраны атарга кирәк иде. Беренче тапкырдан ук булмаса да, Рөстәм Миңнеханов туры китерде.

 

Фото: © Рамил Гали

Чистайлылар көрәш ярата

Ишегалларыннан соң көрәш мәйданына киттек. Келәмнең кызып килгән чагы иде. Бер келәмдә – балалар, күршедә зурлар көч сынаша. Көрәшчеләрне хөрмәт итәм, әмма көрәшне бер күзне йомып кына карый алам. Ни кызык: көрәш карарга җыелган малайлар ике келәмдәге көрәшчеләргә дә бәя бирергә өлгерә. Кечкенәләр арасындагы бер егет җиңелүенә гарьләнеп футболкасын ук салып атты. Быел көрәштә ветераннар да катнашкан, өч абзый теләк белдергән.

Беренче рәттә утырган түбәтәйле абый бик кызыгып карап утыра, яшь чагында үзе дә көрәшеп йөргән. «Без кызыксынып көрәшәбез, көрәшне яратабыз. Яшьләр дә тырыша кебек», – ди Фәрхать абый.

 

Фото: © Рамил Гали

Озак карамасак та, нәтиҗәсен хәзер үк язып үтәм инде. Сабантуй ачылганчы ук батырның исемен белеп торыгыз.

Абсолют батыр исеменә көрәшче Турал Азимов лаек булган. Үзе Төмәндә яшәсә дә, зур ярышларда Чистай өчен көрәшә. 23 ел көрәш белән шөгыльләнә.

«Тотрыклы рәвештә ел саен абсолют батыр исемен алам. Татарстанның бөтен шәһәрләрендә һәм Төмәндә көрәштә катнашырга тырышам. Кайвакыт 7-8 сарык отам. Мин – Россия кубогы чемпионы, дөнья кубогы призеры. Мин көрәштән ләззәт алам, туктап калырга җыенмыйм», – ди егет.

Бөтен Сабантуй мәйданын шулай урап чыкканнан соң гына зур сәхнә янына стадионга кердек. Кайда буш урын күрдем, шунда барып утырыйм дигән идем, шунда утырган бер апа: «Бу – вип-зона», - ди. Карашыннан «бар, йөрмә монда» дип аңларга кирәк иде. «Вип-зона» дигәннәренең аскы рәтенә утырдым. Зонасы бар, ә вип-кунаклары әллә ни юк бугай.

«Чистайга кайткан саен уңай үзгәрешләрне күрәм»

Стадион мәйданына бик күп биючеләр чыкты. Бик матур итеп кунакларны сәламләделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай халкын Сабан туе һәм Россия көне белән котлады. «Сабантуй - татар халкының көтеп алган бәйрәме. Сабантуй Татарстанның шәһәрләрендә, авылларында уза, безнең илнең җитмешкә якын төбәгендә, чит илләрдә үткәрелә. Ул безнең милли бәйрәм булса да, Сабантуйда бөтен милләтләр катнаша», – диде Президент.

 

Фото: © Рамил Гали

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин районда уңай үзгәрешләр, авыл хуҗалыгында яхшы нәтиҗәләр күзәтелүен әйтте.

«Язгы чәчү тәмамлануга багышланган бәйрәмдә булу шундый рәхәт. Авыл хуҗалыгының үсешен күрәбез. Аграрийлар елдан-ел яхшырак нәтиҗәләргә ирешә. Кайткан саен уңай үзгәрешләрне күрәм, бу бик сөендерә», – диде ул.

Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын югары бәяләде.

«Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерү тармагындагы лидерларның берсе. Авыл хуҗалыгында өч мөһим өлеш бар: беренчесе - орлык һәм ашлама, икенчесе - үсемлекләрне саклау чаралары, өченчесе - хуҗалар. Хуҗаларның дөрес эше нәтиҗәсендә уңыш була».

 

Фото: © Рамил Гали

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Брянск губернаторы белән хезмәттәшлек турында килешүләрен әйтте. Чистай белән Брянск арасындагы бәйләнеш менә кайда икән.

«Татарстан аграрийлары ел саен яхшы нәтиҗәгә ирешә. Брянск өлкәсенә баргач, аларның уңышларына шаккаттым, хәтта көнләшү дә булды. Җир сыйфаты бик яхшы булмаса да, алар зур нәтиҗәгә ирешә. Без үзара ярдәм итү турында килештек», - ди ул.

«Болытлар килә, болытлар китә»

Сабантуй ачылышыннан соң халык тамак ялгарга, сәүдә нокталарын карарга агылды. Балалар уен мәйданын камап алган иде. Көрәш мәйданы янында өстәл артында кызып-пешеп шахмат уйныйлар.

Эскәмиядә ике апа утыра. Берсе зәңгәр күлмәк, ак эшләпә кигән, ак төймәләр дә таккан. Сабантуй өчен махсус сатып алдыгызмы әллә, дим. «Юк инде, ул күлмәкне үзем теккән идем», - дип елмайды Наилә апа. Ул инде күптән Сабантуйда булмаган. «Яшь вакытымда Казанда Сабантуйда булган идем. Аннан соң Үзбәкстанга китәргә туры килде. Бүген яшьлеккә кайткан кебек. Бик матур оештырганнар», - ди ул. Дусты Нурия апа Чистайда яши. «Башка бәйрәмгә бармасак та, Сабантуйга «әбәзәтелне» киләбез. Бөтен кешене күреп кайтабыз, менә әле генә классташым очрады», - ди ул.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Башны күккә күтәреп карарга вакыт юк, кояш юкка чыккач кына игътибар иттем, болытлар җыелган икән. Яңгыр тамчылары да җиргә сикерә башлады. Ул вакытта сәхнәдә Эльмира Кәлимуллина «болытлар килә, болытлар китә» дип җырлый иде. Менә килделәр.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Элек Сабантуйларда яңгырны Ринат Рәхмәтуллин чакырып йөри иде, «Тукта, яңгыр»га гел ишеп китә иде. Халык чыгу ягына агыла башлады. Җил дә чыкты. Яшьләрне яңгыр куркытмый. Әдилә белән Ләйсән көрәш мәйданына кереп кенә бара иде әле. «Мин көрәш карарга яратам. Чистай егетләре өчен җан атам. Әле мәйданга кергәч тә, дуслар, классташларны очраттым. Аларны күрүемә бик шат идем», - ди Әдилә. Кызлар яныннан киткәндә яңгыр ишә башлады...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100