Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирек гасырлык сер (Шәфкать Ганиев)

news_top_970_100

Тимур капканы ачып урамга чыгуга, зур гәүдәле бер адәм аңа килеп бәрелде. Ул, капка баганасына тотынып, чак кына егылмый калды. Нәчәлник кыяфәтле ир, үзе сүз башлап, гафу үтенде, исемен, ниләр белән шөгыльләнүен сорашты. Әрсез иргә бераз ачуы килсә дә, егет: «Тимур мин» – дип җавап кайтарды, армия сафларыннан күптән түгел кайтуын, әлегә эшсез йөрүен әйтте.

Ир егетнең армиядә кайда һәм кем булып хезмәт итүе белән кызыксынды. «Шофер идем», – дигән җавапны алгач, егетнең кулына визитка тоттырып:

– Безнең эшкә дә синең ише яшь шофер кирәк иде, иртәгә 8гә килеп җит әле, ошаса, урнашырсың, – дип, ничек пәйда булса, шулай тиз генә китеп тә барды. Тимур, бу сәер очрашуга аптырап, капка төбендә шактый озак уйланып басып торды. Визитканы кат-кат укыды. Иртәгәсен барырга тәвәккәлләде.

Тимурның бөтен гомере шушы Татар-базар бистәсендә узган. Әнисе, кечкенәдән аны удмурт әбисе белән бабасы карамагына тапшырып, яраткан кешесе белән яши. Үги атага чит бала сыймаган, күрәсең. Әби белән бабай тәүге оныкны какмый-сукмый, үз балаларыдай кадерләп үстергәннәр. Егет әти-әнисе юклыгын, бернинди ятимлекне сизмәгән, бабалары канатына сыенып яши биргән. Ә менә мәктәптә бер дә тырышып укымаган икән, «өчле»гә сөйрәлгән. Тегеләре дә тәүге оныкларыннан әллә ни таләп итмәгән. Булганына риза булып яши биргәннәр. Татарлар арасында үскәнгә, Тимур хайран гына татарча да сукалый икән, көрәшергә дә өйрәнгән. Җитмәсә, кара кучкыл төс-кыяфәте белән үзе дә татар малайларына охшап тора. Урта мәктәпне тәмамлагач, военкомат тәкъдиме белән, бушлай шоферлык курсларын бетергән. Шунлыктан армиядә шофер булып хезмәт иткән.

Үзләреннән ерак булмаган оешмага Тимур иртүк юл тотты. Сәркәтип – секретарь кыз – хуҗасына хәбәр салгач, егет затлы кабинетка узды. Кичәге таныш ир сәламләп, аны каршы алды. «Нурислам Солтанович булам, шушы оешманың җитәкчесе», – дип үзе белән таныштырды. Егетнең белеме, гаилә хәлләре, киләчәккә планнары турында сорашкач, үзенең машинасына йөртүче кирәклеген әйтеп, шул вазыйфаны аңа тәкъдим итте. Түләү мәсьәләсен күтәреп, беренче 3 айда сынау срогын узачагын да ачыклады.

Егет ике дә уйлап тормый ризалык бирде. Шул ук көнне, кәгазь эшләре төгәлләнгәч, карап тырышка кырыс холыклы тоелган хуҗасы аңа: «Бар, энем, офис янындагы машина белән таныша тор! Берәр көн йөреп кара, ияләшкәч әйтерсең», – дип, машина ачкычларын тоттырды.

Тимур, елкылдап торган өр-яңа кара джипны күреп, сүзсез калды. Аның беркайчан да мондый машинага утырганы булмады. Күзенә күренгәннәргә ышаныргамы, юкмы икән дигәндәй, озаклап тирә-юньне күзәтте. Аннан соң сак кына машинага кереп утырды. Затлы, яңа салонның үзенчәлекле исе, борынны кытыклап, җанына рәхәтлек бирә. Егет идарә итү приборларын барларга тотынды...

Машинаны яхшылап өйрәнеп, аңа ияләшкәч кенә хуҗасын йөртә башлды Тимур. Нурислам Солтанович машинада бары арткы утыргычта утырып йөри. Юлда кулыннан телефоны төшми диярлек. Ул оешма проблемаларын урысча хәл итә, ә туганнары, дуслары белән аралашканда гел үз телендә сөйләшә. Үзен кырыс тотса да, ачык йөзле, юморга бай кеше икән, дип уйлап куйды шофер егет аның турында, бергә йөри башлаган беренче көндә үк.

Сынау срогы сизелми үтеп китте. Нурислам әфәнде шофер егеткә зарплатаны 5 меңгә арттырды. Башка оешмалардагы җитәкчеләрне йөртүчеләр белән аралашканда, тегеләре үз хуҗалары белән дачага, балык тотарга йөрүләре, бергәләп, сыйланып, сауна керүләре турында сөйлиләр. Ә Тимур белән хуҗасы арасында гел бушлык, билгеләнгән ниндидер аралык кала килде. Хәтта ашханә, кафе, рестораннарда ашарга туры килгәндә дә алар янәшә утырмыйлар, өстәлләре бер-береннән еракта була.

Хуҗа егет янында үзен кырыс тота. Шуңа Тимур аннан бераз шүрли дә. Эшкә урнашуга, Нурислам әфәнде егетне техникумга укырга керергә димли. Тегесе: «Мәктәпне «бронза медальгә» генә бетердем, тиешле белемем юк бит минем» – дип, сылтау табып, башта ризалашмый. Нәчәлниге аннан: «Элек мәктәптә алтын, көмеш медальләр бирәләр иде, бронзасы ни дигән сүз инде?!» – дип аптырашлы сорау биргәч, егет үзенең бары «3»легә укыганын әйтеп көлдертә. Шулай да документларын механика техникумына илтеп тапшыра. Укулар авыр бирелгәч, егет аны ташламакчы да була. Ләкин кайгыртучан Нурислам Солтанович хәлне кулдан ычкындырмый: тиешле кешеләр белән сөйләшеп, бөтенесен дә җайлый, егеткә укуын дәвам иттертә. Тегесе, авырлык белән булса да, техникумны тәмамлый.

Хуҗа кеше, техникум белеме белән генә тукталып калмыйча, тизлек белән Тимурны институтка керергә димли. Егет үзенең көч-хәл белән азапланып укуын әйтеп, карыша. Солтанович: «Гомергә шофер булып, руль тотып йөрмәссең бит, үзеңә яшь чагында тиешле һөнәр ал!» – дип, аны институтка керергә мәҗбүр итә. Үзенең киләчәген кайгырткан кешегә егет каршылык күрсәтә аламыни?!

Тимурның йөргән татар кызы Казанда укый. Айга бер булса да, шәһәрдән ерак авылга әти-әнисе янына кайта икән. Егеткә кыз янына бару өчен транспорт чарасы кирәк була. Ул тәртипле кыз турында яхшы хәбәрдәр булган хуҗа үзенең ышанычын яулаган егеткә машинасын гел биреп тора, бары саклык белән йөрергә куша.

Кырыс холыклы, ләкин кайгыртучан җитәкчесе егетнең һәр адымын, үзенә сиздермичә, күзәтеп тора. Кирәк булганда, зур осталык белән, акыллы, үтемле киңәшләрен биреп, егеткә җиткерә белә. Тимур да аның сүзләренә колак сала. Белем алырга кирәклегенә ышандыру– үзе генә ни тора! Яшьләр өйләнешергә уйлап, шәһәрдә озаклап фатир эзләп чиләнгәндә, Нурислам Солтанович бераз көтәргә, ныклап аякка басарга, башта укып бетереп, һөнәрле булырга кирәклеген киңәш итә.

Институтның соңгы курсына җиткәч, нәчәлник үзе Тимурга хрущевкадан фатир ачкычын тапшыра. «Менә дустымның бер бүлмәле фатиры бушаган. Тормыш өчен кирәкле бөтен җиһазлары да бар, ди. Өйләнешеп, шул фатирда яшәп торыгыз. Коммуналь хезмәтләр өчен генә үзегез түләрсез», – дип, яшьләрне куандыра. Шул рәвешле, яшь парга гаилә оясын коруга хәер-фатыйхасын бирә. Никахлы тормышта яшәргә киңәш итә. Егет кызның әти-әнисеннән ризалык, хәер-дога алгач, авылда никах мәҗлесен уздыралар. Ижауда язылышып кайткач, хәләл кафеда якын дуслары белән гаилә шатлыкларын уртаклашалар.

2022 елның җәендә Тимур, институтны тәмамлап, кулына инженер дипломын ала. Нурислам Солтанович бу вакыйганы бик зарыгып көткән була. Дипломны күргәч, ни әйтергә белмичә, уйланып тора. Тимур берничә адым яныннан киткәч: «Менә хәзер безгә аерылышырга вакыт җитте. Энем, бүген кичкә хатының белән икегезне үзебездә көтәм», – дип, яшь парны үзләренә чәйгә чакыра. Егет бу сәер чакыруга бик гаҗәпләнә, чөнки аның хуҗасы белән бер тапкыр да бергә утырып, кофе эчкәне дә, ашаганы да булмаган. Тимур үзенең җитәкчесенең шәхси тормышы турында берни белми. Чөнки ике арада гел дистанция сакланган, үзара аралашу гел егетнең үзе турында сорашып, җавап алудан гына торган.

Нурислам Солтанович бөтен җирдә сүзе үтә торган, абруйлы, гадел җитәкче була. Һәрчак әхлак нормаларын саклап яши. Үзен әдәпле тота: эчми, тартмый, чибәркәйләргә күз атмый, чит-ятлар белән чуалмый, башкалар кебек гомуми сауналарга күңел ачарга йөрми. Шул рәвешле, үзенең үрнәгендә Тимурны тормышта дөрес яшәргә, тәртипле, әдәпле булырга өйрәтә.

Кичен яшьләр хуҗа йортына әйткән вакытка килеп җитә. Нурислам Солтанович аларны йорты белән таныштыра. Мул итеп хәзерләнгән табынга утыргач, очрашуда катнашкан нурлы йөзле мөлаем хатыны, ике улы һәм кызы белән таныштыра. Тимурның бу чибәр, сылу кызны бер тапкыр аэропорттан каршы алганы булган икән.

– Кадерле балаларым, озак еллар күңелемдә сакланган бер зу-ур серем бар. Үземә шофер булып фидакарь һәм тугры хезмәт иткән ышанычлы, акыллы Тимур исемле бу егет – ул сезнең өлкән абыегыз була! («абыегыз» сүзенә басым ясап!) ә бу Азалия исемле чибәркәй – аның хатыны. Киленебезнең татар кызы булуына бик нык сөенәбез, әйеме, әнисе?! Ә мин хәзер – барыгыз өчен дә уртак әтиегез булам, балакайларым минем!..

Көтелмәгән яңалыктан, өлкән ир белән хатыннан башка, бар да аптырашта кала. Хуҗа балалары бер-берсенә гаҗәпләнеп карашкан арада, Тимур бер мизгелгә, әйтеп аңлата алмаган ниндидер халәт кичереп, аңсыз да, телсез дә калгандай була. Аның андый уйны, мондый чишелешне беркайчан да башына да китергәне булмаган. Гаҗәпләнгән килен дә сүзсез утыра бирә...

– Бүген мин сезне таныштырырга теләдем, – дип дәвам итә ата кеше, Тимурга карап. – Бүгеннән башлап, мин сиңа һәрвакыт «улым!» дип дәшәчәкмен. Улы-ым, бу көнне мин бик озак көттем – чирек гасырдан артык!

Тимур, аңына килеп, урыныннан тора һәм, барып, әтисен кочаклый. Ир-егетләрнең күзләреннән шатлык яшьләре ага да ага. Аннан соң барысы да бер-берсе белән кочаклашалар, кечерәкләр Тимурга: «Абый, абыебыз!» – дип эндәшәләр. Туганлык җепләре мизгел эчендә зур гаилә йомгагына әверелә. Бу очрашуда бәхетле мизгелләр кичергән ата кеше, олы улын диплом алуы белән кайнар котлап, аңа яңа машина ачкычы бүләк итә.

Тимур күптән түгел безнең оешмада эшли башлады. Миңа аны эш урыны белән таныштырырга, эш өчен кирәкле җиһазларны кибеттән бергәләп сайлап алырга туры килде. Юлда барганда шактый озак бөкеләрдә утырдык. Ул миңа үзенең үзенчәлекле язмыш тарихын тәфсилләп сөйләде. Мин дә мөкиббән китеп тыңлап, хисчән күңел дәфтәремә теркәп бардым.

Инженер дипломын кулга алгач, Тимур ялга – отпускага чыга: башта хатыны белән чит илгә баралар, аннан авылда ял итәләр. Кайтуларына Нурислам Солтанович яңа сюрприз ясап куя: улының киләчәген кайгыртып, танышлары аша яшь белгечне безнең эшкә урнаштыра. «Улым, шофер эшенә нокта куябыз, дипломлы һөнәр баскычында кайчан да булса беренче адымны ясарга кирәк бит!» – ди ул.

Тимурның чирек гасырлык тормышы гаҗәеп гыйбрәтле эчтәлекле икән бит! Әнисе – удмурт кызы, башта үз милләте егете белән очрашып йөргән. Егетне армиягә озаткач, җилбәзәк холыклы чибәр кызның күңелен күрше урамда яшәүче татар егете яулаган. Йөрәкләрдә хисләр ташкыны ташып торганга, яшьләр гөнаһлы гамәлләрдән хали булмаганнар: кыз балага узган. Беренче егете армиядән кайтуга, кыз яңадан аның белән очраша башлаган. Татар егете бу хыянәтне кичерә алмаган. Кызны ташларга дигән уе булмаса да, араны өзгән. Күрәсең, көмәнле кызның да хисләре ташып тормаган, татар егетенең муенына килеп асылынмаган. Алар, үзара килешеп, аерышканнар.

Удмурт кызы армиядән кайткан егетенә кияүгә чыккан. Ләкин уртак тормышта туган нарасыйны чит ата кабул итмәгән. Шуңа күрә, Тимур нәни чагыннан ук әбисе белән бабасында үскән. Беркайчан да алардан әтисе турында сорашмаган, чөнки бабасы әтисен тулысынча алыштырган.

Күрше урамда яшәгән ыспай гәүдәле, чибәр татар егете, Тимурның язмышын, туганнан алып, гел күзәтеп торган икән. Читтән торып, малайга сиздермичә, аталарча кайгыртып, барлык матди ярдәмне үзе күрсәткән. Мәктәптә укыганда аны укытучылар аркылы эшләгән. Мәктәпне тәмамлауга, военкомат белән сөйләшеп, малайны бушка укыттырган, һөнәрле иткән. Армиядә хезмәт иткәндә, андагы хәлләрне дә белешеп торган. Техникумда да, институтта да улының өлгерешләрен күздән ычкындырмаган, кирәк вакытта укытучылар белән, сиздермичә, үзе сөйләшкән. Зирәк акыллы ир, улы армия сафларыннан кайтуга, бөтен идарәне үз кулына алган. Нәтиҗәдә, үзенә эш биргән, укытып, һөнәрләр үзләштерткән, гаилә корырга булышкан, фатир, машина белән тәэмин иткән.

Яңа танышымның сөйләгәннәреннән әтисенең бик тә кешелекле, олы йөрәкле, зирәк акыллы, бала җанлы, таләпчән, ләкин кайгыртучан, түземле ата, милли җанлы татар кешесе, абруйлы җитәкче икәнең аңладым. Балаларын, гаиләсен ташлаган аталар турындагы күңелсез язмаларга адым саен юлыгабыз. Тимурның әтисенә карата булган ихлас җылы мөнәсәбәтләрен ишеткәч, гыйбрәт булсын дип, үземнең укучыларыма түкми-чәчми җиткерәсем килде. Чирек гасырдан артык вакыт узгач кына ата белән ул, бер-берсен кочаклап: «Әти!», «Улым!» – дип әйтә алу бәхетенә ирешкәннәр бит!

«Атаның балага догасы һичшиксез кабул булыр», «Ата мәхәббәтен сакла, кисмә, юкса, Аллаһы Тәгалә нурыңны сүндерер!», «Аталарыгызны хөрмәтләгез, балаларыгыз сезне хөрмәтләр», – дигән хәдисләргә язмамның геройлары тулысынча лаек, дип уйлыйм. Тимур әтисен бик хөрмәт итә, ярата, аның белән нык горурлана. Иманым камил, ул тугры ир булып, әтисен дә, гаиләсен дә беркайчан да югалтмаячак!

Бүгенгесе көндә бу зур гаилә әгъзалары, бер-берсен хөрмәтләп, матур итеп гомер кичерәләр. Яшьләр «мәхәббәт җимеше» алып кайтырга җыена. Тигез гаиләдә бәхетле балалар тусын да, иң нәфис, иң кадерле чәчкәләр булып, тормышларына – ямь, сыналган мәхәббәтләренә – көч, сафлык, дәрт өстәп, сәламәт, тәүфыйклы, иманлы балалар булып үссеннәр! Яшьләрнең үзләренә чын әти-әниләрнең зирәк акылын телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100