Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чираттагы шарт капитуляция булачак» – Зеленский Путинның килешү шартларын кабул итми

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский Россия президентының конфликтны туктату турындагы килешүен ультиматум (кабул ителергә тиешле таләп) дип атап, аннан баш тартты. «Украина моңа ышана алмый», – дигән ул Итальян журналисты Джузеппе Де Беллиска.

Зеленский: «Ул безнең басып алган мәйданнарыбыздан баш тартуны таләп итә, өстәп, басып алмаган җирләрне дә алмакчы була», – дигән.

Бүген Путин Тышкы эшләр министрлыгында очрашуда килешү шартларын әйтте. Россия президенты Украинаның 4 өлкәдән (Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье) гаскәрләрен чыгаруны һәм НАТОга кермәүгә гарантия бирүен сорый. Бу шартлар үтәлмәсә, бүтән таләпләр булачак, диде Путин.

Соңрак Думаның вице-спикеры Петр Толстой: «Минем уйлавымча, бу – безнең тарафтан соңгы тынычлык килешүе. Чираттагы тәкъдим капитуляция турында булачак», – дип язды.

Толстой әйтүенчә, Көнбатыш илләре Украинага төкереп карый. «Хәзерге шольц-байден-макроннар – бөтенләй башка кешеләр. Прагматик Рейган һәм Тэтчер президентның сүзен ишетерләр иде. Йөзләрен саклап калыр өчен тарткалашырлар иде, әмма кабул итәрләр иде», – дигән Толстой.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100