news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Украинага тынычлык килешүе тәкъдим итте: «Бу конфликтны ахыргача төгәлләү»

news_top
Путин Украинага тынычлык килешүе тәкъдим итте: «Бу конфликтны ахыргача төгәлләү»

Владимир Путин Украина белән тынычлык килешүенә шартларны атады.

1. Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье өлкәләреннән украина гаскәрләрен чыгару. Әлегә Россия гаскәрләре контролендәге җирләрдән генә түгел, бу өлкәләрнең административ чикләреннән дә.

2. Киев НАТОга кермәячәген белдерергә тиеш.

– Украина шушы процессларны башлау белән, шул ук минутта утны туктату турында приказ биреләчәк. Без Украина гаскәрләренә имин рәвештә чигенергә мөмкинлек бирәчәкбез.

– Без бүген реаль тынычлык тәкъдиме белән чыгабыз. Әгәр Киев һәм Көнбатыш баш тарта икән – бу аларның эше, аларның җаваплылыгы. Бу тәкъдим вакытлыча туктап тору гына түгел, конфликтны ахыргача төгәллү.

– Безнең позиция – Украинаның нейтраль, хәрби блокларга кермәгән, атом-төш коралы булмаган статусы. Аның нацизмга каршы булуы.

– Украинада рус телле гражданнарның хокуклары сакланырга, һәм алар ирекле булырга тиеш.

– Бу тәкъдимнәр теркәлергә тиеш. Шулай ук Көнбатыш илләренең Россиягә каршы барлык санкцияләре юкка чыгарылырга тиеш.

– Без тарихтагы фаҗигале битне ябып куеп, Украина һәм Европа белән мөнәсәбәтләрне акрынлап җайлау яклы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июнь 2024
    Исемсез
    Тизрәк җайласыннар иде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар