news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чираттагы алдау: мошенниклар өйдән генә эшли торган эш тәкъдим итә

news_top
Чираттагы алдау: мошенниклар өйдән генә эшли торган эш тәкъдим итә
Фото: © «Татар-информ»

Мошенниклар текстлар җыю буенча читтән торып эш тәкъдим итә. Аннан алдакчылар үзләренең корбаннарын сайтка җибәрә. Анда «бер тапкыр түләүләр» җыялар һәм юкка чыгалар, дип кисәтте РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллану белән көрәшне оештыру идарәсе. Бу хакта РИА «Новости» яза.

«Бу – эшкә урнашу өлкәсендә мошенниклыкның «классик» үрнәге. Явыз ниятле кешеләр рәсемнән текст җыеп акча эшләргә тәкъдим итә. Корбанын сайтка җибәрә, эшкә урнашучыдан «бер тапкыр кулланыла торган» түләү ала һәм юкка чыга», – диелә хәбәрдә.

Мошенниклар корбаннардан уртача 900 сум җыя. Ә 1 текстка 10 тапкырга күбрәк хезмәт хакы тәкъдим итә, дип аңлата хокук саклаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар