Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уяу булыгыз!» – Мошенниклар бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләрне алдый башлаган

news_top_970_100

Мошенниклар чыгарылыш укучыларына һәм аларның ата-аналарына Мәгариф министрлыгы яки имтихан комиссияләре вәкилләре булып шалтырата башлаган. Алар ашыгыч рәвештә махсус «БДИ тапшыру порталында» теркәлүне һәм шәхесләрен раслау өчен СМС аша килгән кодны атауны сорыйлар. Бу хакта РИА «Новости»га Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт буенча комитет әгъзасы, «Цифрлы Россия» проектының федераль координаторы Антон Немкин сөйләгән.

«Хәзерге вакытта мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары имтиханнар өчен борчыла, мошенниклар шуннан файдалана», – ди депутат. Бу турыда «v1.ru» язды.

Ул аңлатканча, мошенниклар СМС аша килгән кодны шәхси кабинетларга, электрон көндәлекләргә, «дәүләт хезмәтләре» аккаунтларына яки хәтта банк кушымталарына керү өчен куллана ала.

«Болар барысы да шәхси мәгълүматны компрометацияләүгә һәм финанс югалтуларга китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: дәүләт учреждениеләренең чын хезмәткәрләре беркайчан да СМС аша килгән кодларны телефон аша сорамый. БДИ белән бәйле барлык теркәү гамәлләре үзәкләштерелгән рәвештә мәктәпләр аша һәм ата-аналар яки законлы вәкилләр катнашында үткәрелә. Әгәр мондый шалтырату килсә, аны кичекмәстән өзәргә һәм мәктәпкә яки мәгариф департаментына мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди депутат.

Аның сүзләренчә, мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм телефонга шалтыратып кодлар, парольләр һәм башка шәхси мәгълүматлар сораучыларның мошенниклар булуын аңлатырга кирәк.

«Шулай ук ата-аналар да уяу булырга тиеш: балаларның аккаунтларына ике факторлы аутентификация урнаштырырга, смартфондагы финанс кушымталарына керүне чикләргә һәм шикле шалтыратуларны һәм хәбәрләрне контрольдә тотарга кирәк. Әмма иң яхшы ысул – ул баланың үзенең хәбәрдар булуы. Бала мошенникларның ничек эшләве турында никадәр иртәрәк белсә, аның хәйләгә эләгү куркынычы шулкадәр азрак», – ди Немкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100