news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Чигенә барганда телебезне дә югалтабыз» – депутатлар туган телләрне саклауны таләп итә

Төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча, Федераль дәүләт белем бирү стандартларына төзәтмә кертүгә Татарстан депутатлары кискен каршылык белдерә. Моның сәбәбе бар – туган телебезгә куркыныч яный. Бүген 7 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында бу мәсьәлә көн кадагында булды.

news_top
«Чигенә барганда телебезне дә югалтабыз» – депутатлар туган телләрне саклауны таләп итә
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан депутатлары Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр кертүне «бик куркыныч тенденция» дип атады. Дискуссия Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында республика Министрлар Кабинеты доклады буенча фикер алышу кысаларында узды.

Утырыш эшенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итте. Ул Татарстанда ике дәүләт теле булуын, мәктәпләрдә халыкларның туган телләре укытылуын һәм ТР Халыклар ассамблеясе тарафыннан якшәмбе мәктәпләре ачылуын белдерде.

Парламент депутатлары туган телне саклау һәм яклауга карата нинди фикердә? Ни өчен федераль дәрәҗәдәге карарлар төбәкләр белән бергә хәл ителми? Телләрне укыту сәгатьләре тагын да кыскартылырмы? Депутатлар шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәктәпләрдә уку планын саклауны сорады

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклау үтенече белән хат юллаган. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта хәбәр итте.

– Сез беләсезме, уку планының беренче һәм икенче вариантларында телләр юк – безнең республикада беренче һәм икенче вариант гомумән беркайчан да булмады. Өченче, дүртенче, бишенче вариант 1 сәгатькә кыскартыла. Балаларга гомуми максималь йөкләнешне арттырмыйча, уртак тел табарбыз дип уйлыйм, чөнки бүген департамент, министрлык белән бу юнәлештә эш алып барыла. Башлангыч мәктәпнең уку планнарында – 2 сәгать туган тел һәм әдәбият, ә анда үзгәрешләр күп.

РФ Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр белән бәйле боерык әзерләде. Ул быелның 1 сентябреннән үз көченә керә. Кайбер үзгәрешләр барыннан да элек 1 нче сыйныфларга кагыла. Хәзер без бу юнәлешне өйрәнәбез.

Үзгәрешләр, барыннан да бигрәк, эчтәлеккә кагыла. Без күпме еллар толерантлык, түземлелек турында сөйләштек. Без – руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр, татарлар – барыбыз да бергә яшибез. Бу төшенчәне гомумән алып ташладылар, ул юк, – диде ул.

Илсур Һадиуллин утырышта мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Аның докладыннан соң депутатлар карар кабул итте.

«Парламент карарында министрлыкка ТР мәгарифен үстерү, ТР дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тәкъдим итәргә диелә. РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская инициативасы буенча телләргә кагылышлы кайбер карарларга бәйле рәвештә, сез бу пунктны ничек үтәячәксез?» – дип кызыксынды ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Илсур Һадиуллин: «Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләре эшләү дәвам итә»

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруга карата чыгышында төбәктәге милли мәгариф системасы турында да сөйләде.

– 1 сентябрьдән тарих дәресләре кысаларында 5-7 нче сыйныфларда, аерым модуль буларак, төбәгебез тарихы укытыла башлаячак. Татарстан әлеге дәреслекләрне әзерләү буенча пилот проектына кертелгән 32 төбәк исемлегендә иде. Россия Мәгариф министрлыгы заказы нигезендә Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә, 5-7 нче сыйныфларга укыту-методик комплектлары әзерләнде. Әлеге вакытта алар федераль экспертизада. Министрлык боерыгы нигезендә татарлар тупланып яши торган төбәкләргә республика муниципалитетлары беркетелде.

Чит төбәкләр һәм илләр белән дә элемтә булдырылган. Россия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә урнашкан татар мәгариф үзәкләренә даими методик ярдәм күрсәтелә. Узган елда Свердлов, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Беларусь Республикасында татар мәгарифе көннәре оештырылды. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

Телләрне үстерү һәм республикада яшәүче халыкларның милли балансын саклау максатларында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 2024-2025 уку елында республикада 5 телдә белем бирү оештырылган иде. Туган тел һәм әдәбият өлкәсендә 8 тел укытылды. «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары челтәре уңышлы эшләп килә. Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләре эшләү дәвам итә. Бүгенге көндә 86 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла: «Чигенә-чигенә барганда телебезне дә югалтабыз»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «РФ халыклары телләре турында» канунына төзәтмәләр кертелүгә карата үз фикерен белдерде.

– Безнең борынгы бабайлар: «Иле барның – теле бар, иле юкның – теле юк», – дигән. Әгәр тел юк икән, димәк, аның иле дә булмый. Игътибар итегез, милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан башланды, шуннан соң рус теленнән башка гайре телләрне юкка чыгару сәясәтен алып баралар. Моның артында кемнәр тора? Белмим. Ләкин бу, әлбәттә, бу гасырда гына башланган эш түгел. Тарихка карасак, бу – гасырлар дәвамында килә торган сәясәт. Тарихта төрле чорлар булган.

Әрмән шагыйре болай язган: «Безне шулкадәр кыстылар – без алмазга әверелдек», – дигән. «Без дә, күрәсең, шуңа әверелгән. Без кайчагында басымны тоймый да башлаганбыз. Ләкин моның икенче ягы да бар. Без, чигенә-чигенә барганда, телебезне югалтабыз.

Чөнки соңгы тапкыр халык санын исәпкә алуда 600 мең татар үз теленнән ваз кичкәне билгеле булды. 1 миллион татарның кимүе турында әйтеп тә тормыйм. Моның төрле сәбәпләре бар. Ләкин 600 мең кешенең үз телен югалтуы бик күп нәрсә турында сөйли.

Хикмәт нәрсәдә: үзенең телен югалта икән, халык юкка чыга. «Халык юкка чыга икән, аның дәүләтчелеге юкка чыга. Димәк, бу – безнең милли республикаларга да турыдан-туры янау. Шуны онытмасагыз иде. Теле барның гына иле бар, иле барның гына теле бар, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Илшат Әминов: «Туган телне укытуны 2 сәгатьтән 1 сәгатькә кадәр кыскартырга карар кылынды»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та милли мәгариф системасындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләгә карата фикерен җиткерде.

Ул чыгышын Габдулла Тукайның 1910 елда язылган «Яшьләр» шигыре белән башлап җибәрде:

Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,

Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас.

Кичә якты вә милли бер күңелдән

Бүген тычкан утыдай нур табылмас.

– Бездә тычкан утыдай ут күренер микән? Мин үзем шундый сорау бирәм. Бүген сез, Фәрит Хәйруллович, чыннан да мөһим сорауны күтәрдегез. Туган телләрне саклау темасы якутларда да, татарларда да, башкортларда да, башка милләтләрдә дә борчу тудыра. Әлеге көндә туган телләрне «РФ халыкларының телләре» дигән боерык Мәгариф министрлыгында имзаланган. Бер нәрсә дә Мәгариф стандартларында «туган тел» яки «РФ халыкларының туган телләре» дип комачауламый.

Башлангыч сыйныфларда туган телне укытуны 2 сәгатьтән 1 сәгатькә кадәр кыскартырга карар кылынды. Дөресен генә әйткәндә, икесе дә аз. Атнага 1 сәгать эчендә без нәрсә эшли алабыз? Балаларыбызга туган телне ничек укытырга? Әлеге карарлар төбәкләр белән бергә хәл ителми, – диде ул.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр турында: «Бу – бик куркыныч тенденция»

Дәүләт тел сәясәте нигезләрен төбәкләр белән сөйләшмичә кабул итү – бик куркыныч тенденция, дип саный Илшат Әминов.

– Кайбер федераль хакимият органнарының гамәлләре аңлашылып бетми – бик тә мөһим законнарны төбәкләр белән фикер алышмыйча гына кабул итәләр. Бу – бик куркыныч тенденция. Алдагы адым – туган телләр турындагы закон булачак. Сишәмбе көнне Россия Мәгариф министрлыгында киңәшмә уза. Сез бу законны күрдегезме? Мин – юк.

Федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, хәтта Россия Конституциясе күзлегеннән караганда да, бергәләп эш итү өлкәсенә карый. Әмма закон «үтә яшеренлек» режимында кабул ителгән.

Нәрсәдән куркалар? Бөтен халык катнашындагы фикер алышуданмы? Шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы да кертәчәк төзәтмәләрдәнме? Болар барысы да борчу уята. Ни өчен бу кануннарны халык катнашында фикер алышмыйча гына кабул итәргә тырышалар?

Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр турында яңа боерыкны («Туган тел» төшенчәсен төшереп калдырып, аны «Россия халыклары теле»нә алыштыруны күздә тота) Конституция судында тикшерергә кирәк. Ул законсыз рәвештә кабул ителгән, – дигән фикердә Илшат Әминов.

Камил Ногаев: «Россия күпмилләтле булганда – ул байлык бит»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, депутат Камил Ногаев та үзенең чыгышы вакытында бу сорауларны күтәрде.

– Фикерләвем русча булса да, үземне татар дип саныйм. Безнең бөтенебез өчен Ватаныбыз – Россия! РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская сүзләренә нигезләнсәк, әгәр синең туган телең [рус] түгел, ә татар теле икән, Ватан сиңа исәп тотмый, дип аңларгамы? Бу бит нонсенс! Һәм бу сүзләргә беркем дә бәя бирмәде.

Бөек Ватан сугышы вакытында үз Ватанын руслар гына түгел, төрле милләт кешеләре бергәләп яклаган. Хәзер егетләр махсус хәрби операциядә катнаша. Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы Геройлары исемен алган кешеләрне исәпләсәк, татарлар – дүртенче урында. Руслар, украиннар, белоруслар, аннары – татарлар.

Совет чорында мин Ульяновск өлкәсендә яшәдем. Совет чоры вакытында бу төбәктә татар авылларында 9 нчы сыйныфка кадәр татар телендә белем бирелде, укучылар татарча укыды. Хәтта Якутиядә дә Бөек Ватан сугышы вакытында татарлар яшәгән җирдә татар теле укытыла иде әле. Телләр – байлык бит ул! Күпмилләтле Россиядә аларны саклап калырга кирәк, – диде ул.

Депутат искәрткәнчә, элек Елена Ямпольская Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат булган. «Ул безнең авылларны күрмәгәнме соң әллә? Ул шәхсән мине, татар буларак, рәнҗетте.

Милли мәгариф мәсьәләсе – бик мөһим мәсьәлә. Россия күпмилләтле булганда – ул байлык бит, 200гә якын милләт бар. Аларны сакларга кирәк. Сорау катлаулы, ләкин нинди дә булса карар кабул итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте Камил Ногаев.

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев федераль хакимиятләргә туган телләрне саклауга кагылышлы мөрәҗәгать җибәрүне сорады.

Ренат Вәлиуллин: «Туган тел» терминын төшереп калдыру Конституциягә каршы килә»

Белем бирү стандартларыннан «Туган тел» төшенчәсен төшереп калдыру Россия Федерациясе Конституциясен боза. ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы яңа үзгәрешләрне шәрехләп, ТР Дәүләт Советының XI утырышында шулай дип белдерде.

– Федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү проектында «Туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халыклары теле» төшенчәсенә алыштырырга тәкъдим ителә. Бу терминология илнең мәгариф өлкәсендәге төп канунга туры килми. Бүген Россиядә 155тән артык тел кулланыла. Әгәр без кешеләргә үз халкының телен туган тел дип санауны тыйсак, без РФ Конституциясенең барлык халыкларга туган телләрен саклау хокукын гарантияли торган 68 нче маддәсен бозабыз булып чыга.

Әлеге карарлар ил субъектлары белән килештермичә кабул ителде. Шул ук вакытта, төбәкләр үз фикерен 2 көн эчендә тәкъдим итәргә тиеш, дигән таләп куялар. Кая шулай ашыгалар? Аңлашылмый. Бу – яшерен нормага әверелә һәм борчу тудыра.

Аерым алганда, яңа документта рәсми эш башкару һәм гаммәви мәгълүмат чараларының эше белән бәйле мәсьәләләр билгеләнмәгән.

Моннан тыш, гаммәви мәгълүмат чаралары турындагы законны гаммәви мәгълүмат чаралары телен регламентлый торган яңа маддә белән тулыландыру ниятләнә. Рус телен мәҗбүри куллануны беркетергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта, республикаларның дәүләт телләре генә кулланыла ала. Ягъни гражданнарның туган телдә мәгълүмат алуга хокукын тәэмин итү мәҗбүри булудан туктый.

Минемчә, закон проекты тиешенчә әзерләнмәгән, ә телләрне саклауга бәйле гарантияләр күрсәтелмәгән яки гомуми характерга ия. Законнар Россия Конституциясе принципларына туры килергә, телләрнең тигез хокуклылыгының реаль юнәлешен тәэмин итәргә һәм алар буенча киң җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар үткәрелергә тиеш, – дип сүзен төгәлләде Ренат Вәлиуллин.

Евгений Солтанов: «Туган тел»нең нәрсә икәнлеге беренче тапкыр указ дәрәҗәсендә формалаштырылды

Россия Президенты Владимир Путин 11 июльдә дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслау турындагы указны имзалады. Беренче тапкыр канун дәрәҗәсендә түгел, ә указ дәрәҗәсендә «Туган тел»нең нәрсә икәнлеге формалаштырылды. Депутат Евгений Солтанов шул хакта сөйләде.

– Әлеге указның 9 нчы өлешендә «Туган тел (туган телләр) сыйфатында РФ халыклары телләре арасыннан бер яки берничә тел карала, аларга РФ дәүләт теле булган рус теле, шулай ук билгеле бер тел мохитендә яшәү нәтиҗәсендә гражданин тарафыннан кече яшьтән үзләштерелә торган башка тел (башка телләр) һәм этник төркем теле керә» дип язылган.

Указ нигезендә, бер үк вакытта рус теле дә, РФ халыкларының башка телләре дә туган тел булып таныла, – дип искәртте парламентарий.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу хакта үз сүзебезне әйтербез әле»

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) туган телләрне укытуга һәм «Туган телләр» терминын «Россия халыклары телләре»нә үзгәртүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелгән документ Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан игътибар белән өйрәнеләчәк. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

– Федераль дәрәҗәдә яңа карарлар кабул итү мәсьәләсе Дәүләт Советы депутатларын борчуга калдырды. Бу документны кулга алгач, без аны игътибар белән карарбыз. Күптелле Россия – безнең байлыгыбыз. Бу сораулар игътибарны таләп итә. Бу уңайдан республика үз сүзен әйтәчәк әле.

Татарстанда ике дәүләт теле бар: рус теле һәм татар теле. Моннан тыш, якшәмбе мәктәпләрендә республика территориясендә яшәүче башка халыкларның телләре дә өйрәнелә, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңыннан билгеле булганча, Татарстан Мәгариф министрлыгына һәм Россия Хөкүмәтенә Федераль дәүләт белем бирү стандартыннан (ФГОС) «Туган тел» төшенчәсен алып атуга кагылышлы мөрәҗәгать әзерләячәк. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Формасы билгеләнде. Безнең хөкүмәт бу ситуацияне хәл итү өчен үз тәкъдимнәрен әзерли. Әгәр бу ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез», - диде республика парламенты спикеры.

Ул хәбәр иткәнчә, иртәгә республика җитәкчелеге Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары һәм Россия Федерациясенең Татарстаннан сенаторлары белән очрашачак. «Әлеге мәсьәлә турында да фикер алышу була. Алар дәлилле һәм ышандырырлык итеп чыгыш ясарга тиеш булачак», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. «Әйе, дәүләт телен – рус телен яхшы белергә кирәк. Без аны барыбыз да беләбез. Әмма күпмилләтле Россиядә һәр халыкның үз теленә хокукы бар. Татарстанда халыкка туган теле бик кадерле. Һәркем үз халкының традицияләрен саклап калырга тели. Күпмилләтле Россиянең көче нәкъ менә шунда. Барлык телләргә дә хөрмәт белән карарга кирәк», - дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, хәтта республиканың татар телле авылларында да рус телен яхшы аңлыйлар һәм сөйләшәләр. «Әмма туган телләрен дә онытырга теләмиләр. Чөнки бу телдә аларның ата-бабалары сөйләшкән», - дип өстәде ул.

РФ Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләргә бәйле боерык әзерләде. Ул агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш.

Үзгәрешләр «туган тел» төшенчәсенә кагылачак. Аны «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртергә телиләр. Мәсәлән, «туган телне өйрәнү хокукын һәм туган телдә төп гомуми белем алу мөмкинлеген тормышка ашыру»ны «РФ халкы телен өйрәнү хокукын һәм РФ халкы телендә төп гомуми белем алу мөмкинлеген тормышка ашыру» дип үзгәртергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, телне өйрәнү өчен сәгатьләр саны кыскартыла.

«Әгәр бу документ кабул ителсә, без моны туктата алмасак, бу зур хата булачак. Без бүген үз позициябезне белдердек. Әлеге сорау яңгыраганнан соң аңлау киләчәк, дип уйлыйм», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар