Цифрлы уку «бакча җимеше» булса, кәгазь уку «акча җимеше» – проблема шунда

«Ничего не будет – ни кино, ни театра, ни книг, ни газет. Одно сплошное телевидение» – Владимир Меньшовның «Москва слезам не верит» (1979) фильмыннан цитатасы. «Одно сплошное телевидение» булмады бит, «цифра» да басып алмас әле, дип тынычланырга да мөмкиндер. Әмма «Читающий Татарстан» кебек акцияләр («Казанские Ведомости» газетасы үткәрә – ред. ИТ) турында уйлана башлаганбыз икән, «Гармоничный союз «бумаги» и «цифры» с целью возрождения традиции чтения среди населения республики» дигән фикер туган икән, димәк, чыннан да нидер эшләнергә мөмкин. Хөкүмәт бу мәсьәлә турында уйлана икән, киләчәктә мондый «гармонияле берлек» булуына да өмет бар кебек.
Уйлап карасаң, кәгазь һәм цифрның социаль статуслары төрле. Әгәр берсе – «цифра» дигәне – кешегә өстәмә чыгымнарсыз килә (телефон белән интернет – элемтә чарасы, ансыз булмый), ә икенчесе өчен түләргә кирәк икән – гармонияле берлек була аламы? Димәк, кәгазь һәм цифр берлеген, җәмәгать, үзе кәгазьдә дә, цифрда да булган гади генә бер берәмлек аерып тора – акча. Кәгазь газета-журнал һәм китапны адәм баласына акчасын түләп сатып алырга туры килсә, цифрланган шул ук мәгълүматны, интернетка бер тоташкач, өстәмә акча тотмыйча гына укып, кирәк дип тапса, шунда ук фикерен әйтеп «эшен бетереп» чыга ала. Цифрлы уку «бакча җимеше» булса, кәгазь уку – «акча җимеше». Ягъни, эш базарында тәкъдим ителгән хезмәт хакларын һәм татар китабы бәяләрен чагыштырып карасаң, «свежий» татар китабын байлар гына укый ала кебек килеп чыга. Ә акчалылар укымый, күрәсең, укысалар, тиражлар башка төрлерәк булыр иде.
Яхшысыннан башлыйк: Татарстанда кәгазь газета-журнал һәм китапны саклау өчен байтак эшләнә.
Безнең Татарстан Республикасы Милли китапханәбез генә ни тора – көне буе укы да укы! Районнарда да китапханәләр төзекләндерелә, яңартыла.
Хөкүмәтебез социаль әһәмияткә ия әдәбият китапларын бастырып республика китапханәләренә бушлай тарата (социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге – аерым тема һәм дә яшерен тема. – авт.).
Китапханәләргә дә газета-журналлар яздырыла.
Язучылар берлегендә дә «Язучы» китапханәсе матур гына эшләп китте – үз китапларын чыгарып, китапханәләргә тарата.
Кыскасы, болар барысы да – «кәгазь»не саклау максатыннан эшләнгән эшләрнең бер өлеше.
Кәгазь китапны һәм газета-журналны укуны модалы итү өчен болар гына җитми. Нәрсә эшләргәме?
Үзем күзәткәннәрдән кайбер мисаллар. Әйе, монда бит «тәгәрмәч уйлап табасы» юк, башкаларда булганны үзеңдә булдыр – шул гына!
1. Халыкка китап уку өчен ачык заманча мәйданчыклар булдыру. Документларсыз, персональ мәгълүматларсыз кереп утырасың да укыйсың.
Мәсәлән, Мәскәүдә Кызыл мәйданга кергәндә, китаплар тезеп куелган җыйнак кына корылма урнаштырылган. Киштәләрдәге китаплар арасыннан теләгәнен сайлап ал да, утыр да укы! Бездә «Идел-пресс» нәшриятының «Әдәби кафе»сында Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар арасыннан үзеңә ошаганын алып укырга мөмкин. Ләкин бу – шәһәр үзәгендә Кызыл мәйдан янында китап уку атмосферасына җитә алмый. Башка мөмкинлекләр, башка масштаблар.
2. Заманча китап кибетләрен булдыру. Анда алгы планда кофе да, «сопутствующий товар» да түгел, китап булырга тиеш.
Әлеге дә баягы Мәскәүдә Камергерский тыкрыгында гына да ике Китап кибете булып, берсе «100 ел китап сатабыз» девизы белән эшли. Казанда юк андый урын. Зур, затлы китап кибетләре, гомумән, юк – 100 еллыгы түгел, 10 еллыгы да... Ә сез «кәгазь» дисез... Татарстанның һәр районында Әдәби кафесы да булган берәр Татар китабы кибете ачып булмыймыни соң? Чагыштырмача зур чыгымнар түгел инде ул.
3. Зур масштаблы китап фестивале кирәк. Аны уздыруны иҗтимагый оешмаларга да, аерым продюсерларга да, китапханәләргә дә тапшырмыйча, театр белән бергә уздырылырга тиеш, дип күзаллыйм. Театрларның бу җәһәттән тәҗрибәсе һәм билет алырга әзер булган тамашачысы бар.
Уфада «Китап-байрам» ничәнче ел гөрли! Һәм ул бәйрәм республика Башлыгы дәрәҗәсендә үтә. Кемеровода да ел саен «Книжная площадь» Кузбасс фестивале уза. Бездә андый киң масштаблы әдәби фестиваль юк... «Аксенов-фест» ул тар даирәләр өчен булса кирәк, ә Мәскәүләр уздырып китә торган «Горький-фест» ул күбрәк визуаль сәнгатькә корылган.
4. Әлбәттә, укучыга яхшы контент бирергә кирәк. Монысы аеруча мөһим.
Укытыр әйберең булмаса, бушка таратсаң да, Казан үзәген (һәм башка шәһәрләрнең үзәген дә) затлы китап уку урыннары белән тутырсаң да, уңышка ирешеп булмастыр. Контент булдырырга иҗат кешесе өчен субсидиясе дә, гранты да, хезмәт хаклары да зур роль уйный.
5. «Кәгазь» кыйммәт булмаска тиеш.
Китап алу һәм газетага язылу мәсьәләсенә килгәндә, «саран һәм надан» димәгез халыкны – Татарстанда уртача хезмәт хакы 72000 сум диелсә дә, бөтен кешенеке алай түгел. Керемен 72 000 сумга җиткерү өчен көне-төне эшләгән кешенең китап укырга вакыты да калмаска мөмкин әле. Кыскасы, кәгазь китапны һәм газета-журналны саклап калырга телибез икән, моны бары тик дәүләт программалары аша гына эшләп була. Язучыларга грант белән яздырабыз да, китапны арзанга гына сатып, халыкка укытабыз. Арзан булса, алыначак та укылачак та. Язылу бәясе арзан булса һәм вакытында килеп торса, кеше газета-журналга да язылыр иде.
6. Кәгазь продукцияне утильләштерү мәсьәләсен дә карарга кирәк, җәмәгать.
Укылган бөтен газета-журнал һәм китап архив түгел, җыеп бара алмыйсың. Аны чүп савытына илтеп бушатмыйча тапшыру турында да уйларга кирәк. Макулатура тапшыру пунктларын эзләп табып, бөтен кеше анда макулатура илтеп йөри алмый. Машинасы булмаган кеше дә макулатура тапшырырлык уңайлы мөмкинлекләр булдырырга кирәк.
7. Ниһаять, кәгазь һәм цифр берлеге һәм аларның тигез хокуклыгы, минемчә, Татарстанда китапханәче белән хат ташучының хөрмәтле вә кадерле кешегә әйләнүеннән генә башлана ала. Элек ул бар иде, хәзер бик сизелми. Чөнки, хөрмәтле кеше булу өчен, кешенең яхшы хезмәт хакы алып эшләве дә мәҗбүри – хезмәт хакың аз икән, димәк, кирәклегең шул чама гына.
Китапханәче белән хат ташучының авторитеты булса, бу – күпмедер дәрәҗәдә кәгазькә хөрмәт тудыра ала. Әлбәттә, почта проблемалары бар... монысы – бөтен кеше белгән һәм әлегәчә хәл ителмәгән проблема.