«Чын татар бабае» — Айдар Фәйзрахманов оныкларын күрсәтте
Җырчы кеченә Рафаэльнең туган көнендә балалары һәм оныклары белән фотога төшкән.
Айдар Фәйзрахманов инстаграмга оныклары белән төшкән фотосын куйган. Иң кечкенә оныгы Рафаэль үзенең туган көнендә барлык якыннарын бергә туплаган.
«Оныкларым Ирхан, Айлин, Рафаэль, Ирек. Рафаэльгә бүген 1 яшь тулды», — дип яза бәхетле бабай.
«Менә бит нинди бай кеше сез, Айдар әфәнде! Байлыгыгыз кимемәсен, артсын! Озын, бәхетле гомер телим сезгә», «Үзенең төп вазифасында Айдар! Чын татар бабае, бик килешә», «Дәү әтигә исәнлек-саулык, сабыйларга бәхет, әти-әниләренә тигезлек», — дип яза инстачылар.
Җырчы фотоларда иң кечкенә оныгы Ирекне тотып төшкән. Комментарийларда Иреккә ике ай булуын билгеләп үткәннәр.
Айдар Фәйзрахмановның кызы Чулпанның өченче бәбиен табуы турында язган идек.