news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәйзрахманов дүртенче тапкыр бабай булган

Җырчының кызы Чулпан бәби тапкан.

news_top
Айдар Фәйзрахманов дүртенче тапкыр бабай булган
https://www.instagram.com/aidar.faizrakhmanov/

Айдар Фәйзрахмановның кызы Чулпан өченче бәбиен тапкан. Җырчы бу турыда инстаграмда хәбәр итә. «Дүртенче тапкыр бабай булдым! Шөкер!» — дип язган ул.

Инстачылар Айдар Фәйзрахмановны бу сөенечле вакыйга белән тәбриклиләр. «Сау-сәламәт бала булсын, әти-әнигә шатлык кына китерсен», «Чулпанны чын күңелдән тәбрик итәм өченче тапкыр әни булуы белән. Халисәнең дә рухы шат булсын. Тигезлектә үстерсеннәр балаларын», «Оныгыгыз сезгә охшап сәләтле булсын», «Чын күңелдән котлыйм. Сабый сезгә яшәргә көч биреп торсын, тормышыгызга ямь һәм шатлык өстәсен», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар