Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чын хыял инде бу»: яңа уку елында «салават»лылар тагын бер яңа мәктәпле булды

Бүген «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Нинди шатлык диярсез?! 1 сентябрь көнне биредә яшәүчеләр өчен яңа белем учагы ачылды: алар яңа лицейлы булды.

news_top_970_100
«Чын хыял инде бу»: яңа уку елында «салават»лылар тагын бер яңа мәктәпле булды
Салават Камалетдинов

«Бионика» 188нче лицее Илһам Шакиров, 3 адресы буенча урнашкан. 529 квадрат метрлы зур, 281 квадрат метрлы кечкенә спорт заллары, ике бассейн, волейбол-баскетбол, футбол спорт мәйданчыклары, концерт залына тиң актлар залы, зур ашханәсе бар. Химия, физика, биология кабинетларында лаборант бүлмәләре җиһазландырылган. Ике инженер-технология кабинеты да бар. Кичкә калып укучыларга йокы бүлмәсе дә каралган. 1224 балага исәпләнгән мәктәптә хәзер 680 укучы бала, мәктәп 60 процентка тулы дигән сүз.

— Бүген зур тантана. Бик матур мәктәп ачылып килә. Сигез 1 нче класс укырга бара. Балаларыбыз яхшы шартларда белем алырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, «Салават күпере» микрорайонында күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Мәктәпләр барлыкка килүенә сөенәбез, парк та булачак, бүтәннәрен дә хәл итәрбез. Шатланып яшәргә насыйп булсын!

Сигез 1 класс микрорайонның зур потенциалы турында сөйли. Балалар куаныч кына китерсен. Балалар ул безнең киләчәк. Без балалар хакына эшләгән эшләр безгә кире әйләнеп кайтачак. Тырышыгыз, бишлеләргә укысагыз, тагы да яхшырак булачак, — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр башкалада, яңа йортлар калкып чыккан микрорайоннарда беррәттән җитәрлек итеп балалар бакчасы, мәктәпләрен дә төзүне кайгыртмау аркасында проблемалар да кискенләшеп алды. Әйтик, «Азино» микрорайонында яшәүчеләр берничә ел элек шушы проблеманы дәррәү диярлек күтәргән иде. Ул вакытта социаль инфраструктура объектлары төзелеше аксауны җитәкчелек тә таныган иде кебек. Хәзер исә, шул елгы ялгышларны төзәтмәкчеләр. «Салават күпере» микрорайонындагы яңа лицей да шуңа дәлил. Сүз уңаеннан, шушы лицейдан ерак түгел генә 2018 елда гимназия дә ачканнар иде. Хәзер инде микрорайон киңәйгәч, «СК-1», «СК-2» дип йөртәләр.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да микрорайон балалары өчен заманча уку мөмкинлекләре тудырылуын искәртте.

–Традиция буенча Казанда яңа мәктәпләр ачыла. Биш ел элек «Салават күпере» торак микрорайонына беренче кирпеч салынган иде, шул вакыт эчендә 18 мең кеше өй туе уздырды, фатирлар гына бирелеп калмый, балаларга яшәү урыны буенча уку, үсеш өчен мөмкинлекләр тудырылуы шатландыра — концерт залы, бассейн, мәктәп рестораны, лаборатория дә бар. Балаларыбыз сөенеп укысын, яңа уку елы шатлык кына китерсен!» — диде Илсур Метшин тәбрикләү чыгышында.

Бәйрәм бүләксез булмый. Лицейның матди-техник базасын ныгыту өчен, уку йорты директоры Эльвира Рәсуловага сертификат тапшырылды. Ул, үз чиратында, балаларга шундый заманча мәктәптә уку мөмкинлекләре тудырылган өчен, тирән рәхмәтен белдерде. 1 нче класс укучылары да мәктәп кыңгыравына ияреп, кесәләреннән чыгарып, үзләренең кечкенә кыңгырауларын чыңлатып, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атладылар.

«Бионика» дип аталган бу лицейда экология, биология юнәлеше алга сөрелә.

— Күп профильле лицейда экологик белемгә аерым игътибар бирәбез. Биология кабинетында махсус җиһаз бар. Балалар яшел тәмләткеч үләннәр үстереп, аннары технология кабинетында ризык әзерләүдә дә кулланачак.

Лицейда кулинария, тегү кабинеты да бар. Тегү кабинетын мини тегү цехы дияргә була. Чын хыял инде бу. Кухня гарнитуры, башка җиһазлар да — ризык әзерләү өчен барысы да бар. Малайларның технология кабинеты да чын ЧПУ-станоклар белән җиһазландырылган.

Лицейда спорт, иҗади, интеллектуаль юнәлешле түгәрәкләр дә бик күп, — дип сөйләде лицей директоры журналистларга.

Эльмира Мөхтәрова да ике елдан баласын шушы лицейга бирергә җыена.

— Әгәр микрорайоныбызда гимназия, лицей булмаса, безгә авырга туры килер иде, балаларны еракка йөртеп укытасы булыр иде. Яңа мәктәпләр ачылу безнең өчен шатлык. Улым мәктәпкә кергәч, математика юнәлеше буенча китәрбез дип уйлыйм. Аның шул якка хирысы бар.

Шөкер, микрорайон үсеш ала, хәзер инде безгә сырхауханә кирәк. Беренче чиратта, балалар сырхауханәсе. «Беренче «Салават» та бар ул, тик анда гел чират. Аннары олылар өчен дә сырхауханә булса, яхшы булыр иде, — дигән теләген җиткерде.

Тамчы Салихова да балалар сырхауханәсе кирәк дигән фикерне әйтте.

— Алайса безгә Юдинога кадәр барырга туры килә бит, гади анализлар да тапшырып булмый. Гомумән алганда, элекке белән хәзергене чагыштырсак, микрорайон бик яхшы үсеш ала, — диде.

Тамчының улы 1 А сыйныфына укырга кергән. 

— Без монда эләккәнгә бик шат инде, бик якын бит. Әле ул шундый яхшы дәрәҗәдәге лицей бит. Белем мөмкинлекләре дә зур, бассейны да, музыка залы да бар. Киләчәктә музыка мәктәбе дә булыр дип өметләнәбез. Эченә кердек, зәвыклы эшләнгән. Өстәлләр, урындыклар да яхшы, класста бөтен кирәкле әйбер бар. Улым 1 сентябрьне түземсезлек белән көтте инде, — диде.

Тагын берничә 1 нче класс укучысының әниләре кызларын иҗади яктан үстерергә теләүләрен әйтте.

«Китәргә уйладым һәм үкенмим, яңа классым ошады»

Директор безгә тантаналы ачылыштан соң мәктәптә берничә дәрескә кереп чыгарга да рөхсәт бирде. «1 А» да 26 бала укый, аларның сыйныф сәгате бара иде.

— Балалар сыйныф сәгатендә үзләре белән таныштырдылар. Алда аларны уңышлы уку елы көтсен! — дигән теләктә калды сыйныф җитәкчесе Диләрә Җәләлиева. «А» класслары гадәттә татар классы була дип күнегелгән булса да, бу лицейда алай түгел. Укытучы төрле милләт балалары булганын әйтте. Татар теле балаларга атнасына ике сәгать күләмендә укытылачак. 

8 А классы өчен бүгеннән үк биология дәресе билгеләнгән.

— Безнең беренче эксперимент — орлыктан үсемлек үстереп карыйбыз. Җитен орлыгы шытып чыгып үсүен этаплап күзәтәчәкбез! - диделәр укучлыарга.

Мин үзем Казанның Яңа Савин районы 43 нче мәктәбеннән килдем. Ике ел элек «Салават күпере» нә күченсәк тә, еракка йөреп укый идем. Башта күчәсе килмәде, ни дисәң дә, җидел ел укыган мәктәп бит. Аннары инде китәргә уйладым һәм үкенмим, яңа классым ошады. Беренче көннән сыйныфташлар белән танышып дуслаштык. Алга таба тагын да кызыграк булыр дип уйлыйм, — дип уртаклашты «Татар-информ» хәбәрчесенә Камилә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100