Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чыкканымны ишек төбендә көтеп тора» — Ришат Төхвәтуллинны фанаты эзәрлекли

Бер хатын үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөри, өенә кадәр килә, чыкканың сагалап тора һәм ят номерлардан телефонына шалтырата икән. Җырчының фанаткасына 45 яшьләр тирәсе.

news_top_970_100
«Чыкканымны ишек төбендә көтеп тора» — Ришат Төхвәтуллинны фанаты эзәрлекли
Абдул Фархан

Ришат Төхвәтуллинны Уфа шәһәрендә яшәүче фанаткасы эзәрлекли башлаган. Бу хатын-кыз инде өченче тапкыр җырчының өенә килә, аның чыкканын подъездда көтеп тора икән. Бу хакта җырчы үзенең телеграм каналында яза. 

«Ул барысына да безнең тиздән өйләнешәчәгебез турында сөйләп йөри. Кемдер шалтыратканга уянып китсәм, ишек төбендә ул басып тора. Бер дә күңелле түгел әле, хәтта куркыныч дип тә әйтер идем. Ә сез моны ничек кабул итәр идегез?» -дип язган ул. Ришат әлеге фанатының ишек төбендә басып торганын күзчек аркылы видеога да төшергән.

«Мин аңа инде күп тапкыр барысын да аңлаттым. Ләкин ул һаман үзенекен тукый, без бер-беребезгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән ди. Аллаһым гафу итсен, әмма адекват түгел бугай. 

Мин аны «блок» ка куям, ул яңа симка табып, башка номердан шалтырата башлый. Минем барлык дусларыма шалтыратып, үзен минем кәләшем дип таныштыра. Алияне каргый, аңа сүгенә. Бер тапкыр без чистарыну өчен әбигә барган идек. Миндә күз тиюдән башка берни дә тапмадылар. Ә менә Алиядә бер бәйләм бозым. Бер үк сихерне дүрт тапкыр ясамакчы булганнар. Ярый ла барысын да чыгара алдык. Сак булыгыз. 

Подъезддан куып чыгардык, хәзер мине урамда көтә», — дип язган җырчы.

Әлеге вакыйга җырчының виртуаль дусларын хафага салган. «Үзең белән электрошокер йөртә күр», «Полиция чакыртырга кирәк», «Ришат, миңа сезнең өчен куркыныч», «Тизрәк өйлән инде, өйләнсәң, барысы да тынычланыр иде», «Акылдан язган. Яз җиткәне сизелә», «Багучыга барма, башыңа кайгы алма дип әйтә торганнар иде. Бу очракта полициягә мөрәҗәгать итәргәдер. Беркем белми аның башында нинди уй икәнлеген», — дип язганнар алар.

«Сезне Уфа концертларыннан соң сагалап торган хатынга охшаган. Инде Казанга да килеп җиттемени?», «Сез күп кызларның яшерен хыялы. Шундый фанатыгыз булу гаҗәп түгел»,  «Андый вакытта ашыгыч ярдәм чакыру комачау итмәс иде. Бәлки ул хатын-кыз авырудыр. Аны якыннары алып китәр иде», — дип тә язганнар.

Ришат Төхвәтуллин виртуаль дусларының сорауларына җавап биргәндә үзенә бу кызның әнисенең дә шалтыратуы турында сөйләгән. Җырчы әйтүенчә, фанатына 45 яшьләр тирәсе. 

Шундый хәл килеп чыкканга Ришат Төхвәтуллинның үзен гаепләүчеләр дә бар. 

«Сез социаль челтәрләрдә үзегезнең шәхси тормышыгызны сөйләп, анда чит-ятлар керергә теләгәнгә әзер булырга тиеш. Ул хатын сезнең адресны детектор аша ачыкламаган бит. Үзегезнең кайда яшәгәнегезне сез туры эфир вакытында әйткән идегез. Һәр кеше үзен иң беренче чиратта үзе сакларга тиеш. Полиция килеп тә берни эшләтә алмаячак, чөнки бу хатын-кыз Ришатның тормышына куркыныч тудырмый, ул бары тик фанат кына», — дип язган бер социаль челтәр кулланучы. 

Халык Алия өчен дә борчылган. «Әгәр Алия сез яраткан хатын-кыз икән, сез аны башкалардан якларга тиеш. Мөнәсәбәтләрегезне башкаларга күрсәтмәскә, бөтен җиргә парлап йөрүегезне социаль челтәрләрдә ачып салмаска. Әгәр дә сезнең хатын-кыз түгел икән, бу турыда ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Акылсыз фанатларыгызның Алиягә сораулары калмасын», — дип ачуланганнар Ришатны.

Ришатка тиз арада фатирын алыштырырга кирәк дигән фикерләр дә бар.

  • Сәер фанатлар белән очрашкан артистлар: «Сине күрсәк, бәреп үтерәбез, диделәр»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100