Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Хаматова: «Күзләрен ачкан Зөләйха»ның кайсы телдә сөйләшүе мөһим түгел»

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы тамашачыга күрсәтергә әзер – яз көне ул экраннарга чыгачак. Оештыручылар онлайн режимда матбугат конференциясе оештырып, журналистларның барлык сорауларына җавап бирделәр.

news_top_970_100
Чулпан Хаматова: «Күзләрен ачкан Зөләйха»ның кайсы телдә сөйләшүе мөһим түгел»
Рамил Гали

«Зөләйха күзләрен ача» фильмына багышланган матбугат конференциясе фильм эпизодларын хәйрия максатында күрсәткәннән соң оештырылырга тиеш иде һәм онлайн режимнар күзалланмаган иде. Хәйрия чарасын «Россия 1» телеканалы Чулпан Хаматова җитәкләгән «Подари жизнь» фонды белән берлектә күрсәтә иде. Билет сатудан кергән акчалар фонд файдасына булыр дип уйланылган була. Әмма вәзгыять үз төзәтмәләрен кертә — фильм күрсәтү кичектерелә. Тамашачыга фильм урынына Чулпан Хаматова белән Гүзәл Яхина култамгасы салынган, тышлыгына кино постеры төшерелгән китап тәкъдим ителә яки билетны кайтару мөмкинлеге тудырыла.

Шулай да теркәлү үткән журналистларга әлеге эпизодларны, ягъни 3нче һәм 4нче серияләрен ябык сылтама аша карау мөмкинлеге тудырылды. Бу — сөрелгәннәрнең поездда себергә килеп төшүе, Енисейны кичү һәм тайгада кышлау өлеше. Оештыручылар әлеге эпизодлар сайлануын күп актерлар катнашкан өлеше булу белән бәйли. Безнең татар актерлары массовкасы да шушы серияләрдә күренә.

Камерага татар актерларыннан Камал театры артисты Фирая Әкбәрова белән Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдинов еш эләккән. Фирая Әкбәрованың хәтта репликалары да бар.

Фильмның көз көне өлгермәвен оештыручылар үзләренең җентекләп эшләргә теләүләре белән аңлаталар. Бу аеруча титрлар белән бәйле булган. Анимацион титрлар чыннан да кызыклы эшләнгән. Титрлар Динә Гарипова башкаруында «Ай былбылым» татар халык җыры астында бара.

Матбугат конференциясендә «Россия 1» телеканалы генераль директоры һәм продюсеры Антон Златопольский, «Русское» кинокомпаниясе генераль продюсеры Ирина Смирнова, роман авторы Гүзәл Яхина, режиссер Егор Анашкин, төп рольләрне башкаручы Юлия Пересильд (Настасья), Сергей Маковецкий (Доктор Лейбэ) һәм Евгений Морозов (Игнатов) катнашты. Үзизоляциядә булган Чулпан Хаматова әңгәмәгә онлайн кушылды.

Матбугат конференциясе барышында Татарстанга рәхмәтләр әйтелде. Гүзәл Яхина Лаеш районында төзелгән Семрук авылын да рекламады. Бирегә килеп кино төшерелгән урыннарны карарга мөмкин булуын әйтте.

Әлеге онлайн матбугат чарасыннан Татарстанга кагылышлы һәм Зөләйхага бәйле фикерләрне тәкъдим итәбез.

Антон Златопольский: «Фильмны көз көне күрсәтербез дигән идек. Мондый масштаблы проектта җентекләп эшләү сорала. Без соңгы айларны титрлар ясадык. Ул әлеге масштаблы эшкә туры килергә тиеш иде — озак эшләнде. Фильмның бюджеты сериалларның традицион бюджетыннан зуррак. Мин Татарстан җитәкчелегенә аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Бу — илнең төп бестселлеры, ә Татарстан өчен аеручадыр. Татарстан ягыннан зур финанс ярдәме күрсәтелде. Татарстан партнерлыгыннан башка бу масштаблы проектны башкарып чыгуы авыр булыр иде».

Чулпан Хаматова: «Яши-яши балачак хатирәләре тирәндә кала. Бу китап, аеруча аның беренче бүлеге, минем шушы хатирәләремне яңарта башлады. Мәскәүдә яшәп онытылган хисләр әйләнеп кайтты. Роль белән эшли башлагач, мин бу китап турындагы барлык фикер-бәхәсләрне, гаепләүләрне укып чыктым. Тупас, гадел булмаган гаепләүләр дә бар иде.

Безнең бер туганыбызның нәселебез турында язган китабын укыгач, барысы да үз урынына урнашты. Безнең нәселдә дә сөрелгәннәр бар иде. Зөләйха исемле бер апабыз шушы юлны узган. Шуларны укыгач, тынычландым. Һәр очрак үзенчә. Коллективизациягә караш та үзенчә. Яулыгын дөрес бәйләмәгән, татар хатыны рус кешесен ярата алмый дигәннәргә игътибар итми башладым.

Ир артында гына яшәгән тавышсыз-тынсыз хатын баласы өчен дә җавап бирергә тиешле мөстәкыйль, акыллы хатынга әверелә. Миңа Зөләйханың баштагы чоры бик авыр бирелде. Кайсы телдә сөйләшә дип бәхәсләштек: татарча сөйләшәме, татар акценты белән русчамы. Монда метафорик күренеш: тавышсыз кешенең тавышы ачыла. Ә нинди телдә сөйләшә башлый — бу принципиаль түгел».

Гүзәл Яхина: «Зөләйханың үзгәрүе гаҗәеп итеп башкарылды. Беренче өлештә ул бер генә сүз әйтә — нинди сүз әйткәнен әйтмим — азакта ул сөйләшә дә сөйләшә. Мин бу фильмның мелодрама, ГУЛАГ фонында ике кешенең мәхәббәте генә булмавын теләдем. База булган әйберләр үзгәрмәде.

Әсәрнең дәвамын язмыйм. Фильмда Йосыф турында китапка караганда күбрәк мәгълүмат булачак. Аның кем булганлыгы да күренәчәк».

Ирина Смирнова: «Татарстанга рәхмәт сүзләре генә әйтә алам. Без Татарстан өчен бу китап никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйбыз. Без татарларның киң күңеллелеген күрдек. Барысы да булышырга тырышты. Президент аппаратыннан алып, урамдагы кешеләргә кадәр. Татарстан кешеләренең гайрәтен чигермәбез дип уйлыйбыз».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100