Чоңгыл (Наилә Идрисова)
Аның язмышы нинди, нишләп шушындый хәлгә төшкән икән… Кем гаепле… Ә бит һәркемнең үз язмышы үз кулында дибез, инде сындым дигәндә дә…
Ул безнең йортка бистәнең икенче башыннан күченеп килде. Уртача буйлы, җыйнак кына гәүдәле, ачык йөзле бу ханым әллә ни күзгә чалынмаса да, бер ишектән кереп-чыгып йөргәч, очрашкалый идек. Тиз арада фатирын ремонтлап куйды. Бистә кырыендагы бакчасына да еш йөри. Чиләкләп эре-эре алмалар күтәреп кайтканда ишек төбендә уйнап йөрүче балаларга да өлеш чыга. Кайчак үзе дә эскәмиядә утыручы хатын-кызлар белән дөнья хәлләре турында гәп куерта, үткән тормышын искә ала. Яше алтмыш тирәсендә булса да, урта яшьләрдәге хатыннар сыман үзе. Ә сөйләшкәндә йомшак итеп, кызым, улым диеп эндәшә.
«Беләсеңме, кызым, — диде ул берчак шулай подъезд төбендә сөйләшеп торганда, — мин бик бәхетле хатын булып яшәдем. Ирем бик ихтирам итте, яраткандыр инде. Бернигә мохтаҗлык кичермәдек. Кызлар да матур үсте. Мәрхүмкәем, иремне әйтәм, гомере генә озын булмады. Дусларыбыз белән еш кына елга буйларына чыга идек, балык тотарга яратты. Бервакыт балыкка киткән җиреннән кайтмады да инде ул. Боз убылып, суга төшеп киткән. Атна узгач кына таптылар гәүдәсен…»
Әйе, кызганыч вакыйга. Тик нишлисең, тормыш шулай корылгандыр инде — бүген табабыз, иртәгә югалтырга мөмкинбез. Табышлар күбрәк булганда яшәве күңеллерәк тә бит…
Әнә шулай әкренләп көннәр-айлар үтте, тормыш, салмак елга агымыдай, үз көенчә барды. Шулай да без — декрет ялында утыручы яшь әниләр дә, инде лаеклы ялга чыгып, оныкларын каршылап озатып торучы әбекәйләр дә яңа күршебезгә кунаклар көннән-көн ешрак килүен сизми кала алмадык. Төн уртасына кадәр җырлашып утырулар, ауган-бәрелгән тавышлар, апын-төбен ишектә йөрүләр чын-чынлап подъезддагы тынычлыкны юкка чыгара барды. Әби-чәбиләр инде бу фатирга яшьләр йөри башлавына бер гаҗәпләнсә, әлеге ханымның ямьсезләнә барган кыяфәтен күреп без янә шаккаттык. Инде бер көнне төн уртасында да шау-шу тынмыйча, киресенчә — кычкырыш, сугышу, җимерүгә киткәч, эш хокук сакчыларын чакыру белән төгәлләнде. Тик тынычлык озакка бармады.
Шулай итеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп, тыныч кына яшәп яткан подъезд умарта күченә таяк тыккандай, көннән-көн ныграк гөжләде. Озакламый безнең колакка «притон» дигән ямьсез бер сүз ишетелде. Мәгънәсен тиз төшендек. Кичләрен күршебезнең сәгатьләр буе урамда кая барырга белми өй тирәли йөрүе, ә фатирын һәрчак кемнәрдер яулавы хәлне тиз ачыклады. Менә сиңа чиста-пөхтә, җыйнак мөлаем ханым! Дусларын, кунакларын гына әйт син — кайсы күрше шәһәрләрдән, кайсы җылы яктан ук, ә кайберләре үзләре теләп бармаган җирдән… Яшь кенә бер кыз инде китми дә бугай, әле җитмәсә энесен дә иярткән. Ул бала, мескен, кем нәрсә бирә, шуны капкалап, көннәр буе урамда каңгырып йөри.
Хуҗабикә үзе янына улы булырлык өйдәш керткәнен ишеткәч, тәмам гаҗәпләндек. Ә инде тәрәзә төбендә аунап яткан шприцлар, кан таплары, пычраклык сабырлыкның соңгы чигенә җиткерде. Әмма кабат-кабат мөрәҗәгать итеп тә, хокук саклау органнары да җиңә алмады аларны. «Бер сездә генәме әллә, әнә, кырыктан артык хәзер андый фатирлар, карап кына бетер», — диделәр бүлектә. Шулай да, түзәрлеге калмыйча күршеләр шалтыратканда, төяп алып киткәлиләр иде үзләрен.
Инде без төнге йокыны качырган тавыш-кычкырыш, үзәк өзгеч чинау, дөбер-шатыр җиһаз аудару кебек хәлләргә ирекле-ирексездән әзме-күпме күнектек. Көндез балаларны ялгыз уйнарга чыгарырга курыксак, кичләрен үзебез соңга калып йөрмәскә тырыштык.
Шулай бервакыт күршебез (бераз айныган чагы булды ахры) подъезд төбендә тукталып, сөйләнгәләп алды: «Ходаем, күзгә күренеп ябыгам. Күрегез инде бу итәкне. Булавка белән эләктереп куймасаң, төшә дә китә…»
Ябыгу гынамы, күршебез күзгә күренеп пеләшләнә үк башлады. Һич ялган түгел, агарган ап-ак чәчләре кай арада коелып бара… Шулвакыт сүз таралды: бу кортка сифилис йоктырган икән бит… Менә сиңа хәлләр.
Ә «бәйрәмнәр» хәзер пенсия алган көннәрдә генә түгел, һәр кич дәвам итә. Ияләштек бугай, адәм баласы нәрсәгә генә ияләшми. Инде бар курыкканыбыз - берүк газ белән генә ул-бу була күрмәсен, йортыбыз белән очарбыз.
Инде төнге хәлләр көндезгә үк күчә башлады. Шулай берчак ишектә кыңгырау тавышы. Ишектәге «күз”дән карасам… Яшь кенә бер хатын-кыз шәрә килеш басып тормасынмы? Ипи, тоз сорап керүләреннән гарык, инде монысы… Яңадан күз салсам, каршы ишеккә ташланды, аннан тагын икенчесенә, үзе зинһар ачыгыз, коткарыгыз, дип ялвара. Шул арада кайсыдыр мәрхәмәтлесе өстенә иске халат ыргыткан. Ишек ачарга курыктык. Бик озак утырды ул подъездның салкын баскычында, бик озак сулкылдады. Бәлкем тәүбәгә килгәндер, яшь бит әле дигән идек. Тик юкка, аннан соң да шактый вакыт күренде әле ул.
Икенче елны күршебез бәрәңге утыртмады, бакчасыннан уңыш ташымады. Шешәдәшләре белән хәмердән башка нәрсә аны кызыксындырмады. Ачык йөзле мөлаем ханым күз алдында түбән тәгәрәде. Балаларының аны бу чоңгылдан тартып чыгарырга көчләре җитмәде. Алар инде кул селтәп, бөтенләй күренми дә башладылар. Күршебезнең саргайган йөзе җыерчыкка батты, бите-күз төпләре шәмәхәләнеп калды, карашы нурсыз иде. Соңгы вакытта сәламәтлегеннән дә зарланды.
Без аны соңрак сирәк, анда-монда очраганда гына күргәли идек. Ник дигәндә, торак чыгымнарын түли алмагач, фатирын тулай торактагы бер кечкенә бүлмәгә алыштырганнар. Бурычлары шулай түләнгән.
Туктале, тукта, бу хатирә нигә күңелемдә яңарды дисәм… Әйе, күптән түгел нәкъ шушындый таушалган кыяфәттәге, карашы кая төбәлгәнен дә аңлап булмастай нурсыз йөзле хатын-кызны очраттым… Аның язмышы нинди, нишләп шушындый хәлгә төшкән икән… Кем гаепле… Ә бит һәркемнең үз язмышы үз кулында дибез, инде сындым дигәндә дә бөгелеп калып тураерга мөмкинлекләр бардыр бит. Заманалар үзгәрә, тик тормыш төпкеле үз-үзенә хуҗа була алмаганнарны бик тиз суыра шул… Ә менә аннан чыгу, ай-һай…