"Чиста репутацияле татар артистын таба алмадык". Мөселманнар турында спектакльдә фәрештә ролен ни өчен Головинга биргәннәр?
Марат Башаров Мәскәү мөфтияте белән берлектә Казан тамашачысына кешелекнең асыл кыйммәтләре турында “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” исемле шоу-тамаша тәкъдим итте. Тәнәфессез ике сәгать ярым барган тамаша Камал театры сәхнәсендә күрсәтелде.
Кинематография, драма театры һәм мюзикл жанры элементлары бергә кушылып, спецэффектлар белән бизәлгән “шоу-тамаша”ны мин визуаль вәгазь дип атадым. Миңа калса, Мәскәү мөфтияте белән Марат Башаровның уртак проекты жанрына иң кулай атама шул. Ә инде проект рус телендә тормышка ашырылганга, русчага да тәрҗемә итеп бирәм – визуальная проповедь.
“Мәңгелек кыйммәтләр турында, заман казанышларын кулланып, заманча телдә сөйлибез. Без яшәгән бу дөнья гади генә түгел. Кайчакта тормышта, буяулар кушылып, нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең яман икәнлеген аңлап, акны карадан аерып булмый башлый. Без кешеләрне ак белән караны аерырга өйрәтәбез. Мәскәү халкына ошады. Сезгә дә ошар дип уйлыйбыз”, - дип үз фатыйхасын бирде Мәскәү җәмигъ мәчете имамы Илдар Аляутдинов тамаша башланыр алдыннан.
Камал театрының Зур залы тулы иде. Тамашачының төп өлеше – “беренче эшелон” булмаган чиновниклар һәм көндәлек тормышта дини атрибутларны кулланучы милләттәшләребез. Араларында моңарчы театрга аяк басмаган кешеләр дә бар иде. Алар, залга кергәч тә, моның Зур залмы икәнлеген сораштылар.
Александр Головинга 29 яшь, актерлык белеме юк. Интернетта аның репутациясен бозарлык язмалар очратмадым, төнге клубларга һәм төрле тусовкаларга йөрми ди. Ягъни, татарлар өчен менә дигән фәрештә!
- Мәскәүдән.
- Син кем?
- Татар.
- Ишеткәнем юк.
- Ишетерсең әле, - ди Марат.
Сәхнәдән татарча сөйләшүче бер Марат кына түгел. Хәтта “кояшлы малай” Александр Головин да Марат Башаровның “Нәстәгә ул миңа?” диюенә каршы “Хәзер аңлатам”, дип җавап бирде. Кыскасы, “этник мөселман булмаган” чиста репутацияле “урыс малае” Александр Головин татарларга ошады.
Ә инде Казанга спектакль Татарстан Президенты ярдәме белән китерелгән.
Тамашачы артистларны озак алкышлады. “Завтра, иртәгә, в то же время шунда же”, - дип күрешү вакытын билгеләде Марат Башаров.

Яшәү белән үлем арасында
Александр Головинга 29 яшь, актерлык белеме юк. Интернетта аның репутациясен бозарлык язмалар очратмадым, төнге клубларга һәм төрле тусовкаларга йөрми ди. Ягъни, татарлар өчен менә дигән фәрештә!
Сүз арасыннан энҗе эзләп...
- Мөфти Илдар Аляутдинов үзе фатыйха биргән проектның эчтәлеге ягына тел-теш тидермим – андый хокукларым юк, шулай да сәнгати ягына кагылып узасым килә. Спектакль гаять күп сүзле һәм бик озын. Әмма аның дини проект булуын искә алсак һәм нигезендә вәгазь ятуын искәртсәк, бу табигыйдыр, күрәсең. Вәгазь – ул сүзләр белән күңелгә керү. Марат белән энесе Камил дә, Шайтан белән Фәрештә дә, мәчет имамы да, башкалар да күпмедер дәрәҗәдә дини белем бирәләр, дини яктан агарталар. Ләкин залда инде үз юлын сайлаган, ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр утыруын искә алсак, бәлки, кайбер урыннары артыктыр да. Әйтик, спектакльдә мәчеткә килгән кыз баланың имам белән әңгәмәсе бирелә. Бу әле дингә килмәгәннәр өчен дип аңлыйм. Ә спектакльнең максатчан аудиториясе башка. Хәер, Марат Башаров яки Александр Головин өчен генә шоуга килеп эләгүчеләр өчен бер дигән эпизодлардыр ул бәлки.
- Музыкаль ягына килсәк, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Шәрип Умханов, яшь җырчы Илгиз Шәйхразиевларның җырлары аерым треклар булып интернетта таралырлык хезмәт. Композитор – Айдар Хәмзин.
- Марат Башаров – проектның җаны һәм татарларның да иң татары. Аның текстка “Бу нәстә?”, “Нәстәгә ул миңа?”, “Рәхмәт” кебек җанга якын татар сүзләрен кыстырып җибәрүе үк рәхәтлек бирә.
- Мәскәүдән.
- Син кем?
- Татар.
- Ишеткәнем юк.
- Ишетерсең әле, - ди Марат.
Сәхнәдән татарча сөйләшүче бер Марат кына түгел. Хәтта “кояшлы малай” Александр Головин да Марат Башаровның “Нәстәгә ул миңа?” диюенә каршы “Хәзер аңлатам”, дип җавап бирде. Кыскасы, “этник мөселман булмаган” чиста репутацияле “урыс малае” Александр Головин татарларга ошады.
Акча мәсьәләсе
Оештыручылар проектның бюджетын 10 миллион сумнан артык дип әйтәләр. Бу бернинди дәүләт субсидияләре, грантлары түгел - хәйрия акчалары. Киләчәктә оештыручылар моның ниндидер дәүләт программасына әверелү мөмкинлеге турында хыялланалар.Ә инде Казанга спектакль Татарстан Президенты ярдәме белән китерелгән.
Тамашачы артистларны озак алкышлады. “Завтра, иртәгә, в то же время шунда же”, - дип күрешү вакытын билгеләде Марат Башаров.