Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Челтрәвик»ләр халыкны административ җаваплылыкка тарту белән куркыта

Телетапшырулар алып баручы, иң атаклы «челтрәвик» ләрнең берсе Зәмирә Рәҗәпова инстаграмдагы туры эфир барышында массакүләм мәгълүмат чараларында челтәрле компания продукциясенең зыяны турында чыккан язмаларга һәм журналистларга карата үз фикерен әйтте. Челтәрле компаниясен үз баласын яклагандай яклаячагын белдерде.

news_top_970_100
«Челтрәвик»ләр халыкны административ җаваплылыкка тарту белән куркыта
https://www.instagram.com/zamira266/

Туры эфирга алдан ныклап әзерләнгәннәре һәм аның турында бик шәп реклама бирелгәнлеге күренеп тора иде. Эфирны меңнән артык кеше карады. 

Зәмирә Рәҗәпованың туры эфиры «дус яшик», «беркем белән талашырга җыенмыйм», «мин конфликтлы кеше түгел», «нигә дөньяда кемнәрдер тыныч кына яши алмый икән» кебек матур сүзләр белән башланып китте. Аннан алып баручы матбугат чарасының челтәрле компаниянең продуктларын кулланып, сәламәтлегенә зыян килгән ханым белән әңгәмәсе турында сөйләде. Әлеге газетаны хайп һәм социаль челтәрләрдә язылучыларын арттыру максаты белән дәлилләрсез язма чыгаруда гаепләде. Матбугат чараларын административ җаваплылык белән куркытты. Челтәрле бизнесның республикадагы игелекле эшләргә керткән өлеше турында сөйләп үтте. 

Зәмирә Рәҗәпованың туры эфирын караучылар да мәш килде — үзара талашты, нидер дәлилләде, бер-берсен яклады һәм бер-берсенә гаеп атты. 

Зәмирә Рәҗәпова кайбер комментарийларга күз салып, үз сүзен әйтеп барырга да онытмады. 

«Кеше алдап ятасыз», — дип комментарий калдырган бер язылучысына скрин алып, әлеге сүзләр өчен аны административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеге булуын әйтте. Тискәре фикерләрен язган кешеләрне компания турында берни белмәгән килеш фикер йөртүдә тәнкыйтьләде һәм моны наданлык дип әйтүдән тайчынмады.

Гомумән, туры эфир барышында «административ җаваплылык» сүзе бик еш яңгырады. «Күптән түгел комментарийларда бер ханым коктейльләрегездә суалчан күрдек дип язды. „Шундый хәлгә очрагансыз икән, банканы һәм продукцияне безнең компаниядән алуыгыз турындагы чекны алып килегез. Без тикшерү үткәрәчәкбез. Әгәр бу дөрес әйбер булса, акчагызны кире кайтарырбыз. Ялган мәгълүмат булса, сезне административ җаваплылыкка тарттырачакбыз“, — дидем. Бу сүзләрдән соң әлеге ханым шунда ук бу турыда кайдадыр инстаграмда укыган булуын әйтеп аклана башлады. „Сезнең безнең коктейльләрне эчкәнегез бармы?“ — дим. „Юк-юк“, — дип бөтенләй куркуга калды», — дип сөйләде алып баручы. 

«Милләт хурлыгы» дигән комментарийны Зәмирә Рәҗәпова шулай ук челтәрле компаниянең бер менеджерына атап язылган комментарий дип аңлап, бу очракта бөтенләй җинаять җаваплылыгы турында сүз алып барды.

«Көч структурасы һәм прокуратура сезнең компаниянең «крыша” сы икән. Бер менеджер туры эфир вакытында сөйләде» дип язган инстачыга Зәмирә көлеп кенә җавап бирде. 

«Шулай булса бик шәп булыр иде дә, әмма мин алай дип уйламыйм. Бөтенесе дә безнең чиста, легаль, гади эш алып баруыбызга бәйледер. Бары тик шул гына», — диде ул.

 Алга таба туры эфир челтәрле компаниянең продуктлары, «комби азыклары» турында, компаниянең меңләгән кешегә баерга ярдәм итүе, миллион сум премия алучыларның иң күбе Татарстаннан һәм Башкортстаннан булуы турында сөйләү белән дәвам итте. Әлеге миллион алган топ-менеджерларның татар-башкорт эстрадасы йолдызлары булуы сөйләп тору артыктыр. Алар берсе дә моны яшереп маташмый — шәхси сәхифәләрен иҗатларын үстерү өчен түгел, күбрәк компания продуктларын сату өчен куллана. Барысы да халык күз алдында. «Сез товар аласыз, ә Зәмирә 7 миллионлык машина ала», — дип, төрттереп комментарий калдырды берәү, миллионнар турында сүз чыгуга.

«Интертат» электрон газетасында «Челтәрле бизнесның икенче ягы: «БАДлар эчеп, сәламәтлегемне бетердем» дигән язма чыккан иде.

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә яшәүче Тәсмия апа челтәрле компания БАДларын кулланганнан соң сәламәтлегенә бик нык зыян килүе, ашказаны-эчәклек тракты бозылуы, бертуктамый саруы кайнавы һәм тәне шешенергә тотынуы турында сөйләде. Без каршы якның да фикерен тыңладык — челтәрле бизнес продукциясен актив сатучы кеше, җырчы Азат Фазлыев белән сөйләштек. Әлеге язма халыкта зур шау-шу уятты.

Зәмирә Рәҗәпованың әлеге туры эфирын шушы язмага җавап дип кабул итәргә микән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100