Чечняда булган Актаныш егетләре: «Без сугыштан курыкмадык»
«Бәбкәчкәйләрем! Монда басып торган бөтен ир-ат та безнең өчен һаман да бала» - улы Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ана сүзләре бу. Таулы Кавказ төбәкләреннән күпләрнең уллары гомерлек йөрәк ярасы белән дә кайта. Шул аз сүзле, моңсу карашлы ир-атлар Актанышта истәлек мемориалын сафка бастырды.
«Без сугыштан курыкмадык»
Әфган, Чечня ветераннары башларыннан ниләр кичергәннәрен сөйләргә яратмый. Барлык хатирәләрне дә күңелләрендә бер төер итеп саклый алар. «Ничек тә онытырга теләп йөрим, бер генә секундка да исемә төшерәсем килми» — күпләрдән шушы сүзләрне ишетеп, аларның йөрәк яраларына кагылырга ярамый икәнен аңлыйсың. Таулар арасында узган яшьлекләрен дә алар бер-ике сүз белән генә әйтеп үтә.
Актанышта Чечня ветераннарын бер учка җыючы Вазыйх Харисов сүзен әниләргә рәхмәт әйтүдән башлады.
— Иң зур рәхмәтемне әниләребезгә әйтәсем килә. Озын көннәр, озын төннәрне йокламыйча, «Минем балам исән-сау гына әйләнеп кайтсын», — дип дога кылганнар, безне көткәннәр. Әниләр алдында баш иябез, рәхмәт! — дип башлады ул сүзен.
Вазыйх Харисов Чечня сугышының башлангыч чорына — беренче чечен сугышына эләгә. 1994 елның июнендә армия сафларына алынган егетне 1995нең язында Чечняга кертәләр.
— Безне бер айлап әзерләделәр. Кая алып барасын да әйтмәделәр. Күпчелек эчке эшләр гаскәрләрен алалар иде, мин дә шул гаскәрләрдә хезмәт иттем. Андый вакытта, гомумән, сайланып тормыйлар, төйиләр дә алып китәләр, төйиләр дә алып китәләр. 90нчы елларның нинди булуларын үзегез дә беләсез инде…
Ул чорда патриотлык хисе, хәрби бурычны үтәү дигән нәрсә көчле иде бездә. Уйлап та тормадык. «Син бармыйсың», — дигәч, кайберәүләр елап та калдылар. Бөтенебезнең дә Чечняга барырга теләк туган иде. Беркем дә сугыштан качмады, курыкмады, үз теләгебез белән киттек.
Ул чорда патриотлык хисе, хәрби бурычны үтәү дигән нәрсә көчле иде бездә. Беркем дә сугыштан качмады, курыкмады, үз теләгебез белән киттек.
Әниләргә хатны бер генә адрестан — Мәскәү адресы белән яза идек. Аннары бөтен кешегә дә хат гел шул адрестан килә башлагач кына аңладылар үзләре. Хатта үзебез «без Чечняда» дип язмадык.
Ул чакта миңа 18 яшь иде. Башта курку, нәрсәдер көтү кебек хисләр булды. Адәм баласы куркырга да тиеш инде. Аннары өйрәнәсең, кая китәсең. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Төрле шартларда яшәдек. Палаткаларда да, коры җир өстендә дә, җир астында блиндаж чокып та йокларга туры килде. Йомшак караватларда ятмадык, гел җирдә булдык.
Үлемнән калган чакларны сөйлисем дә килми. Күрдек инде, үлемен дә күрдек, «Груз-200» белән бергә хезмәт иткән егетләрне дә озаттык, яраландык та.
Кайткач, бер-ике ай авыррак булды. Әни: «Төнлә кычкыра, акыра идең», — дип сөйләде. Күңелдән кичерергә туры килде, ничек тә яшәп китәргә, эш табарга кирәк иде бит. Иң мөһиме — безнең улларыбызга, оныкларыбызга андый сугыш күрергә язмасын. Бу һәйкәл дә бары тик безнең истәлек кенә булып калсын иде, — диде Вазыйх Харисов.
«Исәннәр хакына, һәлак булганнар истәлегенә»
Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендәге сугыш хәрәкәтләре — ил тарихында уелып калган тагын бер канлы вакыйга. Күргәннәрен бер дә сөйләргә яратмаган моңсу карашлы ирләр бүген Актанышның Җиңү паркында очрашты. Туксан алты «чеченец» Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар истәлегенә мемориал һәйкәл ачты. «Исәннәр хакына, һәлак булганнар истәлегенә» — һәйкәлдә шушы сүзләр уеп язылган.
Актанышның Җиңү паркы хәзер мемориал һәйкәлләргә бай. Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрдән тыш, биредә чик буе, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүче солдатлар истәлегенә дә һәйкәлләр куелган иде. «Әллә кайчан куясы иде безгә бу һәйкәлне. Монысы безнең ялгышлык булган», — ди Чечня ветераннары. Бар нәрсәнең дә үз вакыты бардыр, күрәсең.
Айрат Муллагалиев Эчке эшләр министрлыгында хокук сакчысы булып эшләгән. Шул елларда 2001 елның октябрь аеннан 2002 елның апреленә, 2003 елның сентябреннән 2004 елның мартына, 2004нең сентябреннән 2005нең мартына хәтле Чечня Республикасында барган бәрешләрдә катнаша. «Гаиләле булуым янәдән тормышка кайтырга ярдәм итте», — ди ул.
— Эштән командировкага дип җибәрәләр иде безне. Армиядә булган, автомат тотып караган кешеләр идек. Курку хисе бик булмаса да, шомландыра иде. Куркып, кая барасың инде анда? Ә артта гаилә, әти-әни бар.
2001 елда ике Казан егетебез фаҗигале төстә һәлак булдылар. Дүрт боевик бер өйгә үтеп кереп, атыш башладылар. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр барды сугыш. Кеше көлеп: «Туй булса, биерләр, сугыш булса, атышырлар», — дип әйтә бит әле. Булды инде анда хәлләр.
Үлем куркынычы килеп туса, бернәрсә дә уйларга өлгермисең. Егетләргә ярдәм итәргә кирәк була, уңнан сулга, сулдан уңга йөрисең, фикерне дә тупларга кирәк. Ул бер мизгел генә була, үләм икән дип тә уйлап өлгермисең. Ә кайткач, үземдә дә стресс булды. Тик без ул вакытта өйләнгән идек. Гаилә булуы мине яңадан тормышка кертеп җибәрде, — дип сөйләде Айрат Муллагалиев.
«Кар сулары эретеп эчеп, эт итләренә хәтле ашадык, диде»
Гасырлар чигендә — 1994-1996, 1999-2009 елларда барган сугыш кырында хокук саклау органнары, хәрби хезмәттәге, контракт белән хезмәт итүче егетләрнең каннары коела. Цинк табутта «Груз-200»не кабул итүче гаиләләрнең йөрәкләре һаман да өзеләм-өзеләм дип тора. 18 яшьтә цинк табутта кара җир астына кереп яталар бит алар.
Актаныштан Чечня һәм Төньяк Кавказ төбәкләренә 128 егет озатыла. Шуларның икесе — Рәмзил Заһитов белән Илнур Нургалиев өйләренә табутта кайта. Рәмзилнең өенә мемориаль тактаны да «чеченецлар» бергә җыелып куйды. Апалары, сеңелләре 1996 елда һәлак булган туганнарын онытмаучы райондашларына бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтә.
Бугазга килеп терәлгән төерләрен көч-хәл белән йотып җибәрүче ханымнарга, тезелеп утырган ак яулыклы әниләргә, түбәтәйле әтиләргә карап, егетләрнең дә күзләре җемелдәп алды. Башларын аска иеп, уйланып басып торуларына күпләр игътибар иткәндер. Аларның бикле күңелләренә дә бер тынычлык иңсен иде.
Инде чәчләренә чал куна башлаган улларына яшь аралаш карап торучы әниләргә ул елларны тагын да авырга туры килгән бит. Айлар буе балаларыннан хат көтеп, өзгәләнеп торучы әниләрнең дә телендә бер генә сүз: «Сугышлар була күрмәсен!»
Актанышта яшәүче Нәсимә апа Касыймова 2001-2003 елларны исенә төшергәндә күңеле тулып, елап та алды. Янында ике оныгын җитәкләп торучы килене, уртада гитара тотып җырлаучы улы Айнурга карап, хәзер сөенеп бетә алмый. Берничә көннән өченче онык та дөньяга аваз салырга тиеш икән бу бәхетле гаиләдә.
— Чечняга дигән хәбәрне, үскәнем, башта әйтмәделәр. Ул башта Нефтекама шәһәреннән ерак түгел бер җирдә биш ай хәрби укуда булды. Аннары бик озак хаты килми торды. Шуннан соң килгән беренче хатының тышында Мәскәү өлкәсеннән дип язылган иде. Мин инде: «И, бик якын гына булган, Мәскәү генә икән», — дип ачтым хатны. «Исәнме, әни. Инде ничек итеп әйтим икән», — дигән сүзләрне уку белән күңелемнән Чечня дип уйлап куйдым. «Әни, мин Чечняда», — дип язган иде. Үзенең хатыннан гына белдем. Ел ярым булды анда. Тәнендә яралары да күп, сөйләп кенә бетерми.
Хатлары еш килде. Гел мактап кына: «Ашарга әйбәт, тушенка ашыйбыз, натураль соклар гына эчәбез, әни», — дип язды. Кая инде анда натураль соклар?! Соңыннан таулар арасында кар сулары эретеп эчеп, эт итләренә хәтле ашадык, диде.
Хатлары еш килде. Гел мактап кына: «Ашарга әйбәт, тушенка ашыйбыз, натураль соклар гына эчәбез, әни», — дип язды. Кая инде анда натураль соклар?! Соңыннан таулар арасында кар сулары эретеп эчеп, эт итләренә хәтле ашадык, диде.
Сабыр инде ул, бар нәрсәне эченә җыя торган. «Бер малайның кайтырына сигез көн калган иде. Таулар арасыннан барганда алар утырган БТР минага эләгеп, күккә күтәрелде, җиргә көле генә төште», — дип сөйләгәне булды шулай да. Кайткач, телевизор карап утырганда бергә хезмәт иткән дусты килеп чыкты. Ул баланың ике кулы да өзелгән иде. «Әстәгем», — диде. Айнурдан берничә айга гына соңга калып кайтырга тиеш малай булган. Бергә кочаклашып төшкән фотоларына хәтле бар, — дип сөйләде Нәсимә апа.
Нәсимә апаның икенче улы Айрат медицина юнәлеше буенча укый һәм, милициягә табиб булып урнашып, контракт белән Чечняда да булып кайта. Ике малае да сугыш күргән ана бәйрәм көнне елмаеп кына торды. Язмыштан узмыш юк шул.
«Без күргәнне дошманың да күрмәсен»
Такталачык авылыннан Айнур Гайнетдинов белән Фидан Гыйлфанов - бергә уйнап үскән күрше егетләре. Язмыштыр, күрәсең — армия сафларына да бер көнне китеп, бер частькә эләгеп, Чечняда бергә хезмәт итә алар. Туган якларга да бергә бер үк көнне әйләнеп кайталар. Айнурның әнисе Рәйсә апа да 2002-2004 елларны күз яше белән искә төшерде.
— «Чечняга эләктем», — дип хатта язды. Бик борчылдык инде аңа. Хатлары бик еш булмаса да, килеп торды. Бер дә зарланып язмады, сиздермәскә тырышты. «Монда матур җирләр, зур таулар, шундый искиткеч табигать», — дип язды гел. Аннары: «Ун көнгә, унбиш көнгә, бер айга командировкага барабыз», — дип язды, ә ул командировкаларда нәрсә эшләгәннәрен бер дә әйтмәде.
Искә төшсә, елыйсы килә. Кайтыр алдыннан өч ай хаты килмәде. Утка-суга төштек, нәрсә уйларга белмәдек. Җирдә ятамы ул, күктә очамы ул — бернәрсә белмибез, шулхәтле борчылдык. Кайткач кына урманда йөргәндә «растяжка»га (граната агачка бәйләнә һәм аннан чыбык сузыла, чыбыкка тиеп китсәң, граната шартлый) эләккәнен белдек, аягы да яралы иде. Һәм аңа бер язу биреп җибәргәннәр иде. Шунда «аягы растяжкага эләгеп җәрәхәтләнде» дип түгел, эт тешләгән дип язганнары күңелемә нык уелып калган.
Кайткач, нәрсә күргәннәрен бер дә сөйләмәде, хәзер дә сөйләми. Кайвакыт кына: «Без күргәнне дошманың да күрмәсен», — дип әйтеп куя. Шулай булгач, үзләре генә беләләрдер инде балакайлар нәрсә күргәннәрен.
Кайткач, нәрсә күргәннәрен бер дә сөйләмәде, хәзер дә сөйләми. Кайвакыт кына: «Без күргәнне дошманың да күрмәсен», — дип әйтеп куя. Шулай булгач, үзләре генә беләләрдер инде балакайлар нәрсә күргәннәрен.
Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайттылар. Исән-имин яшәсеннәр генә инде. Бөтен кеше дә сәламәт булсын, илләр тыныч торсын, сугышлар кабатланмасын дигән теләктә калам, — диде Рәйсә апа Гайнетдинова.
«Бәбкәчкәйләрем!.»
Һәйкәл ачу тантанасында катнашкан беркемне дә улы Чечняда хезмәт иткән Розалия апаның әйткән сүзләре битараф калдырмагандыр. Язмамны да аның сүзләре белән башлаган идем, аның сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
— Балалар!.. Бәбкәчкәйләрем!.. Шушында басып торган ирләр барысы да безнең балаларыбыз. Шушы дәһшәтле сугышта исән-сау калып, исән-сау кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән, гаиләләр корган, тыныч, имин тормышта яшәгән балалар болар. Ә балалары вафат булган аналарга Ходаем зур, күркәм сабырлык бирсен!
Нишлисең, сугыш сугыш инде ул. Безнең әтиләр дә сугышта булганнар. Балаларыбызга да туры килер дип башка да килмәде. Килде, күрдек, барысын да татыдык. Шуңа күрә исән-сау гына була күрегез берүк, балалар!
Беренче чечен сугышы — 1994 елның 11 декабреннән 1996 елның 31 августына кадәр Чечня Республикасы, шулай ук Ингушетия, Ставрополь, Дагыстан территорияләрендә барган хәрби бәрелешләр.
Сәбәбе — 1991-1994 елларда Чечня Республикасының фактик бәйсезлеге.
Нәтиҗә — Хасавюрт килешүе: Россия хәрби көчләрен Чечня территориясеннән чыгару; Чечня Республикасының статусын билгеләү 2001 елның 31 декабренә кадәр озынайтыла; Чечня Республикасында сугышара кризис башлана.
1994 елның декабренә Россия армиясеннән 21 мең хәрби, ә 1995 елның февраленә 70 500 хәрбинең Чечня территориясенә керүе билгеле.
Россия Федерациясенең югалтулары: рәсми белешмә буенча — хәрби хезмәттә булучы 3860 солдат, 1872 хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәлак була.
Барлыгы 5732 кеше һәлак, 17 892 кеше җәрәхәт ала.
Солдат әниләре комитеты биргән белешмә буенча 14 меңнән артык кеше һәлак була һәм хәбәрсез югала.
Россия Федерациясе белешмәсе буенча, сугыш барышында 17 391 боевик тар-мар ителә. Ә Чечня Республикасы исә 3000 кешенең һәлак булуы турында белешмә биргән.
Икенче чечен сугышы — рәсми рәвештә Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операция, яки Икенче чечен кампаниясе дип атала.
1999 елның 7 августыннан 2009 елның 16 апреленә кадәр башта Чечня, Дагыстан, аннары бөтен Төньяк Кавказ территориясендә баручы хәрби бәрелешләр.
Сәбәбе — Чечен республикасындагы боевикларның Дагыстанга бәреп керүләре; Буйнакск, Мәскәү, Волгодонск шәһәрләрендәге шартлаулар.
Нәтиҗә — федераль көчләрнең җиңүе, Россия Федерациясенең Чечня территориясен кабат үз контроле астына алуы, боевикларга каршы көрәшнең тагын берничә ел дәвам итүе.
1999-2009 еллар эчендә Россиянең 80 мең хәрбие әлеге бәрелешләрдә катнаша.
Рәсми мәгълүматлар буенча, икенче чечен сугышында Россия Федерациясеннән 7217-7425 хәрби, Чечня Республикасыннан 16 299 боевик һәлак була, 11 272 боевик әсирлеккә төшә.