Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чебен ашауга күчәбезмени? Россиядә ипине бөҗәкләрдән пешерә башларга җыеналар

Киләсе унъеллыкта ризык чыгаручы 3D-принтерлар да барлыкка килергә мөмкин.

news_top_970_100
Чебен ашауга күчәбезмени? Россиядә ипине бөҗәкләрдән пешерә  башларга җыеналар
pixabay.com/ru

Россия халкы тиздән бөҗәкләрнең аксымыннан ясалган ит һәм камыр ризыклары ашап карый алачак. Бу турыда «РИА Новости» агентлыгына Fuel for Growth венчур фондының идарәче партнеры, Милли технологик инициативаның FoodNet юл картасы эшче төркеме әгъзасы Андрей Зюзин сөйләгән.

«Киләсе 10 елда Россиядә гадәти булмаган, ләкин файдалы продуктларның яңа төрләре барлыкка киләчәк. Мәсәлән, үсемлектән һәм күзәнәктән ясалган ит, яки бөҗәкләрнең аксымыннан пешерелгән камыр ризыклары. Беренчеләре инде кибет киштәләрендә тиздән күренә башлаячак, ә бөҗәкләрдән ясалган ризыклар россиялеләр табынына бары тик берничә елдан соң гына эләгәчәк», — дигән Андрей Зюзин.

Хәзерге вакытта бөҗәкләрдән әзерләнгән азык-төлекне, нигездә, Кытай, Таиланд, Һиндстан һәм Мексикада халкы ашый. Зюзин әйтүенчә, бөҗәкләрдән пешерелгән ризык иммунитетны ныгыта һәм аллергия бирми дип мактый.

Хәзерге вакытта бөҗәкләрдән әзерләнгән азык зоокибетләрдә балык һәм хайваннар азыгы буларак сатыла. Зюзин әйтүенчә, кешеләргә ашату өчен «Кара арысланчык» — «Черная львинка» дип аталган чебен личинкасы файдаланылачак. Ул бик тиз үрчи, теләсә нәрсә ашый, аны үстерү мал карауга караганда күпкә арзанракка төшә. Чебен личинкасыннан токмач, он әзерләүче илләр инде хәзер үк бар.

Халык саны арту һәм чыгымнарны экономияләү максатыннан алга киткән илләр дә бөҗәкләр белән туклануга күчеп бара, бу башлыча Африка һәм Азия илләре. Дөрес, ислам илләрендә бөҗәкне азык максатыннан кулланучы илләр юк.

2023 елга бөҗәкләрне азык буларак куллану өч тапкыр артачак дип фаразлыйлар.

Былтырның ноябрендә Финляндия газеталары чикерткәләр кулланып пешерелгән ипинең сатыла башлавы хакында язды. Дөрес, ипинең күләмендә чикерткә аксымы нибары өч процент кына тәшкил итә, әмма бу технология инде пәйда булды дияргә була.

Тагын бер кызыклы яңалык — киләсе унъеллыкта ризык чыгаручы 3D-принтерлар да барлыкка килергә мөмкин. Илкүләм технологик инициативаның юл картасы нигезендә 2028 елга россиялеләр шундый җайланма ярдәмендә үзләренә ризык җитештерә алачаклар икән. Андрей Зюзин сүзләренчә, бу өлкәдә эш инде алып барыла. Принтер ярдәмендә үсемлек аксымыннан яки итнең күзәнәкләреннән ризык чыгарырга мөмкин булачак дип фаразлый ул.

Туксанынчы елларда газеталар «колбасаларда ит бетәчәк, анда үсемлектән ясалган ясалма ит булачак» дип фаразлап язган иде. Дөрестән дә, соя зур кулланылыш тапты. Хәзер менә чебенгә күчәбез дип фаразлыйлар.

— Азык-төлек темасын күтәрүегез әйбәт булган. Бу турыда ишеткәнем бар иде, утопия ул. Хәзер башка әйбер белән шөгыльләнергә кирәк. Сау-сәламәт балалар үстерәсебез килсә, аларга экологик чиста ризык ашату турында уйлыйк. Кызганыч, безнең илдә авыл хуҗалыгы продукциясе химия ярдәмендә җитештерелә. Бу бик зур трагедия. Безгә органик ашламалар гына куллану турында канунны дәүләт дәрәҗәсендә кабул итәргә кирәк. Игътибарны күбрәк шушында юнәлтсәк иде. Мәсәлән, әле бүген генә үзебездә тавык тизәген эшкәртеп, органик ашлама ясауны башлап җибәрдек, — диде бу уңайдан Питрәч районы Колай авылы фермеры Юрий Рыжов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100