Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы коммуналь хезмәткәрләр халыкка газаплы тормыш вәгъдә иткән игълан элгән

Хаталы игълан социаль челтәрләрдә гауга чыгуга сәбәпче булды.

news_top_970_100
Чаллыдагы коммуналь хезмәткәрләр халыкка газаплы тормыш вәгъдә иткән игълан элгән
pixabay.com

Чаллыда бер подъездга коммуналь хезмәтләргә салым түләү кирәклеге турында хаталы игълан элеп куйганнар. Әмма хата җибәрү аркасында алар халыкка газаплы тормыш вәгъдә итеп ташлаган.

Фейсбук социаль челтәрендә Нәсимә Садыйкова «Татарча аралашыйк» дип аталучы пабликта түбәндәге эчтәлектәге пост урнаштырган: «Дуслар! Безнең йортка хезмәт күрсәткән ЖЭК куйган бу белдерүне! Соңгы җөмләсен укыгыз әле, анда нинди хата бар?! Аны ничек төзәтер идегез?! Бу ЖЭК конторында дәүләт хасил итәргә лаек булган бөек халык вәкилләре эшли нигездә! Үз телләрен дә юньләп белмиләрме әллә дип шикләнеп, алар өчен бик кайгырасың!»

Шушы сүзләр белән бергә ул подъездга беркетеп куелган игълан фотосын да урнаштырган. Анда дөрестән дә күз яшьләре аша көләрлек сүзләр бар. «Призываем Вас не накапливать долги. Дальновидность поможет Вам более болезенно пройти через кризис», — дип язган алар.

Кемнәрдер моңа көлеп караган, кайберәүләр исә мыскыл итү дип кабул иткән.

«Менее урынына более киткән... Ялгыш кынадыр, бәлки… Укып тормаганнар язганнарын. Без, газета кешеләре генә бит ул, һәр җөмләне кабат-кабат укырга гадәтләнгән».

«Более болезненно! Тормышчан», «Дөрес язган, более безболезненно, чөнки чынбарлык», «Алар более болезненно булуын теләп, көн-төн тиле тартмадан куркытып тордылар бит! Бер дә гаҗәп түгел!!!» — ише комментарийлар да байтак күп җыелган.

«Более сүзен менеега алыштырырга кирәкмиме?» — дигән сорауга, «Шулай! Ну поезд инде китте: меңләп подъездга ябыштырылды! Халык укыды. ЖЭКны сүкте, Путинны сүкте, тагын бер кат мескен булуы турында уйланды», — дип җавап та язганнар.

«Более» сүзе урынына «менее» сүзе ялгыш язылганмы, әллә сәбәп башкадамы икәнен белү өчен белдерүнең хуҗаларына, торак-коммуналь предприятиесе «Камстройсервис»ка шалтыраттык. Тик ни өчендер постның авторы әлеге игъланның кайсы өйдә эленеп торуы турында төгәл җавап бирә алмау сәбәпле, соравыбызга җавап алып булмады. Предприятие вәкилләре дә: «Бер ЖЭУга 200дән артык подъезд туры килә. Кайсы өй икәнен белмичә, бер сүз дә әйтә алмыйбыз», — дип, җаваптан котылдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100