news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы кран заводы эротик календарь чыгарды

Кызлар шәрә тәнгә махсус кием киеп, станоклар янында фотога төшкән.

news_top
Чаллы кран заводы эротик календарь чыгарды
Чаллы кран заводы

Чаллы кран заводы хезмәткәрләре инде ундүртенче ел рәттән Яңа елга эротик календарь ясый. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Көткәнегезне беләбез. Тиздән! Быел кызлар авыр машина төзелеше цехлары фонында төште. Стандарт булмаган корпоратив презент традициягә әверелде инде. Быел кызлар ундүртенче тапкыр календарь өчен чишенә», — дип яза завод вәкиле социаль челтәрләрдә.

Быел кызлар станоклар янында, шәрә тәнгә махсус кием киеп төшкән.

Анонсны күргән кешеләр завод биналарының матур булмавына, кызларның эш урынында тәмәке тартуына игътибар итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар