Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы заводта төшерелгән эротик фотоларны интернетта таратканнар - видео

Арматуралар ясый торган завод Яңа елга эротик календарь чыгарырга җыенган.

news_top_970_100
Башкортстандагы заводта төшерелгән эротик фотоларны интернетта  таратканнар - видео
https://www.ntv.ru

Башкортстанның арматуралар ясый торган заводында 2021 елга оригиналь корпоратив календарь ясамакчы булганнар. Кайсыбер фотоларны ню стилендә итеп, чакырылган модельләр белән төшергәннәр. Тик бу фотолар интернетта таралган. Хәзер моны кем эшләгәнен ачыклыйлар. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Фотограф иң яраклы кадрларны гына сайлап алырга вәгъдә итә. Ләкин барлык фотолар да интернетта чыга. Ә модельләргә хезмәт хакы да түләмәгәннәр. Хәзер бу хәлләр зур җәнҗалга әверелгән.

Фотосетны корпоратив календарь өчен махсус ясыйлар. Эш материалларын генераль директорның ярдәмчесенең телефонына җибәрәләр. Ул фотоларны расларга тиеш була. Шуннан соң фотолар социаль челтәрләрдә тарала.

Модельләр агентлыгы вәкиле сүзләренчә, фотосессия шартларын Айгөл исемле кыз белән сөйләшкәннәр. Шуңа күрә нәкъ менә ул эротик фотоларны социаль челтәрләргә куйган дип шикләнәләр.

Завод директоры да, аның урынбасары да хәзер телефоннарын алмый икән. Ә башка хезмәткәрләргә бу җәнҗал турында сөйләшүне тыйганнар. 

Алданган кызлар полициягә гариза язган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100