Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы халкы Казан гимназиясендәге фаҗига турында: «Барысы да битарафлыктан башлана»

Чаллыда Казанның 175 гимназиясендә һәлак булганнарны искә алу өчен вакытлыча урнаштырылган мемориалны җыеп алгач, халык яңасын булдырган.

news_top_970_100
Чаллы халкы Казан гимназиясендәге фаҗига турында: «Барысы да битарафлыктан башлана»
Автор фотосы

Казанның 175 гимназиясендә һәлак булганнарны искә алу өчен Чаллыда вакытлыча мемориал урнаштырылган иде. Ике көн буе анда шәһәр халкы чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар китерде.

Без дә бүген мемориалга чәчәкләр салу нияте белән Азатлык мәйданына юл тоттык. 

Табигатьнең гаҗәеп вакыты… Бары май ае гына шундый матур була аладыр. Табигатьнең сафлыгы, садәлеге таң калдыра. Алмагач, сирин чәчәкләренең хуш исе борынны ярып керә, башны әйләндерә. Ниндидер җинаятьченең канлы кулыннан һәлак булган сабыйлар, аларның укытучылары гына бу гүзәллеккә беркайчан да соклана алмаячак инде. Алар мәңгелеккә Җир-ана куенына кереп сыенды.

Янәшәмнән атлаучы ике баламның кулын кысыбрак тотам… Моңсу гына мемориалга таба атлыйбыз. Әле кичә генә чәчәк бәйләмнәренә күмелеп утырган урынны таба алмыйча, аптырап калам. Хакимият бинасының концертлар залы ягына да чыгып карыйбыз. Анда да юк.

Мемориалны бүген иртән җыеп алганнар икән. Бу хакта шул тирәдә чәчәк утыртып йөрүче ике апа хәбәр итә. 

«Бүген иртәнге 7 гә кадәр үк җыештырып, территорияне чистартып куярга диделәр. Бәйрәм көн булса да, сәгать 6 да ук эшкә чыктык. Кем дип, өстән кушылды инде. Башта капчыклар алып килеп тутырган идек, кая ул чәчкәләрне капчыкка гына сыйдырып бетерәсең. Машина чакыртып, шуңа төяп түктек. Андагы уенчыкларны күрсәгез икән. Чәчәкләре үзләре генә дә ярты „КАМАЗ“ булгандыр… Нык, зур бутонлы роза чәчәкләре, канәферләр. Әле шиңеп тә өлгермәгәннәр иде. Монда төнлә дә халык агылган булса кирәк. Бик кызганыч», — диде исемен әйтергә теләмәгән апа, әллә фаҗига корбаннарын, әллә чәчәкләрне кызганып. 

Ул арада хакимият бинасының сул ягындарак урнашкан кечкенә баскычка күзем төште. Йә Аллам, менә бит… Алдагы көннәрдә килеп өлгермәгән, ә бүген килеп мемориалны таба алмаган халык, яңасын булдырган. Баскычка бер кочак кызыл канәферләр, роза чәчәкләре куелган, йомшак уенчыклар тезелеп утыра. 

Ул арада кулларына роза тотып килүче бер абый белән яшүсмер кызны күреп алдым. Чәчөк куйганда бу абый күз яшьләрен сөртеп алды…

Килдек әле менә… Күңелемдә кайнаган хисләрем барырга мәҗбүр итте. Мемориалны алганнар икән инде. Ярар, килүемнең мәгънәсе анда түгел бит. Күз каршыбызда балаларны үтерәләр, нәрсә инде бу! Урыннары җәннәттә булсын сабыйларымның. Мин ике көн еладым. Минем хәзер дә елыйсым килә… Әмма миңа ул күз яшләрем өчен оят түгел… Кызым, нәкъ шул балалар хәтле яшүсмер кызым, менә хәзер янымда басып тора. Ул Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый. Иртәгә аның укырга дип чыгып китеп, исән кайтмавы бар. Нәкъ шул балалар кебек үк. Бик куркыныч миңа.

Җинаятьчегә әйтер сүзем юк. Ә ныклап уйласаң, ул да мескен җан. Үтерүче нигә мескен җанмы? Чөнки аны моңа әзерләгәннәр бит инде. Ул моны үзе теләмәгәндер. Кемнәрдер зомбига әверелдергән аны. Югыйсә, шундый матур татар егете ничек гөнаһсыз сабыйларның гомерен кыя алыр иде?

Аллаһ сакласын безнең балаларны да, сезнекеләрне дә. Сабыйларыбыз озак, бәхетле яшәсеннәр иде бу тормышта… Исемемне язма яме. Кеше кайгысына битараф булмаган әти кеше дип кенә әйт, — диде ул абый миңа.

Анжелика исемле кыз, үзе дә балалар иҗат студиясендә укытучы булып эшли икән. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, мемориалга кызыл роза чәчәге куйды ул. 

Бу хәлләр турында ишетүгә, мин үземне шунда итеп күз алдына китердем. Әгәр минем эш урынымда шушы вакыйга кабатланса, нишләр идем икән дип уйладым. Нишләр идем? Белмим. Безнең студиядә атыш башланса, качар урын да юк. Бәлки шунда ук һәлак булыр идек…. 

Мин куркам. Эш урынымның сәүдә үзәгендә урнашуы гына азрак тынычландыра. Андагы сак хезмәте сизгер, зарлана алмыйм. 

Уку йортларында басу белән барлык керү юллары томалый торган махсус төймәләр булдырырга кирәк. Бу очракта да, вахтада эшләүче ишегалдына кораллы кеше кергәнне күрү белән шундый төймәгә басса, корбаннар саны күпкә кимрәк булыр иде. 

Бу хакта укучыларым белән дә сөйләштем. Күз алдына китерәсезме, аларның кайберләре шундый хәлләр була ала дип башларына да китермәгән. 14-15 яшьлек укучыларым Керчь вакыйгасын хәтерлиләр әле. Ә кечкенәрәкләр аннан хәбәрдар түгел. Кечкенәләр төркемендәге бер кыз кичә: «Апа, бакчага үз уенчыкларыңны һәм утлы корал алып барырга ярамый», — дип кисәтте мине. Бу башка сыймаслык хәлләр, — ди Анжелика. 

Мәйданга алсу канәферләр күтәргән ике кечкенә кызчык йөгереп килде. Янәшәләреннән әниләре Анастасия ханым атлый. Аның белән сөйләшеп киттек. 

Баштарак тыныч күренсә дә, кабат ул да күз яшьләрен тыя алмады. Аның бу халәте шәхси фаҗигасе белән дә бәйле булып чыкты.

Минем кызларыма 8 һәм 5 яшь. Аларга әлеге канлы вакыйгалар турында сөйләдем, үзләре дә сораулар бирде. Вакытсыз вафат булганнарны искә алу өчен монда алып килдем. Җаны авыру кеше коточкыч җинаять кылган дип аңлаттым. Укытучылары да мәктәптә бу турыда әйтеп үткән булган. Чөнки аның үзенең дә кызы Казанда укый. Өлкән кызым бу хәлләрдән бик курыкты. «Әни, ул кеше безнең янга да килмәсме?» — дип үзе генә йокларга ятмады. Миңа аның янәшәсендә йокларга туры килде.

Социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык фотолар, видеолар таралды Аларны карау авыр булса да, кешеләргә азрак тәэсире булмасмы дип өметләнәм. Салкын канлы булуның нәтиҗәләре хакында уйланырлар, бәлки.

Укучылар, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен безнең илдә тамырдан үзгәрешләр кертергә кирәк. Хәзер һәлак булганнарның гаиләләренә миллионнар түлиләр. Ул акчаларны куркынычсызлыкны көчәйтү өчен юнәлтеп булмый идеме? Нигә полиция кибетләрдәге битлексез кешеләрдән штраф җыя? Нигә мәктәпләрдә кораллы сак хезмәте юк?

Минем балаларын югалткан барлык әти-әниләрне кочаклыйсым, аларга юату сүзләре әйтәсем килә. Ә җинаятьчегә әйтер сүзем юк. Аңа кичерү юк. Бу фаҗигане туктату, булдырмау мөмкин булгандыр бит. Бу хәтле битарафлык каян килгән кешеләргә? Әлеге адәмнең кораллы килеш урам буйлап баруын күрә торып, беркем дә полиция чакыртмаган, аны игътибарсыз калдырган. Әйе, кешеләрнең битарафлыгы да гаепле бу фаҗигада!

Иртән вахта белән эшкә барабыз. Автобус йөртүчебез әле яңа кеше. Безнең хезмәттәшләребез басып торган тукталышны үтеп бара. Автобуста утыручы ничәмә-ничә кеше бер сүз дә дәшми. Бер мин: «Туктагыз, анда бит безнекеләр», — дип кычкырдым. Нигә дәшми алар?! Битарафлык менә шуннан башлана бит. Җәмгыятебез чирле безнең, кешеләр «сукыр». Бу хәлләрнең башы җәмгыятьнең шундый булуына барып тоташа.

Мин бу вакыйга алдыннан үземне начар хис иттем. Кич белән үзеннән-үзе күз яшьләрем акты. 20 яшендә вафат булган абыемны искә төшердем. Баласын югалткан әнием турында уйландым. Ә иртән шушы хәлләр турында ишеттек.

Минем әниемә дә әлеге аналар кебек үк улын күмәргә туры килде. Абыйны армиядә чакта бик нык кимсеттеләр. Чыдый алмагач, ул аннан качып та карады. Әнием абыйны Саратов урманнарына барып эзләп йөрде. 

Кыйный-кыйный бер күзен сукырайткач, кайтарып җибәрделәр аны. Бандитлык чәчәк аткан 90 еллар иде бу. Абыем да урам йогынтысына бирелде. Үзлектән ниндидер корал ясаганда, ярымсукыр булгач, ялгыш үзенә атып җибәргән. Ядрә туп-туры йөрәге аша үткән.

Ул эштән кайткач үз бүлмәсендә бикләнә торган иде. Без әни белән абыйны йоклый дип уйладык. Ә ул үлгән килеш ике көн бүлмәсендө яткан икән. Мин бу вакытта беренче сыйныфта укый идем.

Үземнең балаларымны шулай югалтуымны күз алдыма китерәм дә, елый башлыйм. Нишләргә кирәк бу очракта, алга таба ничек яшәргә ул ата-аналарга бу йөрәк җәрәхәте белән? 

Бу хәлләр кызулыгында куркынычсызлыкны арттыру турында бер ай сөйләчәкләр дә, барысы да онытылачак. Алда җәй, каникул, авыл, ял. «Сөйләдек тә, оныттык» дигән дәүләттә яшибез, кызганычка каршы, — ди Анастасия. 

16 яшьлек Рәис мемориал янына велосипед белән килеп туктады. Аркасына аскан букчасыннан матур йомшак аю чыгарып куйды.

Казандагы атыш вакытында һәлак булган Венера Айзатова минем хәзерге укытучымның укытучысы. Аны һәм террорчы кулыннан һәлак булган яшьтәшләремне искә алу өчен килдем. 

Мин мондый хәлнең тагын кабатланачагын тоям… Хәтта безнең шәһәрдә кабатланырга мөмкин бу. Аны булдырмас өчен дәүләт тиз арада ниндидер чаралар күрергә тиеш. Керчь вакыйгасын хәтерлисездер. Ул вакытта да бик күп сөйләнде, ләкин террорлыкны кисәтү һәм алга таба булдырмау максатыннан җитди эшләр башкарылмады. 

Шулай ук яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсенең кискен булуын күрәм мин. Совет чорында безнең илдә мондый вакыйгалар булмаган. Бу күренешләрнең безгә Америкадан күчкәнен күрәбез. Бик моңсу һәм авыр, — диде ул.

Китәр алдыннан Рәис һәлак булганнарга багышлап, дога кылды. Ул дога мәрхүмнәр рухына, һичшиксез, барып җиткәндер. Барысының да урыннары оҗмах түрләрендә булсын…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100