Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чакмагышта ыру җыены: «Каян килгән монда башкорт? Кеше башын бутап йөрүчеләр…»

Башкортстанда яшәүче татарларны башкортлаштыру сәясәтендә яңалык уйлап тапканнар. Татар телен башкорт теленең борынгырак хәләте дип тану, Татарстан районнары да кергән башкорт ырулары картасы һәм «Татар-информ» хәбәрчесе күзәткән башка алымнар — әлеге репортажда.

news_top_970_100
Чакмагышта ыру җыены: «Каян килгән монда башкорт? Кеше башын бутап йөрүчеләр…»
Абдул Фархан

«Татар-информ» хәбәрчесе Башкортстанның электән татарлар яши дип саналган Чакмагыш районында булып кайтты. 21 майда район үзәгендә Дуван ыруы җыены узды. Чарага Уфадан Бөтендөнья башкорт Корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, Башкортстанның Дәүләт җыены — Корылтае депутатлары Фәрит Гиндуллин һәм Вадим Соколов, тарихчылар килде.

  • Сүз уңаеннан, мондый җыеннар Башкортстанның татарлар яши торган бөтен районнарында уза. Андый җыеннар, районнарда «фәлән ыру яшәгән» дигән стелалар урнаштыру бу төбәкләрдә үзләрен гомергә татар дип яшәгән халыкка чынлыкта аларның башкорт икәнлекләрен «аңлату» максатыннан оештырыла.

Шушы җыенда «Татар-информ» хәбәрчесе Башкортстан түрәләре катнашында халыкны башкортлаштырырга омтылу буенча мастер-класс күреп кайтты. Омтылу дип язам, чөнки очрашуда җирле халык юк дәрәҗәсендә иде. Чама белән биш йөз кешелек залның, күп булса, дүрттән бере генә тулды. Алары да ялкынлы докладлар тыңлауга караганда телефонда утыруны кулайрак күрде кебек. Җыенның игъланында «күпсанлы балалар катнышындагы» чара дип тәкъдим ителсә дә, чынлыкта клуб, мәктәп, авыл җирлеге кебек урыннарда яшәүчеләрне «ирекле-мәҗбүри» китереп утыртылган булып чыкты.

Модератор чыгышларны рус, әдәби башкорт телләрендә һәм төньяк-көнбатыш диалектында (татарлар аны татар теленең урта диалекты дип саный) ясарга мөмкин икәнен әйтте.

Дуван ыруы җыенын Чакмагыш районы администрациясе башлыгы Реканс Ямалеев ачып җибәрде.

— Хәзерге Чакмагыш районы территориясендә Елан, Йәлдәк һәм Дуван атамалы башкорт ырулары яшәгән һәм яши. Чакмагыш авылы — Дуван ыруы яшәгән үзәкләренең берсе. Алар кыюлыклары, хезмәт һәм ирек сөючәнлекләре белән аерылып торганнар. Алар арасында подпоручик, поход старшинасы, 1812 елгы Ватан сугышында дүртенче башкорт полкы командиры Асылгузя Бакиров, Емельян Пугачевның көрәштәше Канзафар Усаев һәм башка бик күп шәхесләр бар.

Минем тамырлар да Иске Баскак авылыннан (Кушнарен районы — ИТ), Елан ыруыннан башлана. Дуван токымыннан булуым белән горурланам. Җирдә бернәрсә дә кече ватаннан якынрак була алмый.

Чакмагышлылар көн саен изге гамәлләр кыла, йортлар төзи, юллар сала, икмәк үстерә, балалар тәрбияли һәм укыта, — диде Реканс Ямалеев.

Район башлыгы үз җирлеген, әлбәттә, мактый. Район үзәгендә, чыннан да, йортлар төзек, һәр урамда асфальт җәелгән, тик халык кына тормышны мактанырлык дип санамый. Аралашкан дистәләгән чакмагышлылар райондагы эшсезлектән зарланалар. Ярыйсы гына тормыш алып бару өчен ир-атларның күбесе Себергә китеп эшләргә мәҗбүр икән.

— Бүген без үз тарихыбызга, тамырларыбызга кагылабыз. Үткән тәҗрибә бәяләп бетергесез. Аның әһәмияте үз тарихыңны ни өчен белергә һәм истә тотарга кирәклеген күрсәтә. Үзебезнең нәсел шәҗәрәләребезне, тамырларыбызны күбрәк белербез дип ышанам, — дип сүзен дәвам итте район башлыгы.

Район җитәкчесеннән соң сүз Бөтендөнья башкорт Корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якуповка бирелде.

— Халыкның үз тамырлары белән кызыксынуы арту шартларында мондый съездлар туган якны өйрәнүчеләргә, укытучыларга, укучыларга үз төбәгенең чын тарихын торгызу өчен яхшы, аңлаешлы материал бирәчәк, — диде Галим Якупов.

Минем күңелдә халык моңарчы чын тарихны белмәгән микән дигән сорау туды. Чын тарих хәзер торгызылгач, элек Башкортстанда бирелгән белемнәр ялган булып чыга түгелме соң?

— Әгәр башкорт халкы тарихына күз салсак, нәсел берләшмәләре җыеннары халыкның көн кадагында торган мәсьәләләрне хәл иткән, хәлиткеч карарлар кабул иткән. Бу дәүләтчелек чагылышы формалары булган. Төрле елларда башкорт халкы составына иллегә кадәр ыру кергән. Алар барысы да тигез хокуклы булган.

Съезд башкорт халкының милли мәдәниятен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен пропагандалау, Дуван ыруы вәкилләрен туплау, милли аңны һәм гомумроссия гражданлык тәңгәллеген ныгыту максатында уздырыла.

Дуван ыруы башкорт халкының төньяк-көнбатыш төркеменә карый. Аларның авыллары Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш районнары территориясендә урнашкан.

Бөтендөнья башкорт Корылтае Дуван җыенын уздыруны хуплый һәм башкорт халкының милли үзенчәлеген саклап калу өчен эшләр дип саный, — диде Галим Якупов.

Башкорт, башкорт, башкорт… Бөтендөнья башкорт Корылтае рәисенең һәр җөмләсендә диярлек шул сүз, тик мин Чакмагышта үзен башкорт дип санаган бер генә кешене дә очрата алмадым. Һәркем монда татарлар яши дип әйтә. Җыенда катнашкан ике-өч мәдәният хезмәткәре дә үзләрен татар дип таныштырды. Кунакханәдә, кибетләрдә, базарда — бар җирдә кешеләр татарча сөйләшә. Хәтта Татарстанның күп кенә район үзәкләрендә Чакмагыштагы кадәр татар сөйләме ишетелми.

Базарда балыкчылар өчен кирәк-яраклар сатучы Виктор белән татар телендә аралашып алдым. «Татарча камил сөйләшергә ничек өйрәндегез?» — дигән соравыма, ул: «Өйрәнмичә мөмкин түгел. Монда бөтенесе татарча сөйләшә», — дип җавап бирде. 

Башкортстанның Дәүләт җыены — Корылтае депутаты Фәрит Гиндуллинга сүз бирелгәч, ул да тарихтан тирән белемнәрен күрсәтергә тырышты.

— Тарихтан билгеле булганча, башкорт халкы аерым территориягә бәйле ыру бүлекчәләреннән торган. Шундый кланнарның берсе Дуван ыруы булган.

Бүген мин сезне туган ягымда — Чакмагыш районында сәламләвемә шат. Ул Дуван ыруының тарихи территориясендә урнашкан. Инде шул вакытта ук ата-бабаларыбыз безнең төбәкнең җирләрен биләп алганнар һәм киләчәк өчен нигез салганнар. Биредә хезмәт сөючән кешеләр яши. Үзем һәм якыннарым өчен тарихи хәтерне саклау һәрвакыт бик мөһим эш булды. Хәтер, ата-бабаларыбызга хөрмәт — теләсә кайсы милләт үсешен саклау өчен мөһим, — диде Фәрит Гиндуллин.

Аннары депутат меценатлык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул үзенең туган авылы Күсәкәй өчен башкарган эшләре турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган мемориал төзекләндерелгән. Мемориалга, шулай ук чишмәгә илтүче тротуарларга асфальт җәелгән. Аблай белән Күсәкәй авыллары арасында 7 км озынлыктагы юл булдырылган. Авыл территориясендә наратлар утыртылган. Мәктәп өчен спорт җиһазлары сатып алынган.

Фәрит Гиндуллин «Атайсал» хәйрия проекты инициаторы да икән. Әлеге проект ярдәмендә авыллардан һәм кече шәһәрләрдән чыгып, уңышка ирешүчеләр үзләренең кече ватаннарына ярдәм итә. Сүзенең азагында ул чарада катнашучыларны дусты Әнвәр Нургалиевның Күсәкәй авылында узачак бушлай концертына чакырды.

Башкортстанның Дәүләт җыены — Корылтае депутаты Вадим Соколов та «Атайсал» хәйрия проекты турында сөйләде. Ул аның никадәр зур һәм кирәкле эш икәнен аңлатты.

Рәсми затлар чыгыш ясаганнан соң, чараның иң кызыклы өлеше башланды. Мин аны халыкның күзенә төтен җибәрү буенча чараның кульминациясе дип атар идем. Уфа тарихчысы Салават Хәмидуллин, тырыша торгач, хәтта бүгенге әдәби башкорт теленең абруен төшерә язды.

— Инкыйлабка кадәр башкортлар һәм башка төрки халыклар төрки телдә язган. XX гасыр башында төрки тел милли телләргә аерыла башлады. Татарстанда әдәби тел нигезенә төрки телне салганнар. Әхмәтзәки Вәлиди башкорт теле нигезенә дә төрки телне алырга тәкъдим иткән, — диде тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин.

Аның сүзләренчә, егерменче гасыр башында яңа әдәби тел итеп көньяк-көнчыгыш башкортларының сөйләшен алу фикере ялгышлык булган.

— Ул вакытта лингвистик фәндә, хәзер ачыкланганча, чын тел турында бик үк дөрес аңлау булмаган. Чын башкорт теле нәкъ менә шундый булырга тиеш дигән фикер туган. Күптән түгел Хисаметдинов (а) белән Мәскәү лингвисты Олег Мудракның хезмәте чыкты. Анда әлеге күзаллауның бик үк дөрес булмаганы турында акка кара белән язылган, — диде Салават Хәмидуллин.

Тарихчы трибунадан аңлатканча, заманча әдәби башкорт теле нигезенә салынган көньяк-көнчыгыш сөйләшенә хас фонетик үзенчәлекләр XV–XVI гасырларда гына формалашкан һәм XVII гасырда ныгыган новацияләр икән. Янәсе, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче башкортларының теле — без татар теленең урта диалекты дип санаган әдәби тел, башкорт теленең борынгырак заманнан сакланып калган варианты икән.

— Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты — ул башкорт теленең борынгырак халәте. XI гасырның күренекле төрки фәлсәфәчесе Мәхмүд Кашгари башкорт телен огуз, кимәк һәм кыпчак телләренә якын дип язган. Огуз теле төрек теле нигезенә салынган, ә кыпчак теле совет чорыннан соңгы тирәлектәге барлык милли телләр нигезенә салынган.

Шулай итеп, кабул ителгән карар Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче башкортларны һәм татарларны татар телендә укытуга, ә көньяк-көнчыгышта — башкорт әдәби теле дип төзелгән телдә укытуга китергән. Соңыннан нәрсә булганын беләбез. Кешеләр үзаңнарын белем ала торган тел белән бәйли. 2-3 буыннан соң Чакмагыш районы һәм башка төньяк-көнбатыш районнары башкортларының үзаңы үзгәрә башлаган һәм урыны белән тулысынча юкка чыккан, — диде Салават Хәмидуллин.

Салават әфәнде чыгышының башында башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип сөйләсә, азагын татар теле дип тәмамлады. Үзе дә үз сүзләрендә буталып бетте дигән фикер калды миндә.

Фокус күрсәтергә тагын бер тарихчы алында. Башкортстан Республикасы Стратегик тикшеренүләр институтының Социо-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов башкорт ырулары картасын тәкъдим итте.

Картага Башкортстанның төньяк-көнбатышы гына түгел, Чаллыга кадәр Татарстанның көнчыгыш районнары да кергән.

— Бу башкорт ыруларының һәм авылларының тарихи картасы. Кеше үз авылын күреп, аның кайсы ыруга керүен белә ала. Карта XIX гасыр азагы — XX гасыр башындагы документларга нигезләнеп төзелде. Ул Советлар Союзына кадәр булган вәзгыятьне күрсәтә, — ди Юлдаш Йосыпов.

Татарстанның көнчыгышында яшәүчеләр үзләренең башкорт икәнлекләре белән риза микән?

Докладчы картаны өстәмә фәнни пособие буларак тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, карта халыкка һәм туган як тарихын өйрәнүчеләргә үз тамырларын табарга ярдәм итәчәк.

— Башкортларда ыру системасы XX гасыр урталарына кадәр сакланган. Алар бу система буенча яшәгән, тугандаш мөнәсәбәтләр төзегән. Ни өчен бу шулай мөһим? Бу җир белән бәйле. Нәсел шәҗәрәсе нигезендә җиргә хокукны раслаганнар, — дип дәвам итте Юлдаш Йосыпов.

Тарихчы сүзләренчә, картаның максаты — җәмәгатьчелек алдында тарихи хәтерне торгызу һәм аны киләсе буынга тапшыру тора. Әлеге карта интернетта да урнаштырылган.

Җыенга татарларга каршы эш алып баруы белән танылган активистны, төньяк-көнбатыш башкортларының «Без башкортлар» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесен Радик Бәхтиевны да чакырганнар. Чыгыш ясаганнан соң, аңа, өстәмә урындык чыгарып, җитәкчеләр янәшәсендә президиумда урын таптылар.

— Башкортча сөйләсәм, аңлыйсызмы? Барысы да русча сөйлиләр. Төньяк-көнбатыш башкортларының «Без башкортлар» дигән хәрәкәте бар. Нигә «тар» кушымчасы түгел дисәгез (ә башкортча ул шулай булырга тиеш) без бәләкәйдән «лар» кушымчасы кулланып сөйләшергә өйрәнгән. Без үзебезнең телдә сөйләшәбез. Башкортлар, атлар дип сөйләшеп үстек. Әниләр, әтиләр шулай өйрәтте.

Без архивлар белән эшлибез һәм бөтен тапкан мәгълүматны интернет челтәрендә, яисә китапларда мәкаләләр аркылы халыкка җиткерергә тырышабыз. Утызынчы, илленче елларда төньяк-көнбатыш диалекты буенча күп кенә галимнәр эшләр эшләгәннәр, телнең бар икәнен күрсәткәннәр. Шул ук вакытта эшләгән эшләрен папкаларга тыгып, архивка ябып куйганнар. Аларны күргән-белгән кеше бармак белән генә санарлык булган. Халыкка җиткермәгәннәр. Без күргән мәгълүматны кешегә җиткерергә тырышабыз. Кешенең ата-бабалары кем икәне язылган икән, ул аңлы рәвештә үзенең кем икәнен сайлый.

Җанисәп вакытында без үзебезне кем итеп теләсәк, шулай яза алабыз. Мин үземнең әтинең, карт әтиләрнең сүзенә каршы килә алмыйм инде. Минем кебек кешеләр бик күп, — дип сөйләде Радик Бәхтиев.

Чара тәмамлангач, мин Радик Бәхтиевкә: «Азнакайлылар, актанышлылар, сарманлылар телен сез ничек башкорт теленә кертә аласыз?» — дигән сорау бирдем. Ул миңа болай дип җавап бирде:

— Минем сөйләшү телем башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына керә. Мәскәүдә таныш филолог Марк Зимин эшли. Аның белән сөйләшкәндә, ул минем телне башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына керүен әйтә.

Такталачыкта да минем кебек үк сөйләшәләр. Минем Сарман районында да йөргәнем бар. Иң төп маркер — башкорт телендә сүзнең азагы сузыла. Мәсәлән, яратмаем, китмәем, белмәем. Мин үзем филолог түгел, ләкин Сарман, Актаныш һәм Татарстанның башка көнчыгыш районнарындагы шушы маркерларны ишетеп торам. Татарстанның көнчыгышындагы кешеләр Казанга барса, Казан халкы башкортлар килгән дип әйтә.

Мин Гәрәй ыруы вәкиле. Ата-бабаларымның төп чыгышы бүгенге Актаныш районыннан.

Дуван ыруы җыены тәмамлангач, мин халыкның фикерен белү өчен, чакмагышлыларның сөйләмен тыңлар өчен мәчеткә, базарга, кибетләргә юл тоттым. Мәчет чара узган мәдәният йортына терәлеп диярлек тора. Җомга намазы вакытына туры килгәч, анда халык та җыелган иде.

Иң беренче Чакмагыш авылы мәчетенең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт белән сөйләштем. Ул шушы авылда туып үскән, җирле халыкны белә.

— Без барыбыз да мөселманнар. Монда халыкны милләтләргә бүлү кирәкме инде? Мин аңлап бетерә алмый. Әгәр мин татар булып туганмын икән, әти-әнием татар икән, мин татар булырга тиеш. Әгәр әтием башкорт, әнием татар булса, без башкорт була алабыз. Безне бүлү кирәкми.

Мин Чакмагышта укыдым. Класста рус гаиләләреннән ике бала бар иде. Алар да чиста татарча сөйләште. Калганнарыбыз татар гаиләләреннән идек, — диде Руслан хәзрәт.

Исемен әйтергә һәм камерага сөйләргә теләмәгән өлкән яшьләрдәге ир-ат белән дә мәчеттә сөйләштем. Гомумән, монда кешеләр милләт темасына сөйләшкәндә исемнәрен әйтми яки сүзләрен матбугатта кулланмауны сорыйлар. Без Казанга китәбез, ә аларга җирле администрация белән тормышны алып барырга кирәк…

Халыкта «башкорт дип яздырсалар да, зыяны юк, теләсә нишләсеннәр, кәгазь генә бит ул» дигән фикер ишетергә туры килә. Бу ир мондый карашның ялгыш булуын әйтте, чөнки киләчәк буыннар өчен аның зыян салуы бар, ди ул.

— Каян килгән монда башкорт? Кеше башын бутап йөрүчеләр үз тарихларын белсеннәр иде. Ул җыенга халык йөримени? Администрация кешеләрен, укытучыларны, бюджетта эшләүчеләрне җыйганнар инде. Татарларны башкортлаштыру сәясәте Рәхимов заманыннан башланган иде. Аңа карап, татардан башкортка әйләнгән кешене белмим әле. Җанисәптә татарны башкорт дип язып кына, аның милләтен үзгәртеп булмый. Документта башкорт дип теркәлүнең хәтәр ягы бар, чөнки кәгазьләр архивка тапшырыла. Киләсе буыннар ата-бабаларының тарихын өйрәнгәндә, ялган мәгълүмат калкып чыгачак, — диде исемен әйтергә теләмәгән ир-ат.

Радик Байбәков исемен әйтергә дә, камерага сөйләргә дә курыкмады. Ул болай диде:

— Татар мәктәбендә әдәбиятын, грамматикасын укыдым. Балалар үстердек. Мин уйлыйм: башкорт каян туа соң? Без бит татарлар. Оныкларны да башкортча укытырга маташалар. Нинди башкорт соң алар? Күктән төшәләр мени соң алар? Аңлашылып бетми. Мәктәпләрдә бер башкортча, бер татарча сөйләп, бала татарча да укый алмый кала, башкортча да укымый. Балалар инде татар телен дә, башкорт телен дә онытып, руслашып баралар. Мин башкорт та, мин татар дигән вакытта, барыбыз да руска әйләнеп барабыз.

Мәкаләне Әнгам Атнабаевның «Мәсьәлә» шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Син татар дип, син башкорт дип,

Тарткалашмыйк, туганнар.

Бу халыклар гомер бакый

Бергә тормыш корганнар.

 

Син татармы, син башкортмы -

Анда түгел мәсьәлә,

Башкорттан да, татардан да

Урыс туа — вәт бәла!

Менә кайда мәсьәлә!

 



Галерея: Башкортстанның Чакмагыш районында узган Дуван ыруы җыеныннан фоторепортаж

Чакмагыш - Башкортстанның көнбатышындагы район. Халкы 31 мең, мәйданы 1,7 кв.км.1989 елгы җанисәптә 76 процент кеше үзен татар, 16 процент башкорт дип атаса, 2002 елда татарлар саны 59 процентка кала, башкортлар 35 процентка күтәрелә.

Чакмагыш районында татар дөньясының күренекле шәхесләре - Пугачевның көрәштәше Канзафар Усаев, шагыйрь Галимҗан Латыйп, татар журналистика фәненә нигез салучы Флорид Әгъзәмов, шагыйрь Нур Гайсин, Рим Идиятуллин, галим Гыйлемдар Рамазанов, язучы Әхнәф Бәйрәмов, дин галиме Ринат Нәбиев, ТАССР өлкә комитетың беренче сәркатибе Зиннәт Моратов, җырчы Илһам Вәлиев, Зөлфия Шакирова, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, публицист, шагыйрә Дилбәр Булатова һ.б. туган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100