Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч язмыш: ялгыз Хәдичә, игелекле әни, курчаклы әби (Зәмирә Сәмигуллина)

Көзге урманга килдем. Аһ, мондагы ямь! Аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Янәшәдә башлары күккә ашкан наратларның исе-е-е.

news_top_970_100

Урман буйлап атлыйм, кемдер шыгы-ы-ы-ырт итеп зур капканы ачты. Ә юк… Наратларның очлары бер-берсенә ышкылып, иске капканың шыгырдап ачылган тавышын чыгара икән. Әйтерсең, кыз-әби Хәдичә апа кыегайган зур капкасын ачып, мине каршылады.

Гомерем буе көттем

– Капкам да үзем белән бергә картайды инде, йортым да, — дип каршы алган иде ул. – Зарланмыйм, бу кадәр байлыкта, тынычлыкта яшәткәнгә дә мең шөкер Раббыма. Мондый көннәрне күрербез дип уйладыкмыни без балачакта, кырдан черек бәрәңге эзләп үскәндә. Әйдә, өйгә керик әле, чәй эчәрбез.

Өйгә уздык. Агач өстәл. Ак җирлеккә кызыл борчаклар төшкән чокыр-чынаяклар, шундый ук чәйнеккә күз төште. Өстәл каршындагы диварда катыргыга ябыштырылган фотосурәтләр. Аның чит-читләре чәйдән бушаган ялтыравыклы кургаш кәгазь белән бизәлгән.

– Коймак туглап куйган идем, коры каен утыны әзерләп куйдым. Икәү коймак пешереп ашыйк әле, тәмле итеп, — дип, мине сыйларга әзерләнә Хәдичә апа. Мәкалә язам дип, олы кешене мәшәкатьләп йөргәнемә уңайсызланам. Ә ул моны сизә.

– Кыенсынып утырма, миңа бәйрәм синең килүең. Ялгыз карчыкка кем килсен. Син килеп кергәч, өйләр дә яктырып китте. Пәрдәләрне ачып куйыйм әле тагын да киң итеп.

Тәрәзәдә - ап-ак пәрдәләр. Аларга парлы күгәрчен чигелгән.

– Иремнең кара хәбәре килгәч, онытылыр өчен чигү эшенә өйрәндем. Берсе — мин, берсе — ирем. Туксанга кадәр яшәгән кешеләр дә бар, бәлки ул да исәндер, башка солдат үлеп, буталып аның хәбәрен миңа җибәргәннәрдер, җитмештә генә бит әле мин, һаман көтәм әле аны. Капка ачылган саен көтәм. Сугышка киткәндә егерме ике яше тулган гына иде. Тау башыннан җырлап киттеләр, озата бардык, — дип сөйли Хәдичә апа, елап та ала.

Нигә кабат кияүгә чыкмаган? Сорыйсы килә. Әмма ир-егетләрнең сугышта һәлак булуы сәбәпле аз калуларын белгәч, көттем, көтәм дип әйткәнен ишеткәч, андый сорау бирүем урынсыз кебек. Тормыш авырлыгын үз йөрәге аша кичергән Хәдичә апа үзе дә аңлый.

– Кияүгә сорап килүчеләр булды, бармадым. Гайнетдинне генә яраттым, ул рәнҗер кебек иде. Башкага кияүгә чыгып, ул кайтып төшсә, ничә кешене бәхетсез итәрмен, дип уйладым. Ни дип әйтермен Гайнетдингә. Ул анда, сугышта ут эчендә йөрсен, мин монда чит ир кочагында яшимме, ю-ю-юк.

Коймак өлгерде. Шул арада йомырка пешереп, өстәл өстендәге тастымал белән корытып, чынаякка тезеп куйды ул.

–Тавыкларым күп. Чирәм ашап кына үстеләр, әйдә йомыркадан да авыз ит әле, — дип кыстый кыз-әби. — И, элек йомырка да юк иде бит инде. Тавыктан йомырка төшкәнен көтеп торабыз, анысы да салым түләүгә китә. Минем бертуган апа бар иде, ул ике бала белән калды иреннән. Әни белән икәү аларга ярдәмләшеп яшәдек. Юк заманнар бит. Апаның балаларын мәктәптә укытасы килә, өс-башларына юк.

Элек Теләчедә базар була иде. Яшереп йомырка җыйдык та, шунда базарга сатарга алып бардым. Шул акчага күлмәклек алып, балаларга мәктәп киеме тегеп киертте апа. Йомырка планыбыз үтәлмәгәч, кәнсәләргә чакыртып ачуландылар. Шул көнне авылның югары очында торучы бер агай мине кияүгә сорап килгән. Хатыны бар, балалары бар. Күптән кызыгып йөрим сиңа, яшертен генә очрашыйк, ди. Бакча артындагы коедан су алып керешем иде, шалт тегеңә ике чиләк суны өстенә, салкын суга коенып кайтып китте. Бүтән авызын ачмады. Шуннан усал дигән даным таралды. Усаллыкка усал идем, әни үлеп, ялгыз калгач та, күп күрдем, күп сүз ишеттем. Тик Гайнетдинемә хыянәт итмәдем.

Менә йортым гына искерде, бүрәнәсен әни белән икәү урманнан кул белән күтәреп ташыган идек. Урман әнә күренеп тора, ике елга аша чыгасың да урман. Ул чакта техникалар юк бит авылда, булган кадәресе дә безнең ише ялгызакка эләкми, колхоз эшеннән бушамый. Ярап тора иде әле, менә бу ягының нигезе генә чери башлаган…

Аяк астындагы черек агач кисәгенә абынып, көзге урмандагы юлымны дәвам итәм. Наратларның «сере» бетми. Янәдән наратларның очы бер-берсенә ышкылды, «шыгырдап» ишек ачылды. Бу юлы мунча ишеге…

Мунча савабы

Әни күрше апаның балаларын мунчада юындырырга алып кергән. Кечкенәләр әле, 3-5 яшь тирәсе генә. Кайбер балалар мунчадагы эсселектән, күзгә сабын, шампунь керүдән куркып елый. Ә болар юк, зур ләгән эчендә су чәчрәтеп, кинәнеп уенчык үрдәкләрен йөздереп утыралар. Әллә суы, әллә әнинең кулы йомшак.

– И, элек шушы урамга бер мунча булыр иде. Башта Нурый бабайларга, аннан Ислам абыйларга йөрдек мунчага. Көне буе коедан, кыш көне инешкә бәке тишеп су ташыйбыз, мунча ягабыз. Мунча әзер булгач, беренче булып хуҗалар керә юынырга. Алардан соң башта балаларны юындырасы. Мунчалар бакча башында, өйдән ерак. Төтене эчкә тарала торган кара мунча. Хәзер бик рәхәттә яшибез инде. Кара мунчаның төтен исе тәмле дисәләр дә, хәзерге утын ягып, томалап керә торган чиста, үз мунчаңа җитми инде, — ди әни.

Гүя әни янымда үткәннәрен сөйли. Сагынулы тынлыкны кесә телефоным шалтыраган тавыш бүлде.

– Бүген мунчага килегез, газын борып кына куясы, шул арада су кайнарлана, май була мунча, килегез яме, — ди иптәш хатын.

Мондый мунча хөрмәтләрен күп күрдем. Мунча керткән саваплар үзләренә, оныкларына әйләнеп кайтсын. Ә ул савап кайта икән. Кайчандыр әнинең күрше-тирәне мунчага чакыруы, күрше балаларын юындыруы үземә әйләнеп кайтты. Әниләр һәр гамәле белән балаларына савап эшләргә сәләтле икәнлеге менә шуннан да күренә. Мәңге онытылмаслык савап.

Аяк астында кыштыр-кыштыр сары яфраклар «серләшә». Шул яфраклар өстеннән бии-бии, күңелне күтәрә торган җыр көйләп йөгерәсе килә. Тик, әллә минем күңел моңсу, әллә истәлекләр шундый күңелсез, сары яфраклар кыштырдавы Маһиҗамал апаны искә төшерә…

Курчаклы әби

Авылга килеп кергәндә көндезге аш вакыты иде. Җимерек капка-коймалар аша бер әбекәй карап тора. Өстенә кигән кием-салымнары, керләнгән ике кат яулыгы аша күзләре дә чак кына күренә. Капка төбенә якынлашып, безне күргәч, елт кына өенә таба ашыкты. Өйалды ишеген кулындагы таягы белән төртеп кенә ачты. Әбинең йорты бик иске, җимерелеп төшү куркынычы бар, бәла-каза чыкканчы башка йортка күчерергә иде, дип авыл советы һәм җаваплы кешеләр җыелышкан.

«Башка авылларда да бар әле ул уртак фикергә килә алмый торган шундый өлкәннәр, гыйбрәт итеп язарсың», — дип авыл җирлеге мине дә дәшкән. Тәрәзә кагып, ишек дөбердәтеп, эндәшеп тә карыйбыз, әби ишекне ачмый. Бәхеткә, күршесе килеп керде. Кулында бер тәлинкә кыстыбый. Ике көнгә бер, камыр ризыгы пешерсәм, шулай кертәм, ятимә карчык бит, ди. Күрше апасы тәрәзә аша җайлап эндәшкәч, әби тавыш бирде. «Мине алырга килгәннәр иде, киттеләрме? Үзең генә булсаң ачам ишекне, алар булса ачмыйм», — ди. «Берсе генә янымда, үзебезнеке генә, әйдә, мич булса да чыгарырга ярдәм итәр, ач әле», — дигәч, күршесен тыңлады, ишекне ачты.

Ишектә дүрт-биш кешене күрүгә, әби дулап бусагасыннан төште. Аның артыннан без дә йорт эченә иярдек. Мунча кадәр генә йортның алгы ягында морҗа бөтенләй юк. Идән дә юк. Ике тактадан сикереп кенә үтим дигәндә, аяк төште дә китте. Ә анда түбә ярыгыннан агып җыелган су. Ямь-яшел. Аякны алуым булды, такта өстенә күз төште. Анда зур гына бака карап утыра. Куркуымнан дерелдәп өйгә кермәкче идем. Бусаганың биеклеген чамаламаганмын, башым шап итеп ишек өстенә бәрелде.

Бусагадан атлап керүгә йорттагы авыр ис борынга килеп керде. Нәҗес исе түгел. Ялгызлык, картлык, шом исе. Аның да исе була икән. Октябрь азаклары, салкын көн. Әбинең морҗасы җимерек. Узган кышны шулай чыккан булган инде, төтене йорт эченә чыгып торган. Шуңадырмы, тәрәздәге челтәрләргә, пәрдәләргә дә кап-кара тузан сеңгән. Урын-җир дә шундый төстә. Аяк басарга урын юк. Идәндә комбайн тимере, тәгәрмәчләр, консервадан, шапмуньнан бушаган савытлар да бар.

«Чүплектә нинди әйбер бар, барысын да җыя», — дип ачыклык кертте күрше апасы. «Әле сез аның менә мондагы хикмәтләрен күрсәгез», — дип кап-кара керле урын-җиргә тотынган иде, әби үрсәләнеп, тимә-тимә минем балаларыма дип карават өстенә килеп ауды. Әбекәйнең күзеннән яшьләр атылып чыкты. Аны башкалар күрдеме, белмим. Әмма ул кызганулы күзләр бүген дә күз алдымда. Күрше апасының урын өстендәге япманы сыдырып алуы булды, анда өч курчак ята. Кайсының кулы, кайсының аягы юк. Күрше апа тагын бер кат япманы күтәрде. Анда биш-алты курчак. Арада башлары, күзләре булмаганнары да бар. Тагын бер япманы күтәрде, тагын курчаклар. Унбишләп курчак санадык.

Шул мизгелдә чәнчеп-чәнчеп йөрәк кысып куйды. Бәхетсез хатын. Балалар үстерергә хыялланып та, кияүгә чыкмый калган хатын-кыздыр инде бу, дип уйладым.

«Бер кызы бар иде, үзе дә ялкаурак булды, кызына да рәтле-башлы кайнар ризык, тәрбия эләкмәде. Кызы мәктәп бетерүгә кияүгә китте дә әнисен онытты. Менә бу хәзер шушы курчакларны балаларым дип „тәрбияләп“ тора. Аларны ашата-эчертә, йоклата. Өенә чит кеше кертми. Чистартып, юып чыгарасы килә, күпме әйттек, тыңламый», — ди күрше апа. Йорттагы бер җиһазына да кагылдыртмый икән. Ә җиһазлар — кәгазь тартмалар, машина тәгәрмәчләре, төпсез чиләкләр…

Көзге урман шундый хатирәләрне искә төшерде. Ирен сугыштан көтеп ялгызы тилмергән Хәдичә апа да, сабыйларны мунча юындырып, үзе үлгәч тә безгә игелеге килеп торган әниебез дә, курчаклы апа да мәңгелек йортта инде. Җәннәттә күрешүләр насыйп булсын. Ә урман үзе яп-якты. Каеннарның җете сары, зелпеләрнең кызгылт-сары яфраклары да яктырта кебек. Һәркемнең дә гомер көзе якты булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100