Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч тиеннән алып — миллион ярымга кадәр»: җырчыларны корпоративка чакыру күпме тора?

Яңа ел бәйрәмнәренең музыкаль бизәлеше оешмаларга нинди бәягә төшә? Ябык чараларда халыкң күңелен кайсы җырчы ничә сумга күтәрә? Җырчыларның буш көннәре калганмы әле? Артистларга шалтыратып, шул хакта сораштык.

news_top_970_100
«Өч тиеннән алып — миллион ярымга кадәр»: җырчыларны корпоративка чакыру күпме тора?

Узган ел чикләүләр булганга, күп оешмалар Яңа елны шау-гөр килмичә уздырып җибәрсә, быел хәлләр башкачарак тора. Күп оешма-предприятиеләр Яңа елны зурлап бәйрәм итәргә әзер. Яңа ел корпоративлары башлану белән, җырчыларның да «урак өсте» килеп җитә. 

«Федераль дәрәҗәдәге артист — 1,5 миллион»

Массакүләм мәгълүмат чаралары 2021 елның Яңа ел корпоративларында җырлаучы иң кыйммәтле артистның Элвин Грей булуы турында язган иде.  «Элвин Грей» музыкаль лейблы директоры Семен Прошко Радикның чыгышларына бәяләр быел да шул 1,5 миллион тирәсендә тирбәлүен белдерде. Аның сүзләренчә, бәянең күп нульле булуына Радикның федераль дәрәҗәдәге артист булуы да йогынты ясый икән. «Яңа ел корпоративларына чакыруларны Россиянең бик күп төбәкләреннән алдык. Радик бер генә шәһәргә дә ялгызы гына бармый, һәрвакыт төркеме белән чыгыш ясый һәм райдер буенча йөри», — дип сөйләде Семен.

Кыйммәт инде, әйеме? Өч телдә җырлагангадыр! Әллә гонорарының күп өлеше үзен таныткан продюсеры кесәсенә күчкәнгәме? Шулай бүлешә башлагач, бәлки Элвин Грейның да нульләре үзебезнең «республика» җырчыларыныкы кадәр генә каладыр?

«Узган ел 500 мең, быел 350 мең»

Бәяләр рейтингында лидерлык позицияләрен эстрадабызның мэтры Салават Зәкиевич белән Ришат Төхвәтуллин да югалтмый. Дөрес, Элвин Грейны куып тоту өчен аларга 4 корпоративта җырларга туры киләчәк. Яңа ел мәҗлесендә Салават Фәтхетдинов белән моңлы сандугач Ришат Төхвәтуллинны күрәсегез килсә, 350 мең сумыгызны әзерләп куегыз. Артистларның буш көннәре дә аз калып бара икән. 

Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз сүзләренчә, быел корпоративларга чакырулар узган ел белән чагыштырганда күбрәк килгән.

Бәяләрне узган ел дәрәҗәсендә калдырырга тырыштык. Шул 350 мең инде ул безнең. Ришат, гадәттә, чарага бөтен төркеме белән килеп, бер сәгать тирәсе чыгыш ясый. Ул вакыт эчендә 12-13 җыр башкарырга өлгерә, — дип сөйләде ул. 

Бер сәгать — 60 минутны 12гә бүлсәк, биш минут тирәсе килеп чыга. Бер сәгать буе тоташ җыр дигән сүз.

Илгиз бәяләрне узган ел дәрәҗәсендә калды дисә дә, Ришат быел гонорар хакларын шактый киметкән булып чыкты. Узган ел Ришат Яңа ел мәҗлесләрендә 500 мең сумга чыгыш ясаган. Әллә быелгы бәяләр 550 мең сум булдымы соң, ялгыш ишеттемме дип, Илгиздән тагын бер кат язып сорадым. «Юк, 350!» — диде. 

«Бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булдык»

Салават Фәтхетдиновның концерт директоры Дамир Бикбаев сүзләренчә, Салават быел күбрәк Казандагы чараларга өстенлек биргән.  

Салават Зәкиевичны күп өлкәләргә чакыралар, ләкин пандемия чоры булгач, без заказларны күбрәк Казанда, Татарстанда алырга тырыштык.

Һәр банкетка, чарага индивидуаль рәвештә якын килеп әзерләнәбез. Заказчикның теләгенә һәм финанс хәленә карыйбыз. Төркемебез кечкенә түгел, андагы һәр кешене чарага алып бару ул өстәмә чыгымнар. Түли ала икән, рәхәтләндереп, коллектив белән киләбез. Ә болай төп Салават Зәкиевич үзе, музыкантыбыз Альфред Якшимбетов һәм мин йөрим.

Үземнең эшли башлаган еллар белән чагыштырганда, быел мәҗлесләргә чакырулар азрак, әмма алар нәтиҗәлерәк. Элек көненә 50 шалтырату кабул итсәк, шуның берсе генә заказ бирергә мөмкин иде. Ә хәзер көненә унлап кеше шалтырата, шуның ким дигәндә икесе уңай нәтиҗә бирә, — дип билгеләп үтте Дамир. 

Узган ел Салават Фәтхетдиновның корпоративлардагы гонорары 250 меңнән башлап 350 меңгә кадәр бәяләнгән. 

Бөтен дөньяда инфляция булганда, без дә хакларны азрак күтәрдек. Чөнки бензин, костюм бәяләре, аранжировка эшләтү бәяләре артты. Чыгымнар бик күп, шуңа күрә бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булдык. Салават Зәкиевич үзе генә килсә, аның бер сәгатьлек чыгышы 350 мең сум торачак. Ә коллектив белән килсәк, шул бәягә тагын 80 мең һәм райдер өстәлә. Монда сүз берничек тә бер сумма турында гына бара алмый. Чөнки, алдан әйткәнемчә, бәя һәр заказчик белән алдан килешенә, — дип, бик рәхәтләнеп сөйләде Дамир. 

Дамир Бикбаев башка җырчылар белән дә хезмәттәшлек итә икән. 

— Барысын да минем аша чакырырга була. Бик яхшы ташламалар ясыйм. Җырчы белән элемтәгә керәм, килешәм, заказчикка райдерын җибәрәм. Җырчының килү вакытын һәм түләү мәсьәләләрен контрольдә тотам, — дип, үзенә дә реклама ясап алды ул. 

«Шәхси йортларда узучы бәйрәмнәргә йөрмибез»

Айдар Галимовның Яңа ел алды чараларындагы программасының бәяләре узган елгыдан артмаган — шулай ук 200 мең сумнан башлана. Бу хакта «Айдар» театр-студиясе директоры Павел Волонихин хәбәр итте.  

Айдар Галимовның уртача гонорар бәясе 200-300 мең сум. Вакыты буенча аның чыгышы бер блоктан тора, ягъни 50 минутны тәшкил итә. Чараларга музыкантлар белән дә, үзе генә дә йөри. Заказ бирүчеләрнең теләген искә алып эшлибез. Еш кына Айдар Галимовның үзе генә килүен сораучылар очрый. «Безгә артык кешеләр кирәкми», — дип әйтәләр.

Быел безнең корпоратив чараларыбыз бик күп. Айдар Галимовның чыгышлары Казанда да, Уфада да, Мәскәүдә дә планлаштырылган. Соңгы корпоратив 30 декабрь көнне узачак.

Айдар Галимов корпоративка чакыручы оешманың статусына игътибар бирәме дип тә кызыксындым.

Күпмедер дәрәҗәдә бирә, әлбәттә. Ләкин без туган көннәргә, туйларга килеп тә, матур итеп котлап китә алабыз. Әмма Айдар Галимов шәхси йортларда узучы мәҗлесләргә, гаилә бәйрәмнәренә йөрми», — дип билгеләп үтте Павел Волонихин.

«Хәзер сатулашып йөри торган заман түгел»

Турыдан-туры үзләренә чыгып булган артистларны яратам мин. Иң ачык, халыкчан артистлар исемлеге төзелсә, Тямаевны ул исемлектә, һич икеләнмичә, беренче итеп язар идем. Аның белән элемтәгә кергәндә «телефонын алмас», «тагын недоступен булыр», «сорауларга җавап бирмәс» дип бер дә борчыласы юк. Бу юлы да Фирдүс Тямаев белән бик рәхәт сөйләштек. Бәяләрен дә яшереп маташмады. 

Фирдүс Тямаевның корпоративлардагы чыгышы 150 мең сумнан башлана икән. Ләкин хәзер генә җырчыны бәйрәмегезгә чакырырга уйласагыз, кыенлыклар белән очрашуыгыз бар. Чөнки Тямаевның бер-ике генә буш көне калган.

«Узган ел белән чагыштырганда корпоративка чакырулар бик күп. Мин бәйрәм чараларына һәрвакыт төркемем белән йөрим. Юл уңаеннан кереп, җыр белән котлап чыгуны санамаганда, үземнең генә бер җирдә дә чыгыш ясаганым юк. Мин акча эшләп йөреп, төркемемдәге егет-кызлар өйдә утыра алмый бит инде. Минем принцип шундый, башкалар ничек эшлидер, анысын белмим. 

Бәяләребез дә төрлечә йөри. «Фиксированный» бәя юк. Шартларына карыйсың. Хәзер сатулашып йөри торган замана түгел. Минем бер сәгатьлек, ике сәгатьлек дигән программам да юк. Килсәк, без бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр булабыз. Алып баручы ничә тапкыр чыгара, шуның кадәр чыгабыз. Әмма мине бәйрәмгә чакырсалар, кеше ашап утырганда җырлатмыйлар. Мин сәхнәгә чыгуга кеше торып басып бии башлый бит. 

Бәяләр 150 меңнән башлана инде. Чөнки төркемем зур. Быел әле яңа кешеләр дә өстәлде. 17 кешегә гонорар түләргә кирәк, — ди Фирдүс. 

Тямаев 31е чыгыш яарга да чакыру алган. Әмма җырчы Яңа елны гаиләсе белән каршыларга, ахырдан гына чакырган җиргә барып, берәр сәгать җырлап кайтырга планлаштыра. 

«Без корпоративларга бик йөрмибез»

 Рифат Зариповның концерт директоры, абыйсы Илфат Зарипов сүзләренчә, Рифат корпоративларга бик йөрми. 

Рифат Яңа ел алдыннан төп басымны концертларга ясый. Бу вакытта һәр елны концертлары уза. Быел корпоративларга чакыруларны иң якын кешеләре, танышларыннан гына кабул итте. 

Рифат Зарипов мәҗлесләргә күбесенчә баянчы белән бара икән. Ә бәяләргә килгәндә…

Рифатның корпоративларда бер сәгатьлек чыгышы 100 меңнән башлана дип яза аласыз инде. Ул вакыт эчендә унлап җыр башкарырга өлгерә, — дип сөйләде Илфат Зарипов.

«Бәябез — өч тиен»

Зәйнәб һәм Зөфәр Билаловлар да корпоратив бәйрәмнәргә шактый чакырулар алган. 

Парлап җырлаганны яратучылар, икебезне бергә чакыра. Аерым-аерым барып җырлаган да бар. Программабыз да төрлечә була. Кайвакыт бер блокта чыгыш ясыйбыз. Кайвакыт бәйрәмне алып баруны башыннан ахырына кадәр безгә генә тапшыралар, — дип сөйләде Зәйнәб Фәрхетдинова. 

Яңа ел программасының бәяләре белән кызыксынгач, Зәйнәб апа: «Өч тиен дип яз», — диде.

«Бушка да барып җырлый алам»

Әнвәр Нургалиев та быел берничә банкетка гына алынган.

Мин моңа кадәр иске программа белән чыгышлар ясадым. Хәзер яңа программа әзерли башладык. Быел Башкортстанга караганда да Татарстан, Ульяновск яклары, Мәскәү шәһәрләре корпоративларга күп дәште. Артык күп алмадым, банкетларны 30ына кадәр тәмамлыйм да, Яңа елны, елдагыча, гаиләм белән каршы алачакмын. 

Төгәл бәяләремне атыйсым килми. Мин, бик яхшылап сорасалар, бушка да барып җырлый алам, 500 меңгә дә, — диде ул. 

«Башкортстан яклары еш чакыра»

Бу елда гаилә гаугалары хисабына популярлашкан Руслан Кираметдиновны, киресенчә, Башкортстан, Самара якларында банкетларга көтәләр. 

Әле 31е көнне эшләргә дә чакырганнар иде. Төгәл җавап биреп бетермәдем, бәлки ул көнне дә эшләрмен. Эш бар хәзер, Аллаһка шөкер. Яңа елдан соң менә концертларымны башлап җибәрәчәкмен, — дип сөйләде ул. 

Җырчының бәяләре дә түзәрлек — 1,5 сәгатьлек чыгышы өчен Кираметдиновка 40 мең сум түләргә кирәк булачак.

Алсу-Азат Фазлыевлар да күп чакыруларны Башкортстан якларыннан кабул иткән. 

Бәяләрне мин әйтә алмыйм. Безнең бәяләр, оештыру эшләре белән Азат шөгыльләнә. Мин барып җырлаучы гына. Акча белән кызыксынганым да юк. Гадәттә мәҗлесләрдә 7-8 җыр башкарабыз. Алай бер блокка чакырулары безнең өчен дә, башкалар өчен дә уңайлы, — диде Алсу Фазлыева.

«Өчне түгел, унөчне җырлыйм»

Вадим Захаровның чыгышлары, күбесенчә, Татарстан районнарында планлаштырылган. 

Аллаһка шөкер, быел корпоративлар иң күп елларның берсе дип әйтер идем. 28еннән кала һәр көнне заказ бар. Бүген менә Түбән Камада чыгыш ясыйбыз.

Программагыз ничә сәгатьлек дип сорагач, рәхәтләнеп көлеп җибәрде ул. 

Вакытыңны сарыф итеп килгәч, җырлыйсың инде аны. «Вадим Чаллыга килеп өч көнә җыр җырлап китә алмассыңмы?» — дип шалтыраталар. «Соң апа, җаным, Чаллыга хәтле килгәч, өчне генә түгел, унөчне җырлыйм инде мин аны», — дим. Шундый кызык сораулар бирүчеләр күп, — дип сөйләде ул. 

Вадим Захаров бәйрәм мәҗлесендә 30-60 мең сумга җырларга вәгъдә итә. 

«Мондый мәгълүмат бирүне кирәк тапмыйм»

Бүгенге татар сәхнәсе топ җырчыларының берсе булган Илсөя Бәдретдинованың корпоративтагы чыгышларына бәяләрне белешә алмадык. Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева белән әле элемтә өзелде, әле сөйләшергә мөмкинлеге булмады. Узган ел Илсөя Бәдретдинова Яңа ел корпоративларындагы ялгыз чыгышлары өчен 100 мең сум, төркеме белән килсә, 170 мең сум сораган.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның администраторы Руслан: «Сезгә мондый мәгълүмат бирүне кирәк дип тапмыйм. Корпоративлар бар. Үзләренә шалтыратып сорагыз», — дип җавап бирде. 

Кызыл йомырка көнендә кыйбат дигән әйтем бар. Яңа ел банкетларында сәхнә йолдызларын «балкыту”ның финанс ягыннан шактый мәшәкатьле булуы гаҗәп түгел. Алай да, бер дә кыйммәт дип тормаганнар әле, барысын да күптән эләктереп өлгергәннәр. Кайсы артисттан сорасаң да, буш көннәре бик аз. Димәк, бөтенесе эшле һәм ашлы булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100