Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үч - икенче өлеш (Лилия Гәрәева)

Аларның очрашу урыны театр иде. Икәү бергә спектакль карыйлар да, Ленар Хәйдәрович Рәмзияне өенә кадәр озата. Кайчагында юл уңаеннан берәр кафега тукталалар. Озакка түгел, Рәмзия өендә балалары көткәнен бер мизгелгә дә исеннән чыгармады.

news_top_970_100

(Ахыры. Башы монда)

Спектакль тәмамлангач, киенеп, тизрәк тукталышка йөгерде ул. Төнгә таба автобуслар сирәк йөри, шуның өчен ашыгуы иде. Халык белән шыплап тулган тукталыш берзаман бушап ук калды. Рәмзиягә кирәкле автобус кына никтер һаман күренмәде. Такси чакыртырга дип телефонына иелгән ханымны машина пипелдәткәне сискәндереп җибәрде. Тукталышта ул да тагын берничә кеше генә калган иде. Пипелдәтүне үзенә дип уйламады да Рәмзия, үз эше белән мәшгуль иде. Кемдер килеп беләгеннән эләктергәнгә аптырап, карашын телефоннан күтәрде. Бу һаман да теге ир иде.

Читтән карап торучыларга бик сәер тоелгандыр, мөгаен, әлеге манзара. Затлы машинадан берәү төшеп, тукталышта басып торган хатын янына килә дә, аны беләгеннән тотып, машинага таба әйди. Тегесе карыша, үзара нидер әйтешәләр. Хатыны үпкәләгән дә, ире аны көйли дип уйлаганнардыр, бәлки.

— Әйдәгез, өегезгә кадәр кайтарып куям! — диде аңа ир. Рәмзия, әлбәттә, баш тартты.

— Хәзер автобус килә, рәхмәт, мин таныш булмаган ир-атның машинасына утырмыйм.

— Соң, әйдәгез, танышыйк. Мин — Ленар Хәйдәрович булам. Фамилиям Төхвәтуллин. Алтмыш тугызынчы елгы. Арчадан…

Үз районының исемен ишеткәч, Рәмзия елмаеп куйды.

— Кайсы авылыннан Арчаның? — дип сораганын сизми дә калды. Ленар Хәйдәрович авылын атады. Рәмзияләрнекеннән бик ерак та түгел икән. Райондашлар да булып чыккач, Рәмзия үзен өенә кадәр кайтарып куярга рөхсәт бирде.

— Юл уңае берәр җирдә туктап, чәй эчеп алмыйбызмы соң? — дигән иде дә юлдашы, Рәмзия: «Сез алайса туктагыз, мин кайтыйм», — дигәч, юлын дәвам итте.

Беренче кат күргән ирнең аңа менә шулай игътибар күрсәтүе ничектер күңелен үстереп җибәрде Рәмзиянең. Уена тагын Рөстәм белән булган сөйләшү килде. Аңа булган үпкә хисләре кабаттан яңарды.

Алар инде Рәмзияләр яшәгән йорт янына кайтып та җиткәннәр иде.

— Менә, исән-имин алып кайтып җиткездем, сез курыккан идегез, — дип шаярткан булды Ленар Хәйдәрович. — Исемегезне дә әйтмәдегез инде…

— Әнием Рәмзия дип кушкан.

— Матур исем кушкан әниегез. Рәмзия, саубуллашканчы, бер үтенечем бар иде сезгә?

Рәмзия, гаҗәпсенеп, иргә текәлде.

— Телефоным онытылган бүген. Шалтыратып кына алыймчы, үзегезнекен биреп тормассызмы?

Рәмзия сумкасыннан телефонын эзләп алды.

Икенче көнне үзенә таныш түгел ниндидер номердан шалтыраттылар. Кем булыр дисә, бу Ленар Хәйдәрович иде.

— Ничек хәлләр? — дип, мең ел бер-берсен белгән кешеләрчә исәнләште ул.

— Ярыйсы гына… — дигән булды Рәмзия.

— Рәмзия, бигрәк тыйнаксыз димәгез инде. Җомгага театрга алган билетым бар иде. Сез театрны ярата торган кешегә охшаган, баш тартмагыз әле?

— Юк, юк, сез нәрсә инде?! Таныш түгел кеше белән нишләп театрга йөрим ди?!

— Ник таныш түгел дисез? Кичә таныштык бит, — дип, кабат шаяртуга борды Ленар Хәйдәрович.

— Таныш-белешләр очраса, оятыңнан үләрсең. Иремә ни диярмен? Бер үк әйтә күрмәгез! — Рәмзия ничек тә сүзне төгәлләп, тизрәк телефонны сүндерергә ашыкты. Ирнең тәкъдименнән баш тартса да, җанында ниндидер бер үзгә рәхәтлек барлыкка килде. Ул үзен кабаттан яшь кыздай хис итте.

Аның үз алдына серле генә елмаеп утырганын каршы өстәлдәге Гөлчәчәк тә сизде. «Йә, ни булды?» — дигән сорау ярылып ята иде аның карашында.

— Әй, болай гына, — дип, кулын гына селтәп куйды да, тизрәк эшенә тотынды Рәмзия.

Кичен Рөстәм тагын вакытында кайтмады. Рәмзиянең күңеленә төрле уй килде. Гарьләнде, җаны кимсенде. Үзен дөньядагы иң ямьсез, иң кирәксез хатын-кыз итеп тойды. Рөстәмнең кемедер булуга аның шиге көчәйгәннән көчәйде. Ул үзенә урынны кабат балалар бүлмәсенә җәйде.

Җомга иртән аңа Ленар Хәйдәрович шалтыратты. Бу юлы Рәмзиядән уңай җавап ишетте ул…

Ленар Хәйдәрович оятсыз, комсыз кеше түгел иде. Моңарчы йөремсәк дигән ямьсез ат та күтәргәне булмады. Хатыны белән аерылганнан соң берәү белән дә очрашканы булмады түгел. Әлбәттә, ялгыз ир-атның тормышында төрле хатын-кызлар очрады. Ә Рәмзияне беренче тапкыр гашыйк булып, яшьлегендә яратып йөргән кызына охшатты ул. Әнә шул охшашлык аның күңелен иләсләндерде, кабаттан яшьлегенә кайткан кебек булды.

Аларның очрашу урыны театр иде. Икәү бергә спектакль карыйлар да, Ленар Хәйдәрович Рәмзияне өенә кадәр озата. Кайчагында юл уңае берәр кафега тукталалар. Озакка түгел, Рәмзия өендә балалары көткәнен бер мизгелгә дә исеннән чыгармады. Шуңа да мондый очрашулар бик сирәк, айга бер яки ике генә булды. Үзен чибәр, сөйкемле һәм мәхәббәтле итеп тояр өчен, Рәмзиягә шул сирәк очрашулар да җитә иде. Рөстәмгә булган үпкәләре дә ничектер арткы планга күчеп, күңелен алай ук әрнетми башлады. Алай да берничә тапкыр ире белән ачыктан-ачык сөйләшергә омтылып карады ул, Рөстәмнең күңеленә ачкыч кына ярата алмады. Тарттырылган җәядәй, мөнәсәбәтләр киерелде.

Ире белән араларының суына баруын Ленар Хәйдәровичка да сөйләде Рәмзия. «Риза булсаң, мин сине бүген үк ике балаң белән алып кайтып китәр идем», — диде аңа ир. Ленар Хәйдәровичны үзенең дусты дип кенә саный Рәмзия, яратмый ул аны. Бу хакта кат-кат уйланганы булды, аның белән очрашып, Рөстәменнән үч кенә ала бугай ла ул. Әнә шул үч алу өчен генә кирәк ахрысы аңа бу ир. Ленар Хәйдәрович яратмаслык кеше дә түгел, әгәр йөрәгенә боера алса, бик теләп гашыйк булыр, аның тәкъдимен кабул итәр иде Рәмзия. Ләкин… буйсынмый йөрәге акылына. Акылы аңа бу очрашуларны туктатырга, ире белән ике араны җайларга куша шул.

Менә ничә еллар инде Рәмзиянең күңелендә бер хыял яши. Хыял дип, хыял ук та түгел, ихтыяҗ дисәң, дөресрәктер дә. Машина алырга хыяллана ул. Машинасы булса, улын мәктәптән кереп алгач, тыгын автобуста этелеп-төртелеп кайтмаслар иде. Авылдагы әти-әнисенең хәлен дә ешрак белер иде. Ләкин берсенең хезмәт хакын — ипотекага, икенчесенекен көн итәргә тоткан гаилә өчен машина алу турында уйлыйсы да юк, югыйсә. Тик әлеге хыял, ара-тирә үзенең һаман да исән булуын сиздергәләп, күңеленең төпкелендә әкрен генә пыскыды шулай. Кайчагында, бәлки, Ленар Хәйдәровичка белдерсәм… дигән уй да килгәләде Рәмзиянең күңеленә. Ул чынлап та машиналы итәр иде аны. Әмма… мондый кыйммәтле бүләген кабул иткәч, син аның да теләгенә күнәсең дигән сүз бит ул. Аерылган ялгыз ирнең теләге, әлбәттә, театрда бергә спектакль карап, кафеда чәй эчеп, озатышып йөрү генә түгел иде. Рәмзия мондый мөнәсәбәтләргә риза түгел, аның иренә хыянәт итү уе да, андый нияте дә булмады. Аңа Ленар Хәйдәрович белән дус булу гына да бик ошый. Шулай да кайчагында, Рөстәменә күңеле бик үртәлгәндә, әллә үч алыйммы икән, дигән гөнаһлы уйлар да килмәде түгел. Аларны тизрәк үзеннән куарга ашыкты Рәмзия. Җанына андый зур гөнаһ алып яшәүдән курка ул.

Бүген аның туган көне. Эшеннән «бала көне» алып, өйдә калды Рәмзия. Кунакка әллә кемнәрне көтми, шулай да якын туганнары, эштәге кызлар сугылмый калмаслар, әзерләнми булмас. Көне аш бүлмәсендә тегесен-монысын пешеренеп узды. Телефоны тынып та тормады. Котлаучылар арасында, әлбәттә, Ленар Хәйдәрович та бар иде. Инде барысы да бер кат котлап чыкты, Рөстәменнән генә хәбәр-хәтер булмады. Тагын үртәлде Рәмзия. «Яратмый. Иң беренче булып ул котларга тиеш иде бит. Бүген тагын өйгә вакытында кайтмас әле…» — дип әрнеде җаны. Шулай да Рөстәм үз вакытында, хәтта бераз иртәрәк тә кайтты. Йөгерек аяк тавышларыннан ук аның күңеле күтәренке булуын сизде Рәмзия. Кулына чәчәк бәйләме тотып килеп керде ул. Иреннән инде бик күптән чәчәкләр кабул иткәне юк иде Рәмзиянең.

Кунаклар җыелышып, утыз очкын бөркеп бәләкәй шәмнәр тезелгән тортны кискәндә, Рөстәм бер минутка гына тынып торуны сорады. Барысы да аңа текәлделәр.

— Рәмзиям, туган көнең белән котлыйм сине. Күңелеңдәге иң зур хыялыңның ни икәнен беләм. Бу көн — хыялларың тормышка ашкан көн булсын, — дип, кесәсеннән ефәк тасма бәйләнгән машина ачкычлары чыгарды Рөстәм. Кемдер хәйран калып, сызгырып куйды, кемдер тәбрикләп, кулын чәбәкләде.

Куанырга да, кайгырырга да белмәде Рәмзия. Иренең моның кадәр акчасы юклыгын белә лә ул.

Кунаклар таралып, үзләре генә калгач, Рәмзия сораулы карашын иренә төбәде.

— Без бит тагын бер кредитны түли алмыйбыз, Рөстәм… Киңәшми-нитми генә алмаска иде.

— Кредитка түгел, тулаем түләп алдым. Хыялыңны чын итәр өчен, эштән соң егетләр белән фатирлар ремонтларга йөрдем… Сиңа сюрприз ясыйсым килде.

Рәмзия бер кулындагы ачкычларга, бер иренә хәйран булып карады. Күңелендә тарттырылган җәянең кинәт кенә бушавын тойды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100