Чөгендернең басудан заводка кадәр үткән юлы: усал машиналар һәм чөгендер елгалары
Кырларда чөгендер өемнәре, ә авыл янындагы юлларда коелып калган тамырлар күренә башлады. Димәк, хуҗалыклар шикәр чөгендерен ала башлаган. Чөгендернең кырдан шикәр заводына кадәр сәяхәтен күрү өчен без Буа районы Түбән Наратбаш авылындагы «Кадыйров Ф.Ф.» хуҗалыгына кайтырга булдык.
Октябрь ае керүгә без мәктәпкә йөри торган юлдан чөгендер төягән йөк машиналары чаба башлый иде. Юл читендә машинадан төшеп калган чөгендерләр ята, юл буе башка чөгендер төшмәсә ярар иде, дип уйлап барасың, чынлап. Ул чөгендерне Буадагы шикәр заводына ташыйлар.
Буада шикәр заводы бар, шәһәргә килеп керү белән сизелә ул, чөнки аның бик тәмле булмаган исе бөтен машинага тула. Буада яшәүче халык ничек түзә икән ул искә? Ияләшкәннәр булса кирәк.
Хуҗалыкка кадәр юлны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш инженер булып эшләүче Рәис Идрисов күрсәтә барды. Басу юлы буйлап аның машинасы артыннан барганда тузан өермәсеннән башка берни дә күренмәде. Без бер чөгендер өеме янына килеп туктадык.
Рәис Буа районында җиде меңнән артык гектарда чөгендер үстерелүен әйтте, аның яртысыннан күбрәге җыелган инде. Без килгән хуҗалыкта чөгендер мәйданы 500 гектар һәм бер гектардан 366 центнер шикәр чөгендере чыга. Шикәр чөгендереннән шикәрнең чыгышы якынча 16 процент икән. 100 кг чөгендердән 16 кг шикәр комы чыга.
Ашлык яки бәрәңге алганда комбайн җыйган байлыгын турыдан-туры йөк машинасына бушата һәм ул шунда ук амбарга яки складка кайтарыла. Чөгендер алганда башкарак схема. Комбайн чөгендерне җыя һәм басуның бер читенә өеп куя. Йөк машинасына чөгендерне икенче махсус машина төйи, аннан соң аны турыдан-туры заводка илтәләр.
«Хәзер кешедә терлек юк, шуңа чөгендер дә кирәкми»
Чөгендер төйи торган машина янына «Камаз» килеп туктады. Йөк машинасы арбасына сузылган җиңсәдән чөгендерләр коелды. Төягеч машина белән Фәрит Ибраһимов җитәкчелек итә. Мендем аның янына. «Бу машина ярдәмендә бәрәңге җыеп буламы икән?» — дигән сорау туды.
Фәрит абый эше турында менә ниләр сөйләде:
«Бу төягеч машина бары тик шикәр чөгендере төяү өчен кулланыла, шундый зурлыкта бәрәңге булса, анысын да төяр иде. Чөгендер алуны бер атна элек башладык кына, бетерү турында уйлаган да юк әле. Мин үзем комбайнда да эшлим, әлегә шушы машинада. Элек безне чөгендер кырын утарга, аннан соң чөгендер кисәргә чыгаралар иде, биш гектар җир бирәләр иде. Бу машинада эшләүне аның белән чагыштырып булмый инде, утырып кына йөрисе. «Камаз»лар саны шикәр заводындагы чираттан тора, анда Тәтеш, Апас, Чүпрәле районнарыннан чөгендер китерәләр, шуңа күрә кабул итеп өлгермиләр.
Минем олы улым да шушы хуҗалыкта тракторчы булып эшли. Ике улым укый әле. Балаларда җирдә эшләү теләге булсын өчен, аларны яшьтән үз яныңда йөртергә кирәк. Комбайнчы ярдәмчесе булырга чират торалар иде малайлар, 5-6 сыйныфны тәмамлаган малайларны ярдәмче итеп алалар иде. Хәзер кагыйдәләр башка. Ярдәмче булу өчен машина йөртү таныклыгы кирәк, ә аны 18 яшьтән генә бирәләр. Ул вакытка инде баланың бөтен теләге бетә, аннан соң кызыксыну уятып булмый.
Мин дүртенче сыйныфны тәмамлагач, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Аннан соң укымадым, укырга теләк тә булмады, авылда калгач, кирәк дип тапмадым.
Элек төнлә капчыклап чөгендер ташый иде халык. Хәзер кешедә терлек тә юк, шуңа чөгендер дә кирәкми».
«Чөгендерне бушату өчен 7-8 сәгать чиратта торырга кирәк»
Чөгендер төяләсе «Камаз» машинасын хуҗалык җитәкчесенең улы йөртә икән. Булатка 20 яшь, ул аграр университетның өченче курсында читтән торып укый. Чөгендерне төядем дә, илтеп бушаттым да, кайтып киттем генә түгел икән…
«Мин кечкенәдән кырда, мәктәптә укыган вакытта да хәлдән килгәнчә кыр эшендә булыша идем. Ашлык сукканда комбайнда эшлим, чөгендер алганда «Камаз» белән чөгендер ташыйм. Икенче ел инде «Камаз» йөртәм. Чөгендер ташуның үз авырлыгы бар инде, юлда игътибарлы булырга кирәк. Арбага да коелып калмаслык итеп тутырасы. Заводка керү юлында «Камаз»лар күп җыела, шуңа чөгендерне бушату өчен 7-8 сәгать чиратта торырга кирәк. Анда машинаны калдырып, кырга кайтып торган чаклар да була, чиратны саклыйлар, кеше алдыннан керү юк.
Авылда калырга телим. Кечкенәдән авылны яраттым, якын ул миңа, шәһәр тормышына кызыкмыйм. Укырга гына барып кайтам. Авылда калып, әтинең эшен дәвам итәргә телим, әти бу эшне 2000 елда башлаган иде. Эшли белсәң, табышлы эш дип уйлыйм. Эшли белү өчен тәҗрибә тупларга кирәк», — дип сөйләде Булат.
Булат йөрткән машинаның ике арбасы бар, ул якынча 26 тонна чөгендер ташый. Бер йөк машинасы арбасына 13 тонна чөгендер сыя. 16 процент шикәр чыга дип санасак, бер арба чөгендердән 2080 кг шикәр чыга. 50 килограммлы капчыклар белән санаганда, 40 капчык дигән сүз.
Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Кадыйров белән без кырда очраша алмадык. Шулай да мин аның белән телефоннан сөйләшеп алдым. Ул быел чөгендер уңышының бик яхшы булуын әйтте.
«Авыр елларда башладым ул эшне, бәлки дөрес тә эшләмәгәнмендер. Кибеттә дә әйбер юк иде бит ул вакытта. Минем әти механизатор булып эшләде, колхозның машина паркы безнең йортның күршесендә генә иде, минем бөтен балачак шунда үтте. Хәзерге яшьләрне дә эшләтергә кирәк. Мәктәп вакытыннан ук кырга чыгарырга, аларга хезмәт хакын билгеләп куярга кирәк, шулай гына кызыксыну уятып була яшьләрдә», — ди Фәнил әфәнде.
«Хәзерге яшьләр техникага бик бирелми, чөнки җиңел эш эзлиләр»
Аннан соң без кырның икенче ягына, комбайн эшли торган җиргә киттек. Анда бер сары комбайн эшләп йөри, үзе яфракларын кисә, үзе җыя, бер җиргә өеп куя. Кырда кул хезмәте бөтенләй кирәкми хәзер, безнең әбиләрнең теләге чынга ашкандыр инде. Комбайнчы Сәйдәш Шәрифҗанов тугызынчы сезон эшли бу комбайнда.
«Мәктәп елларында ук комбайнга утырдым. Минем әти дә тракторчы иде. Ул вакытта 2-3 гектар чөгендер җире бирәләр иде, нужа чигә идек шунда. Иртәнге алтыда алып чыгып китәләр, йокы туймаган була. Хәзер иртә торуга күндем инде, ничәдә ятсам да, иртәнге сәгать дүрттә торам. Җиденче яртыда эштә булам, сигезгә кадәр кырда булам. Атна саен төнге һәм көндезге сменаларны аралаштырып эшлибез. Төнлә эшләве авыррак. Без кыш көне дүрт ай ял итәбез, ә апрель аеннан ноябрьгә кадәр эшлибез. Кыш көне кирәк вакытта гына чакыртып алалар. Хезмәт хакы җитә, эш вакыты гына күп.
Мин өйдә терлек тә тотмыйм, аларны карарга вакыт юк. Терлек тотуның файдасы юк дип саныйм, чөнки иген кыйммәт, печәне дә кирәк. Өч балам бар — ике кыз һәм бер малай. Малай әлегә укый, тик техникага бик тартылмый шул. Яшьләрне авыл хуҗалыгында калдыру авыр, эш тә юк бит авылда. Хәзерге яшьләр техникага бик бирелми, чөнки җиңел эш эзлиләр, ә бу — авыр эш, чөнки техника ватылмыйча тормый, аны ясарга кирәк. Мин аның нәрсәсе эшләмәвен шунда ук аңлыйм. Аның өчен тәҗрибә кирәк. Техника яратучы, сәләтле малайлар юк димим, тик күп түгел», — ди Сәйдәш әфәнде.
«Бүген чиратта кундым»
Басудан без шикәр заводына юл тоттык. Заводы янына килгәндә дә 30-40 йөк машиналарыннан чират иде. Чиратның ахырында машиналар бер буй булып тезелеп торса, заводка якынлашкач, өч буй булдылар, берничәсе нәкъ чиратта түгел, ә читтәрәк басып тора.
Керергә дигән команда бирелдеме, аңламый калдым, тик барысы да гөр килеп кабындылар, төрле яклап керү капкасына агыла башладылар. «Камаз» машиналары камалышында калган кебек булдым. Берничә машина кереп киткәч, яңадан дөньялар тынычланды.
Керү капкасыннан икенче торган «Камаз» янына килдем. Радик абый Низамов чөгендерне Тәтеш районыннан — минем туган яклардан ташый икән. Бүген чиратта кунган ул.
«Машина күп, шуңа чират җыела. Бүген мин монда кундым. Иртә белән чөгендерне бушаттым, киттем яңадан төяргә һәм менә тагын көтәм. Завод иртәнге сәгать алтыдан кичке сигезгә кадәр кабул итә. Җиде-сигез сәгать торабыз чиратта, сезон башында көненә өчәр рейс ясый идек. Хәзер ике тәүлеккә өч рейс була инде. Монысын бушатып, төяп киләм дә, тагын монда кунам. Кыш көне төнгә калсак, чөгендер ката, аны иртән лом ярдәмендә чокып бушатабыз. Шуның белән нужа күрәбез инде. Авыр булса да, эшләргә кирәк. Минем әти дә гомер буе машина йөртүче булды, мин дә 27 ел йөртәм инде», — дип сөйләде ул.
Чөгендер елгалары
Шуннан без завод эченә кердек. Башка кияргә каска бирделәр. Башка чөгендер төшмәсен өчендер инде. Бина эчендәге зур торбаларны, тимер юлны, чөгендер ага торган елгаларны, ак известь күлләрен урап, без чөгендер бушатыла торган мәйданга чыктык.
Завод эчендә теге тәмсез ис бигрәк тә көчле икән. Хезмәтне саклау бүлеге белгече Елена Шитова ул искә күнгән иде, хәтта гаиләләре дә күнгән, сизмиләр дә, ди. Завод җитештергән шикәр комы төрле җирләргә тимер юл аша таратыла. Ни өчен известь? Завод аны да үзе чыгара. Завод территориясендәге чөгендер өемнәренә известь сибәләр, ул бозылудан саклый.
Хәзер чөгендер елгалары турында. Чөгендер төяп килгән машина алтынга тиң чөгендерен җиргә бушатмый, аны махсус машинаның платформасына бушаталар. Ул машина кырдагы төягеч машинасы кебек эшли, ләкин киресенчә: «Камаз» дан бушатылган чөгендердән өем ясый. чөгендер өемнәре торган мәйданның уртасындагы каналдан су агып тора. трактор шул өемне әкрен генә суга этеп төшерә һәм шул агым белән чөгендерләр завод эченә агып кереп китә, су агымына известь кушыла. Эчкә кергәч, чөгендер юыла. Күтәреп кенә йөриләр бугай ул чөгендерне. Елена ханым чөгендердән булачак шикәрне «ак алтын» белән чагыштырды. «Октябрь ае чөгендер өчен иң уңай вакыт, чөнки чөгендер артык җылыда һәм салкында бозыла», — диде ул.
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, 2020 елда республикада 49 247 гектар җиргә чөгендер утыртылган. Барлык кырларның 63 процентыннан 1361,6 тонна чөгендер җыелган инде. Республика буенча уңдырышлылык бер гектардан 441,7 центнер тәшкил итә.
- Буа шикәр заводы 2013 елдан эшчәнлеген башлаган. 2019 елда завод йөз меңнән артык тонна шикәр чыгарган. Шикәр тимер юл аша чит илләргә дә чыгарыла. Бүгенге көндә заводта биш йөзләп кеше эшли. Быел завод 12 сентябрьдән татлы тамырларны кабул итә башлаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән мәгълүматларга караганда, завод көненә 5774 тонна шикәр чөгендерен эшкәртә.
- Буа шикәр заводыннан кала, Татарстанда тагын бер шикәр җитештерүче оешма — Зәй шикәр заводы бар. Зәй шикәр заводы көненә 7982 тонна чөгендер эшкәртә.
Галерея: Буа районында шикәр чөгендерен алу