Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәкле алан (Сәлия Гарифуллина)

Туганымның якты истәлегенә.

news_top_970_100

Кече яшьтән рәсем төшерергә һәвәс булды ул. Күзенә нәрсә чалына, шуны кәгазь битенә күчерергә ашкыныр иде. Бу мавыгуы әти-әнисенә бик ошап җитми җитүен. Кызчыкларын еш кына аңлап бетерми алар. Бәбкә карарга чыгардыңмы, сары йомгаклар белән сөйләнергә керешә. Ул да булмый, күктә агылган кабарынкы болытларга багып, дөньясын оныта. Яисә авыл читендәге уйсу калкулыкта сәгатьләр буе нидер күзәтеп, үзе генә белгән уй-хыялларына чумып утыра. Мондый сәфәрләрдән күзләре очкынланып, бит алмалары алсуланып кайта ул. Үзе белән алган альбомы төрле сурәтләр белән тулган булыр.

«Нәрсә дип чүп-чарга тутырдың инде альбомыңны? Рәсем дәресенә тагын яңасын алырга кирәк була. Хет көн саен ал сиңа ул альбомнарны», дип орыша әнкәсе. Кызчык дәшми. Сүз көрәштереп торучылардан түгел ул, һич аптырамый. Кирәк икән, газета читләренә дә әзер рәсем ясарга. Аңламый әнкәсе. Шул хәтле күңелле, рәхәт ич ул сурәт төшерү… Их, чын рәссам буласы иде. Ул чакта урман шавы, челтерәп аккан чишмә тавышына кадәр ишетелер иде аның рәсемнәрендә.

Белә кыз, моның өчен озак укырга, өйрәнергә кирәк. Кайда укыталар икән ул һөнәргә, белсәң иде. Мәктәптәге рәсем укытучысы класска берәр урындык, гөл савыты алып керә дә, шуны төшерергә куша. Аннан кемгә «өчле», кемгә «дүртле» тезеп чыга. Сурәткә мөкиббән кызыбызны өнәми ул. Тәүге көннән шулай булды.

Өйгә эш биреп җибәргән иде укытучы. Кишер-чөгендер ишеләрне «натурадан» кәгазь битенә күчерергә. Кызчык тырышты. Илһамланып-дәртләнеп рәсем ясады. Бик матур чыкты яшелчәләр. Дәрестә бераз дулкынланып көтте ул. Менә укытучы апа рәсемнәрне карый башлар, «ничек болай оста төшердең», дип мактар… Рәт-рәт парталар аша өйгә эшне тикшереп йөргән укытучы, ниһаять, аның янәшәсендә тукталды. Кулына сурәтне алды, озак кына текләп карап торды. Иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылды: «Һе, кем төшерде моны, абыеңмы? Әйт дөресен!» Гаҗизләнеп калган бала тәүдә аңламады. Ни сөйли укытучы апасы?! Класс тып-тын. Карашлар аңа төбәлгән. «Йә, нигә дәшмисең? Кем төшерде моны?» «Мин, мин… ү-үзем», - дип пышылдады кызчык.

«Алдашма! Без әле болай ясый алмыйбыз. Кем өйрәтте сине шулай ялганларга, оят түгелме?!» Ысылдап чыккан сүзләрдән сабый тәмам коелып төште, башын түбән иде. Нәрсә өчен аны битәрлиләр, ачуланалар — һич аңламассың… Укытучы ханым «алдакчы» укучысының альбомына «икене» чәпәде. Үзе белән ифрат канәгать иде ул. Ялган сөйләргә яратучыларны алдан ук кисәтеп куярга кирәк. Аннан соң булуы бар.

Шул көннән рәссам кызчык өчен тынгы бетте. Мәктәптә укытучы апа әрли, өйдә әти-әнисе битәрли. «Башкалар кебек төшер», - дип җанына тияләр. Ник аңламый бу өлкәннәр, бүтән иптәшләре сыман рәсем ясый алмый ул, тырышып карады инде… Ә рәсем укытучысы юлын тапты. Кызга «өчлеләрне» тезә бирде. Еллыкка да «уртача» билгесен чыгарды. Тәүдә гаделсезлеккә сабыйларча әрнешкән, нәүмизләнгән бала тора-бара бу хәлгә күнекте. Шөкер, яраткан шөгылен ташламады. Тик хәзер башкалардан кача-поса рәсем ясый иде ул. Сурәтләрен чоланда яшереп саклый. Ара-тирә кадерле «дуслары» белән серләшә. Ышана кызчык: килер бер көн, ул иркенләп рәсем төшерәчәк, үзе теләгәнчә. Үсеп кенә җитсен.

Еллар алга тәгәри бирде. Кызыбыз үсеп буй җиткерде. Яшьтәшләре белән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнде. Мәктәп белән хушлашу кичәсе дә артта калды. Кая укырга барырга? Мәгәр бу сорауга җавапны анык белә иде ул. Әлбәттә, рәссамлыкка, сәнгать училищесына. Газетада игъланын да күрде. Шәһәрдә бар икән шундый уку йорты. Үзең белән сурәтләреңне дә алып барырга кирәк, ди. Эшләре күп җыелды аның. Араларыннан иң яхшыларын сайлап аласы булыр…

Шәһәргә китәр вакыт җитте. Әни кеше кызын бухгалтерлар курсына барырга үгетләде: «Аннан да кулай эш юк, балам. Әнә, Нәфисә апаң, ничегрәк киенә. Колагында алтын алка, бармаклары тулы кыйммәтле ташлы йөзекләр… Бар, кызым, хет кеше булырсың». Каршы дәшмәде сылу. «Ярар»дан башканы әйтеп тормады. Зарар юк, укырга кергәч, әйбәтләп аңлатыр әле өйдәгеләргә. Тормышын сурәтләрдән тыш күз алдына да китерә алмый ич ул…

Китте кыз. Шау-шулы шәһәр тәүдә өркетте. Югалыбрак калды авыл баласы. Ягымлы гына бер ападан сәнгать училищесына ничек бару турында сорашырга кыюлыгы җитте шулай да. Алчак апа шунда ук аңлатып та бирде. Ничәнче автобуста барырга, кайсы тукталышта төшәргә… Бәхетенә, һич тоткарлыксыз барып җитте сылу уку йортына. Документларын тапшырып, тулай торакка урнашып йөри торгач, көн тәмам кичкә авышты.

Шыксыз гына бүлмәгә дүрт кыз урнаштылар. Танышып киттеләр. Авыл кызлары булып чыкты дүртесе дә. Шуңадыр, уртак телне тиз таптылар. Шул көннән гел бергә йөрер булып киттеләр. Имтиханнар мәле җиткәч, бергәләп дер калтырап төштеләр, бер-берсен юаттылар… Инде барысы да артта калды сыман. Нәтиҗәләр көтәсе генә кала. Аңарчы кызлар шәһәр урамнарын гизделәр, тиеннәрен җыйнап дигәндәй, кино карап чыктылар. «Кәттә» шәһәр чибәрләрен күзләделәр, сокланулы карашларын аера алмый җәфаландылар. «Их, шулай киенсәң-бизәнсәң иде, прическалары нинди! Бигрәк бәхетледер бу матуркайлар».

Хәлиткеч көн килеп җитте. Бәгъзеләргә бетмәс-төкәнмәс шатлык китерде, кемгәдер… Конкурстан үтмәгән булып чыкты кызыбыз. Моны ишетүгә, дөньясын караңгылык чорнап алды. Ничек инде, имтиханнарын әйбәт тапшырды, сурәтләрен мактадылар. Кайбер чал чәчле укытучылар баш чайкап тел дә шартлатты әле. Кайдан пәйда булган тома бер авылда мондый сәләт иясе, янәсе. Бүлмәдәшләре дә аптырашта. «Син дә кермәгәч, кем укырга тиештер ул художниклыкка», диештеләр. Исемлекне кат-кат күздән кичерде кыз бала. Юк, бәхетлеләр исемлегендә ул юк. Инде нишләргә? Авылга кайту хакында уйларга да теләми. Гарьлеге ни тора! Әллә… Беткән баш беткән, тотты да китте бухгалтерлар курсына. Нәкъ әнкәсе теләгәнчә. Ниятенә әлегә ирешә алмаган икән, киләсе елга бәхетен сынап карар.

Тырыш, ныкышмалы Назабыз саннар дөньясына чумды. Сәләтен күреп алдылар, тиз үк иң яхшылар исәбендә йөри башлады. Группадаш кызлар белән төрле кызыклы чаралар оештыруда беренче булды. Сәнгать училищесында белем алган ахирәте Гөлсөяр дә онытылмый, сирәк-мирәк булса да очрашып торалар. Ә көннәрнең берендә… Гөлсөяр үзе шылтыратты. Тавышы никтер үзгәргән сыман, дулкынлануы сизелеп тора. «Дустым, бүген паркта очрашыйк әле. Сиңа гына ишеттерәсе хәбәрем бар», ди бу.

Кызыксынуы җиңде, Наза вакытыннан алда ук сөйләшенгән җиргә килеп җитте. Озак кына саргылт төскә манчылган яфракларга сокланып карап утырды. «Берничәсенең сурәтен төшерәсе булыр», дип үз алдына сөйләнеп куйды. Әнә, ахирәте дә килә. Тулы йөзе борчулы күренә. Ни булды икән? Өйдәгеләрдән берәр яман хәбәр килеп ирешкәнме? Гөлсөяр эскәмиягә утырды. Назаның сораулы карашыннан качарга теләгәндәй, башын читкә борды. «Йә, сөйлә, ахирәт. Бер-бер хәл булмагандыр бит. Төсең качкан». Тегесе баш кына чайкады. Икеләнүен җиңәргә ниятләпме, чәч тәлгәшләрен бармакларына бөтереп, уйга калды. «Бәй, нигә чакырдың алайса?» Наза көлеп куйды. Берәрсенә гашыйктыр бу кызыкай, шуңа кыяфәте үзгәргәндер. Ярар, сөйләр әле, түзмәс.

Ниһаять, Гөлсөяр телгә килде. «Ни бит, Наза, фойега беренче курсларның эшләрен элеп куйдылар. Иң әйбәтләрен…» «Йә, шуннан?» «Күңелеңә авыр алма, дустым, баштан ук әйтеп куям. Синең дә ике сурәтең бар анда. Теге, берсе чәчәкле алан, икенчесе төнбоеклы күл. Онытмагансыңдыр, шәт?» Онытып буламы! Аеруча бар булмышын биреп «җан өргән» гүзәл аланын… «Хәтерлим».

Наза ишетелер-ишетелмәс кенә җаваплады. Йөрәк ярасын кузгатасы килмәде. Гөлсөяр янә авыр сулады. Кисәк, ниндидер катгый нәтиҗәгә килгәндәй, ахирәтенең иңбашына кагылды: «Менә шул сөйләргә дигәнем. Сурәтләрең астында синең исемең түгел, бөтенләй башка кызныкы». «Ничек инде?» Наза коңгырт күзләрен тутырып дустына төбәлде. «Исеңдәдер, Камилла исемле бер начальник кызы безнең кырыйда буталып йөргән иде. Имтиханнарны әллә бирде, әллә юк. Рәсемнәрен күргән булмады, ничек майтарадыр… Шуның исем-фамилиясе язылган синең рәсемнәр астында».

Назаның күз аллары караңгыланды. Егылып китмәгәем дигәндәй, куллары белән эскәмия читенә ябышты. Әйе, хәтерендә. Бик кәттә генә кыз иде Камилла. Борыны югары, чуктай киенгән-бизәнгән. Чыннан да, әнисе әйткәндәй, бу фани дөньяда бөтен нәрсә дә сатыла микәнни. «Ахирәт, — иптәшенең тавышына тертләп китте ул. — Әллә училищега барып, тикшерәсеңме барысын да. Кыен булмаса, димен…»

Наза тураеп ук утырды, карашы кырысланды. «Юк, үземне кимсетеп тикшеренеп йөрмим. Сурәтләремне барып күрәм шулай да. Бик авыр булса да». Барды, күрде, түзде. Сабырлыгын җуймады. Вакытыннан алда олыгаеп киткән иде сылу. Камилла белән дә йөзгә-йөз очрашу «насыйбы» тиде. Назаның зур ачылган саф күзләре үзенә төбәлүгә, һавалы «нәчәльник» кызы бөрешеп-кечерәеп калды. Тизрәк читкә борылды…

Шул көннән соң кечкенәдән кулыннан каләмен төшермәгән кыз рәсем сәнгатеннән ваз кичте. Барча сурәтләрен юк итте. Ялкын ялмаган кәгазь кисәкләре белән бергә хыял-өметләре эреп юкка чыкандай тоелды. «Беркайчан да, бүтән беркайчан да!» Үзенә шул рәвешле сүз бирде ул һәм антына тугры калды. Бар булмышы белән хезмәтенә бирелде. Кияүгә чыкты, балалар үстерде. Тирәнгә яшеренгән серен үтә якыннарына да чишмәде ханым.

Сагаеп, эчтән генә сызып кыз-улын күзәтә иде ана. Рәсемгә тартылу галәмәте сизелмиме, янәсе. Ай, теләми ул йөрәк парәләренә андый тәкъдирне. Үз башыннан кичергәннәр дә җитәрлек… Шөкер. Балалар төгәл фәннәргә өстенлек бирде. Теләгән һөнәрләренә ия булды. Ниһаять, иркен тын алырга да мөмкин. Рәссам булып чыккан танышлары белән дә бик аралашмаска тырышты ханым. Онытырга, искә алмаска!

…Көзге яңгырлы шыксыз көн иде. Телефон шылтырады. Гөлсөяр икән. Гаиләсе белән Питерда яшәп ята ул хәзер. Сәнгать галереясендә эшли. Сирәк-мирәк Наза белән хәбәрләшеп торалар. «Ахирәт, мин шәһәрдә, эш буенча килдем. Бик сәләтле яшь рәссам күргәзмәсе ачылачак бүген. Кичке җидегә кил. Соңга калма!»

«Үпкәләмә, Гөлсөяр, бармыйм. Минем күргәзмәләргә йөрмәгәнне беләсең лә…» «Беләм, тик бу юлы син килергә тиешсең. Килгәч, үзең аңларсың. Сәбәп табып маташма да. Көтәм!» Бетте-китте. Иптәшенең холкын белә Наза. Әйттеме, өзә дә куя. Үзенә аптырады хатын. Кисәк шкафтагы киемнәрен барлады, күгелҗем күлмәген, биек үкчәле туфлиләрен алды. Кемдер, нидер алга этәрә сыман: «Җитезрәк җыен, барып күр!»

Ул иркен залга килеп кергәндә, халык шактый иде инде. Акрын гына картиналарны карап, үзара фикер алышып йөрүләре. Кояштай балкып, Гөлсөяр килеп җитте. Назаны кочаклап ук алды. «Привет! Әйдә, бер әйбер күрсәтәм». Ахирәтен җитәкләп, уртача зурлыктагы сурәтләрнең берсе каршына алып килде. «Яле, ни әйтерсең икән?» Наза теләр-теләмәс карашын картинага юнәлдерде.

Ах… Ни бу? Аның томанлы балачагы сәлам бирәме әллә, Ходаем. Чәчәкле алан. Зифа каеннар шаян җилдә тибрәлә. Чикерткәләр «җыры», бал кортлары безелдәве ишетелде, тыннар иркенәеп китте. Инде күптән кичермәгән хис-тойгылар биләде. Кем икән бу илаһи сәләт иясе? Әһә, менә исем-шәрифләре теркәлгән язу. Кәримә Шәфигуллина. Татар кызы икән.

Назаның уйларын Гөлсөяр бүлдерде: «Ошадымы? Әйттем бит. Безнең төбәк иҗатчысы. Исеме — Кәримә. Әле Питерда яши». Ул арада залдагылар җанланып китте. «Әнә үзе, яшел күлмәк кигәне», - дип пышылдаштылар. Назаның йөрәге дөрселдәп тибә. Хәзер ул балачак илчесен күрәчәк. Тиз-тиз атлап килүче сылу аңа күптән таныш кебек. Төз, зифа гәүдә, иңнәренә дулкын-дулкын булып таралган коңгырт чәчләр, чәчәктәй алсу иреннәр, оялчан баккан кара күзләр… Хатын гүя яшьлегенә кайтты. Әйтерсең лә, ул Кәримәдә кабатланган. Могҗизалар чынбарлыкта да очрый икән ләбаса.

…Күргәзмәдән кайткан хәләлен Газиз гаҗәпсенеп каршы алды. Үзгәреп киткән Наза, сулышын еш-еш ала. «Артыңнан кудылармы әллә?», - дип көлемсерәде ир. Хатыны дәшмәде. Йокы бүлмәсенә кереп китте. Көзге каршында, үзен тәү тапкыр күргәндәй, озак кына утырды. Газиз аңа комачауламаска тырышты, читтән генә күзәтә бирде. Тынычлангач, сөйләр әле ни булганын…

Наза исә уйлар әсирлегендә иде бу минутларда. Ниләр кичергәндер, белмәссең. Калтыранган кулы өстәлдә яткан каләмгә үрелде. Ниндидер кәгазь бите тапты. Кул астында сызыклар пәйда булды. Тәүдә ышаныр-ышанмас, оялчан гына йөз чалымнары кәгазь битенә ятты. Тора-бара ханымның кул хәрәкәтләре ныгыды, каләме җәһәтрәк «йөгерергә» кереште. Кояшлы алан. Нәфис чәчәкләр бер-беренә «күз кысыша», чикерткә «скрипкасында» көй сыздыра. Сары бөдрә чәчле нәни кызчык куе үлән арасына сыенган. Гамьсез сабыйның гаҗәеп дөнья белән танышу мәле…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100