Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәкләр тотып кулга: быел кайсы җырчылар балаларын тәүге тапкыр мәктәпкә озата?

Җырчылар «беренче сыйныфка укырга керергә» әзерме? Балалары өчен кайсы мәктәпләрне сайлаганнар? «Интертат» артистларның берничәсеннән шул турыда сорашты.

news_top_970_100
Чәчәкләр тотып кулга: быел кайсы җырчылар балаларын тәүге тапкыр мәктәпкә озата?
pixabay.com

1 сентябрь көнне ак бантиклар таккан, матур итеп киенгән балаларның мәктәпкә баруын күргәч, ирексездән, күңелең белән мәктәп елларына кире кайтып киләсең. Белем бәйрәме, сыйныфташлар, укытучылар искә төшә. Ә инде улларын һәм кызларын, нәни кулларыннан җитәкләп, тәүге тапкыр белем иленә илтүче әти-әниләр өчен бу көн аеруча кадерле һәм әһәмиятле. Сабыйларының беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүләренә шатлансалар да, уку елы башлануның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Мәктәп эзләү, бала-чаганы баштанаяк киендерү, уку-язу әсбапларын кайгырту, чәчәк бәйләме юнәтү өчен ата-анага шактый йөгерергә туры килә. 

Балалары быел беренче тапкыр мәктәпкә баручы җырчы әти-әниләрдән «Интертат» әнә шул күңелле мәшәкатьләр һәм аларның хис-кичерешләре турында сорашты.

Быел эстрадабызның парлы җырчылары — Алсу-Азат Фазлыевларның улы Ильяс, Зинира-Ризат Рамазановларның кызы Айгизә һәм Илмира Нәгыймова белән Руслан Кирамутдиновның уллары Камил беренче сыйныфка укырга керә.

Иҗади гаилә — Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызлары, интернет йолдызы Ләйлә дә белем иленә тәүге тапкыр аяк баса. 

Юмор остасы Әбри Хәбриев гаиләсе өчен дә бик җаваплы ел. Уллары Дамир 1 сыйныфка укырга бара.   

Шулай ук җырчы Алинә Шәрипҗанованың улы Әмир быел беренче тапкыр укучы булачак.

Алсу Фазлыева: «Ильяс укырга барырга атлыгып тормый»

Мин шалтыратканда Алсу һәм Азат Фазлыевлар, мәш килеп, улларына мәктәпкә киемнәр эзләп йөриләр иде (Бу язма 1 сентябрьгә берничә көн кала әзерләнде — ред.)

Балалар моңа кадәр авылда тордылар, шушы арада гына алып килдек. Шуңа мәктәпкә әзерләнергә соңгарак калынды. Кием сайлап, хәлдән тайдык. Икесенә дә мәктәп формалары сатып алдык. Монда бөтен киемнәрне алып бетергәннәр ахры, табуы җиңелләрдән булмады.

Кечкенәбез Ильясны абыйсы укыган 149нчы лицейга бирдек. Зур улыбыз Аяз 5 сыйныфка бара. Ильяс башлангыч сыйныфларда абыйсын укыткан укытучыга туры килде. 

Ильясның укырга бик барасы килеп тормый. Уеннан туеп җитмәгәнме... Ләкин аңлап кына бетермидер әле, укый башлагач, үзенә ошап китәр дип өметләнәбез. Ул үзе бик сәләтле бала. Мәктәп алдыннан әзерлек курсларына йөрттек. Аннан тыш, инглиз теле белән тирәнтен шөгыльләнәбез.  

Икенче бала булса да, дулкынланам. Туганнар булсалар да, абыйсы белән характерлары төрле аларның», — ди Алсу Фазлыева. 

Сөйләшүгә гаилә башлыгы да кушылды. Азат Фазлыев үзенең мәктәп елларын исенә төшерде. Җырчы Әтнә районының Күшәр авылы тугызъеллык мәктәбендә белем алган. Соңыннан ике ел күрше Күңгәр авылына йөреп укыган. 

«Хәзерге балаларга рәхәт. Җаннары теләгән кием алына, бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр. Үзебезне искә төшерәм мин. Көтү сукмагыннан пычракка бата-чума төшәсең мәктәпкә. Бер-берсенә ышкылып, чалбар балаклары пычранып бетә. Чалбарны киптереп, аларны уасың. 

Безнең мәктәп янына су җыела иде. Шунда бөтенебез җыелышып, пычрак резин итекләрне кипкән үлән белән юа идек. Ул итекнең эченә су кереп тула, аннары шул юеш аяклар белән мәктәпкә кереп китәсең. Хәзер дә, бер кайтканда, мәктәп янына төшеп, шулай итек юып менәсем килә. 

Хәзер инде балалар таш юлдан төшәләр, таш юлдан менәләр мәктәпкә. Заманалар үзгәрде. Балаларга, алмашлап кияргә, икешәр кәчтүм-чалбар алалар. Безнең бер кәчтүм, бер чалбар була иде, анысы да берничә елга әле аның», — дип хатирәләргә бирелде Азат.

Фазлыевлардан: «Ильяс белән дәресне кайсыгыз әзерләячәк соң?» — дип кызыксындым. 

«Олысы бик мөстәкыйль егет. Репетиторлар белән дә үзе шөгыльләнә ул. Безгә: „Әти-әни, шул-шул репититорга шуның хәтле акча күчерерсез“, — дип кенә әйтә. Анысы белән проблемалар юк. Кечкенәсе шуграк, Ильясны контрольдә тотарга кирәк булачак. Дәресләрне әзерләргә Алсу белән икебез дә булышачакбыз. Шул гастрольләр вакытында гына балаларга ташламалар булгалый безнең. Быел алары да юк әле», — ди Азат Фазлыев. 

Ризат Рамазанов: «Кызыбыз Белем көнендә кыңгырау шалтыратачак»

Зинира-Ризат Рамазановлар кызлары Айгизәне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясенә биргәннәр. 

«Мәктәпкә әзерлек тулы көчендә. Спорт киеме алып кайтып барышыбыз. Мәктәп формасы, букчаны алданрак кайгырткан идек. Форманың төсе нинди булырга тиешлеген мәктәптә әйттеләр. Аклы-күкле төстәге форма сатып алдык. 

Айгизә Белем көне линейкасында кыңгырау чыңлатачак. Зинира белән миңа җырларга куштылар. Рәхмәт инде гимназиягә, хөрмәтләре өчен. 

Без өйдә татарча сөйләшәбез. Ләкин интернетта утырып, ютуб, тик-ток каналлар карап, кызыбыз рус теленә игътибарны күбрәк бирә башлады. Шуңа күрә, үз телебездә укысын дип, татар гимназиясенә бирдек.

Гимназиягә кабул иткәндә тест яздырдылар. Айгизә аны уңышлы гына башкарып чыкты.

Айгизәгә 7 яшь тулмады әле. Кеше: «Нигә мәктәпкә иртә бирәсез?» — ди. Без инде бакчадагы тәрбиячеләре белән сөйләштек. Алар Айгизәне мәктәпкә керергә әзер дип әйттеләр. Озак кына уйланганнан соң быел бирергә булдык. Балалар бакчасында бергә йөргән кызлары да шул гимназиягә бара.

Айгизә бер ел әзерлек курсларына йөрде. Үзенең теләге бар. Укый, яза, матур итеп рәсемнәр ясый. Безнең әби дә (Зинираның әнисе — ред.) башлангычлар укытучысы бит. Җәй буе ул да төрле биремнәр эшләтеп, оныгы белән шөгыльләнде. 

Укытучыбыз да бик әйбәт туры килде. Баланың укуга мәхәббәтен уятуда укытучының роле зур дип уйлыйм.

«Айгизә үзе иртә торасы була дип кенә борчыла. Карантин озакка сузылгач, үзебезнең дә режим бозылып бетте. Иртәнге 9-10га кадәр йоклыйбыз. Безгә ияреп, Айгизә дә йоклый. Режимны көйлисе булачак», — ди Ризат.

«Беренче айларда булса да, мәктәпкә үзебез йөртсәк әйбәт булыр иде. Кызыбызны үзебез озатып, каршы аласы килә. Шуңа концертларны сентябрьдә куймабыз дигән идек. Ләкин марттагы концертларны сентябрьгә күчерделәр. Әле аларны да ярты залга гына куярга рөхсәт итәләр. Сентябрьдә икешәр көн Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә чыгыш ясарга тиешбез. Ул ярты зал дигән нәрсәне нишләтергә? Ничек араларга халыкны? Син карт дипме? Син миңа ошамыйсың дипме? Башка сыймаслык бу. Дүрт көн рәттән куярга башка артистлар белән графиклар туры килеп бетми. Тулы залга куярга рөхсәт иткәннәрен көтәргәме икән әллә? Шуңа бик борчылабыз», — дип зарланып та алды Ризат. 

Айгизәне Зинира белән Ризат гастрольләрдә вакытта туган тиешле апалары карый торган булган. «Концертларны куярга уйлаган очракта, тагын аның ярдәме кирәк булачак», — дип әйтте җырчы. 

Ильмира Нәгыймова: «Улымны «3”легә укыса да ачуланмаячакмын»

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кирамутдинов уллары Камилдән укуда өлгереш буенча артыгын таләп итмәскә уйлыйлар. «Камилне Яр Чаллының өр-яңа 42нче мәктәбенә бирәбез. Йортыбыз янәшәсендә генә узган ел ачылды ул. Үзе бик ныклап әзерләнә.

«Мәктәптә балалар бакчасындагы кебек йокларга кирәкми бит, рәхәт булачак», — дип сөйләп йөри. Камил бик зиһенле бала, ул укырга да үзлектән өйрәнде. Урамда йөргәндә кибет исемнәрен укудан башлаган иде. Гади мәктәпкә, гади сыйныфка бирдек. Без үзебез дә гап-гади мәктәпне тәмамладык. Аллага шөкер, укый да, чутлый да беләбез. Безгә фәннәр тирәнтен укытылучы әллә нинди махсус мәктәпләр кирәкми. Уку программасын болай да бик авыр дип әйтәләр. «3”леләр ала башласа да ачуланмаячакмын. Белгәненнән артыгын таләп итәргә җыенмыйм. 

Мәктәпкә Камил үз теләге белән бара, без балабызны беркайчан да мәҗбүриләмибез. Иң мөһиме - укулар дистанцион булмасын дип теләргә кала», — ди Ильмира Нәгыймова. 

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ләйлә саф татар телендә белем алачак»

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызлары Ләйлә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем алачак. 

«Әзерләнү эшләрен төгәлләдек, бөтен кирәк-яракны, киемнәрне алып бетердек. Гимназия укучылары махсус формадан йөрергә тиеш. Аны гимназия кырыендага ательеда Ләйләнең үлчәменә туры китереп тектердек. Ләйлә балалар бакчасына иртә кергән иде, шуңа укырга да алданрак барачак. Бакчаны тәмамлады бит инде, бер ел көттереп утырмаска булдык. Чөнки үзенең бик тә укырга барасы килә. 

Кызыбыз саф татар телендә белем алачак. Гимназиядә математикага хәтле татарча укытыла, диделәр. Улыбыз Әнвәрне дә шунда күчердек. Ул моңа кадәр 149нчы лицейда укый иде. Икесе бер мәктәптә булгач, йөртергә дә җайлы булыр, дидек.

Гимназиягә кергәндә алай сайлап алу тестлары бирдермәделәр. Гариза яздык та кабул иттеләр. Анда бөтен теләге булган кешеләрне дә алалар дип уйлыйм. 

Ләйлә әзерлек курсларына йөреп тормады. Укый, саный белә. Укырга үзе кызыксынып өйрәнде. Аллага тапшырдык инде. Ләйлә сәләтле бала, әйбәт укыр дип ышанып торабыз. Шулай да, бераз борчылам. Әле бит ул мәктәпнең нәрсә икәнлеген белми», — дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова. 

Әбри Хәбриев: «Улым мәктәпкә җыена, ләкин әле тулысынча аңлап бетерми»

«Улыбыз мәктәпкә барырга тулысынча әзер. Формалар, букчалар алынган, пеналлар тутырылган. Укырга «Салават күпере» торак комплексындагы 182нче лицейга барабыз. Дамирны татар сыйныфына бирдек. Мәктәпкә бару теләге бар кебек үзенең. Дөресрәге, көненә карап. Бер көнне керәм ди укырга, икенче көнне юк дип тә әйтергә мөмкин. 

Мәктәпкә җыена инде. Ләкин әле тулысынча аңлап бетерми. Аларның укый башлагач кына балалар бакчасына кире кайтасылары килә башлый бит. Эшнең авырлыгын сизгәч кенә. 

Зур кызым Камилә 4 сыйныфка кадәр Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә укыды. Һәр көнне йөртергә ара ерак булганлыктан, аны да үзебезнең шул лицейга күчерергә булдык. Кызым 5 сыйныфка бара. Энесе белән бер уку йортында белем алачаклар.

Кызым белән дәресләрне күбесенчә әнисе әзерли иде. Чөнки мин өйдә сирәк булам, бик еш гастрольләргә китәргә туры килә. Аңламаган әйберләре булса, миңа шалтыраталар. Малай белән ничек булыр. Үзем дә булышырмын инде. Кемнең мөмкинлеге бар — шул әзерли. Алай аерып кую юк безнең гаиләдә.

Мәктәпкә кергәндә тестлар-имтиханнар тапшырып тормадык. Теркәлү урыныбыз туры килгән мәктәп булгач, артык мәшәкатьле булмады», — дип сөйләде Әбри Хәбриев.

Алинә Шәрипҗанова: «Әмирне районыбыздагы иң яхшы мәктәпкә бирдек»

Җырчы Алинә Шәрипҗанова да улын быел беренче сыйныфка озата.

«Әмиргә быел 7 яшь тулды. Әмир мәктәпне бик көтте, чөнки без анда алдан әзерлек курсларына йөрдек. 

Биектау районында яшибез. Улыбыз 3нче мәктәпкә барачак. Ул районыбыздагы иң яхшы мәктәп булып санала. Без гастрольләрдә йөри торган кешеләр. Миңа мәктәпнең әниемнең өенә якын булуы да мөһим иде. Чөнки мин юкта баланы каршы алу, озату тулысынча аның өстендә булачак. Ул - безнең беренче ярдәмчебез. Икенчедән, әлеге мәктәпнең автобусы бар. Өченчедән, мәктәптә озынайтылган көн төркеме эшли. Мәктәпкә яңа ремонт ясалган.

Әмир әзерлек курсларына йөргәндә бер укытучыны бик ошатып калган иде. Аллага шөкер, безнең башлангыч сыйныф укытучыбыз да шул булачак. Озын дәресләрдә утыру кечкенә бала өчен бик авыр. Укытучысын яратып йөрсә, бу җаваплы хезмәт бермә-бер җиңеләячәк. 

Мәктәп формасын бик озак, җентекләп сайладык. Букча мәсьәләсен хәл итәсе калды. Аның зурлыгына игътибар итеп, каешлары уңайлы булганны, баланың умырткасына зыян китерми торганны эзлибез. 

Безнең гаиләдә бер укучы бар инде. Минем иремнең беренче никахыннан туган тагын бер улы бар. Тимурга хәзер 12 яшь. Ул 179нчы гимназиядә белем ала», — дип сөйләде Алинә Шәрипҗанова.

Артистларның күбесе балалары өчен милли мәктәпләр, татар сыйныфлары сайлаган. Шунысы бигрәк тә сөендерде. Җырчыларыбызга балаларының тырышып укуларын, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәүләрен телибез. Дөньяларыбыз тыныч булсын, мәктәпләр гадәти режимда эшләсен иде. Ә инде сабыйларның үзләренә: «Хәерле сәгатьтә!» - диясе генә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100