Үч - беренче өлеш (Лилия Гәрәева)
Рөстәм тагын соңга калып кайтты. Мондый соңга калулар актык вакытта бигрәк ешайды әле. Рәмзия башта әллә ни сагаймаган иде. Эше дә күп инде, тегесе-монысы килеп чыккандыр, дип, башына гел яхшы уйлар гына кертергә тырышты. Ләкин бүген сабыр савытлары тәмам тулып ташыды ахрысы.
(беренче өлеш)
Ире белән барын да уртага салып сөйләшергә кирәк булыр. Аңлатсын болай соңга калуларының сәбәбен. Үзен болай мыскыл иттерүгә чик куймый ярамас!
Рөстәменең вакытында кайтмавын эштәге дус хатыннарына сөйләгән иде. И көлделәр үзеннән.
— Кызый, ирләрнең тоткарланырга сәбәбе бер генә инде, акылсыз булма ул кадәр! — диде Гөлчәчәк.
— Айга бер йә ике тапкыр булырга мөмкин, син бит көн аралаш диярлек төн уртасында кайта дисең. Тикшер әле син моны. Телефонын карадыңмы соң, берәрсенә ияләшкәнме әллә? — ирләр белән эш итүдә зур тәҗрибәсе булган Гөлирам шундыйрак киңәш бирде.
Рәмзиянең беркайчан да Рөстәм телефонында актарынганы булмады. Паролен дә белми ул аның. Әнә, үзенең яшерер сере булмагач, телефонына пароль дә куеп караганы юк. Өйгә кайткач, балалар кулыннан төшми дә аныкы. Ятар алдыннан зарядкага куяр өчен әллә кайлардан көчкә эзләп таба аннары. Кара соң, Рөстәме портфеленнән дә чыгармый түгелме үзенекен? Әллә чынлап та яшерен серләре бар микән?
Рәмзиянең көндәлек маршруты гел бер үк. Эштән чыгуга башта башлангычта укучы улын мәктәптән кереп ала. Мескен балакай алтынчы яртыга кадәр әнисен көтеп, ачыгып беткән була. Юл уңае капкаларга кулына берәр нәрсә тоттырып, тизрәк бакчага — кечесен алырга ашыга. Аннары ике баланы җитәкләп, көндәлек кирәк-ярагын алырга кибеткә сугыла. Өйгә кайтып кергәндә инде җиденче китә. Кичтән пешкәнне җылытып, балаларының тамагын туйдыруга, тизрәк иртәгәсе өчен куеп җибәрә. Әнә шулай тәгәрмәчтәге тиен шикелле бөтерелеп, ни арада төн авышканын да тоймый калган көннәре күп Рәмзиянең. «Балаларны берәр көнне син алсаң да ярар иде», — дип әйтеп караганы булды иренә, файдасы гына тимәде. Нишләтәсең, шундый кеше инде. Үзе яратып чыкты Рәмзия, берәүгә дә үпкәләрлеге юк. Булышмавына да түзә иде әле, менә болай соңга калып кайтулары белән тәмам тынычлыгын алды бит.
Ире кайтканчы, башымны гына куеп торам, дип яткан иде, йокыга ук киткән икән. Ишек ачылганга чәчрәп уянды Рәмзия. Рөстәмнең кайтканын баскычтагы аяк тавышларыннан ук таный ул. Тузгыган чәчләрен кулы белән сыпыргалап, Рәмзия Рөстәм каршына атлады. Юл уңае стенадагы сәгатькә күзе төште — уникенче киткән!
— Бу гомергә кадәр эштә булдым дип кенә әйтмә, яме!
Киемен элгечкә элеп маташкан Рөстәм ялт итеп хатынына борылып карады:
— Эштә булмыйча, кайда булырга тиеш идем инде мин синеңчә?
— Менә мин дә шуны ачыкламакчы булам, кайда йөрисең икән син төн җиткәнче өйгә кайтмыйча?
— Рәмзия, болай да арыдым, син дә башлама, зинһар. — Рөстәм гәүдәсе белән кухня ишеген каплап баскан хатынын кулы белән этеп, аш бүлмәсенә узды. — Кая, капкаларга берәр нәрсә әзерләмәдеңме?
— Әзерлисең дә ашыйсың! Мин сиңа хезмәтче түгел! — Рәмзиянең иренә чын-чынлап ачуы чыкты. Ул, тишәрдәй булып, күз карашы белән Рөстәмнең аркасын бораулады. — Моңарчы кайда йөргәнеңне әйтәсеңме, юкмы?
— Эштә дидем ич. Тагын кайда булыйм?
— Бу әкиятеңне башка җирдә сөйләрсең. Мин синең эш сәгатеңнең ничәдә беткәнен бик яхшы беләм. Син биш сәгать элек үк өйдә булырга тиешле кеше идең. Ышанмыйм мин синең ялганыңа.
— Ышанасың килмәсә, ышанмыйсың инде, — Рөстәм тәкәллефсез генә аш чөмерүендә булды.
— Гаилә тормышы болай булырга тиеш түгел бит, Рөстәм, — Рәмзия ире каршысындагы урындыкка утырып, аның йөзенә текәлде. — Төн уртасына кадәр өйгә кайтмаган кеше юньле юлда йөрми бит ул. Көн дә калып эшли торган эш тә гел чыгып тормый. Ник мине ялганлыйсың? Китәм дигән кешене монда берәү дә бәйләп тотмый… Балаларны мин синсез дә үстерә алам…
— Нәрсә, син миңа китәргә кушасыңмы әллә хәзер? — Рөстәм бушаган тәлинкәсен үрелеп раковинага куйды.
— Кайда йөргәнеңне беләсем килә.
— Эштә дидем ич, шул җитмиме?
Ире белән сөйләшүнең барып чыкмасын аңлаган Рәмзия торып, балалар янына узды. Күрше бүлмәдә Рөстәмнең чишенеп, үзенә урын җәйгәнен ишетеп ятты ул.
— Йокласын үзе генә. Барысын да ачыкламый торып, янына якын да килмәячәкмен, — дип уйлады Рәмзия.
Икенче көнне Рөстәм берни булмагандай иртән эшкә чыгып китте. Көне буе йөрәге янды Рәмзиянең. Эше — эш, ашы аш булмады. Иренең дөресен әйтмәгәнен җаны белән сизенде ул. Рөстәм белән икесенең арасында башка берәүнең сулышын тойгандай булды.
Үзе эндәшми торып, сөйләшмәм дигән иде дә, бүген эштән соң театрга барасы исенә төшеп, Рөстәмгә шалтыратмый хәле калмады.
— Балаларны син алырсың, мин соң кайтам, — дип коры гына әйтте дә, телефонны куйды. Театрны ярата ул. Кайчандыр үзе дә артистка булырга хыялланган иде. Хыялларын чын итәргә батырлыгы гына җитеп бетмәде. Ә Рөстәмне театрга аркан белән дә тарттырып китерермен димә. «Үзең генә бар, мин балаларны карыйм», — диде ул Рәмзия театр дип авызын ачкан саен. «Бик яхшы премьера», — дип хезмәттәшләре мактагач, бер атна алдан ук билет алып куйган иде шул…
Эштән чыккач, алай да иренә тагын бер кат шалтыратып, балаларны алырга кирәген исенә төшерде.
— Алырмын… — дип мыгырданды тегесе.
— Бигрәк шәп, бер көн ял миңа да хәрам булмас, — дип уйлады Рәмзия.
Урынны уртадан алган иде. Тар урындыклар арасыннан кысылып узганда аягын уңайсыз басып, кемнедер алдына утырды Рәмзия. Кемдер дигәне шат чырайлы бер ир-ат икән. «Гафу итегез, ялгыш», — дип, Рәмзия кызарып ук чыкты. Менә бит кирәк булса, гомергә болай оятка калганы юк иде. Ул аягына басарга маташканда теге ир, шаярган булып, биленнән кочаклап ук алды үзен. «Билегез бигрәк нечкә икән!» — дигән булды, күзен кысып.
Чынлап та, спектакль искиткеч иде. Антрактта чыгып, чәй эчеп керергә иде дә нияте, баягы уңайсыз хәл исенә төшеп, ниятеннән ваз кичте Рәмзия. Аллам сакласын, кергәндә йә тагын егылыр берәрсе алдына.
— Ханым, сыйланыгыз! Ханым дигәнгә ачуланмыйсыздыр бит? — Телефонын кабызып, олы улына хәбәр язып утырган җиреннән Рәмзия аптырап башын күтәрде. Бая алдына утырган ир ике кулына ике стакан тотып, елмаеп басып тора иде. Стакандагы чәеннән кайнар пар күтәрелә.
— Юк, юк, кирәкми! — дип, Рәмзия тизрәк баш тартырга ашыкты.
— Алыгыз, ал! Кая куйыйм инде мин аны? — Таныш түгел ир Рәмзиянең кулына стаканны мәҗбүриләп диярлек тоттырды. — Монысы да сезгә! — Ир кесәсеннән шоколад чыгарды.
Алса да алды Рәмзия чәйне, алмаса да… Уртада бер урындыкны буш калдырып, икесе шулай тын гына чәйдән авыз иттеләр. Ни кыстаса да, шоколадка ук орынмады Рәмзия.
(дәвамы бар)