“Өч ай дәвамында 15әр тонна тимер чөйдем...” Авылда яшәүче Газинур Фәттахов ничек гер спорты буенча дөнья чемпионы булган?
Әлки районының Карга авылында гомер кичерүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов икенче ел рәттән гер спорты буенча дөнья чемпионы булуга иреште. 2016 елдагы Казахстандагы уңышын 2017 ел азагында Көньяк Кореянең Сеул шәһәрендә дә кабатлады ул – ветераннар арасында үз авырлык үлчәвендә җиңүче булды.
Карга халкына “гер чире” күптәннән йоккан
Узган гасырның 75-80 нче елларында Карга авылында егетләрнең гер күтәреп карамавы, Бразилиядәге малайларның туп типмәве кебек күренер иде, дип сөйлиләр. Ул вакытларда авыл мәктәбендә физкультура укыткан Фәрит Хәсәншин әлеге спорт төренә карата мәхәббәтне шундый итеп тәрбияли ки, Каргада гер күтәреп карамаган егетләр булмый диярлек.
– Безнең якларда гер спортының башы шул елларга барып тоташа да инде. Авылда бөтенебез – мәктәп укучыларыннан алып, сәламәтлеге мөмкинлек биргән ир-атларга кадәр гер күтәрә иде, – дип сөйли дөнья чемпионының бертуган энесе, инде хәзер үзе мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләүче Илгизәр Фәттахов. – Карга авылы егетләре хәрби хезмәткә кайда гына алынса да, нинди генә дивизиядә хезмәт итсә дә, гер күтәрү буенча мактау кәгазеннән башка кайтмады. Үзем дә армиядә беренче ярышта ук җиңүче булдым һәм башкаларның карашы үзгәрүен тойдым.
...Авылда гер спортына нигез салган Фәрит Хәсәншин вафат булган инде. Заманалар үзгәргән, гер күтәрүгә караш, яшьләрнең тартылуы да бераз башкачарак. Шулай да ул елларда салынып калган нигез әле какшамаган. Бүген Хәсәншинның шәкертләре – спорт остасы булып танылган герчеләр яңа чемпионнар тәрбияли. Европа һәм дөнья чемпионы Газинур Фәттахов кул астында, мәсәлән, бүген Базарлы Матактагы “Алинә” спорт комплексында берничә дистә герче шөгыльләнә.
“Ат көче таләп итә”
Газинур Фәттаховның көчен рекордлары сөйли: яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә алса, алмаш-тилмәш ике кулда ыргым алымы белән биш минутка 24 килограммлы герне – 170, ике пот авырлыктагысын өч минутка 100 мәртәбә күккә чөя ул. Гер белән мондый күрсәткечкә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә ирешүчеләр юк, ди үзе. Ә соңгы дөнья чемпионатында 24 килограммлы ике герне озын цикл белән 80 мәртәбә күтәрә алган.
– Хәзер үлчәү авырлыгына үзгәрешләр кертелде, кыскартулар булды. Элек 95 килограммга кадәрге авырлыкта да катнаша алган булсам, хәзер 85 килограммнан югары авырлыкта көч сынашырга туры килә, – дип сөйли Газинур Фәттахов. – Аеруча Эстония, Америка, Украина һәм Латвиядән көндәшләрем көчле иде. Әзерлек эзсез калмады – барысыннан да өстен чыктым.
...Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларны оттым, дөнья чемпионатына 3 ай дәвамында әзерләндем, дип сөйли Газинур Фәттахов. Күнегүләрен көннең ике өлешенә – төшкә кадәр һәм төштән соңга бүлеп уздырган ул. Шул рәвешле көнлек күнегүләре ике-өч сәгатькә сузылган.
– Гер спорты ат көче таләп итә. Тимер бөгәрдәй көчле ир-аттан югары нәтиҗәгә ирешерлек герче чыксын өчен, биш-алты ел дәвамында база булдырырга, техникасын ныгытырга кирәк. Дөнья чемпионаты алдыннан миңа һәр күнегү саен 15 тонна авырлык күтәрергә туры килде. Шунсыз уңышка ирешеп тә булмас иде.
Гер спортының дөньякүләм популырлык казанмавы да борчый спортчыны. Элегрәк шактый дәрәҗәгә ия булып, хәзер рәхмәтсез, дөнья чемпионатын отып та, кызыксындыруы булмаган спорт төренә әйләнеп баруы күңелгә тия, ди спортчы.
– Ярый әле район башлыгы Александр Никошин нык булыша, ярышларга йөрүнең барлык чыгымнарын каплыйлар. Ул да булмаса, ел буе әзерләнеп, чемпионатларга да барып булмас иде, – ди герче.
Ә Татарстанда иң көчле герчеләре булган төбәкләр турында сүз чыккач, Ютазы, Азнакай, Саба, Биектау, Чистай һәм Казан шәһәрен атады.
Герчеләр нәселе
“Алинә” спорт комплексының тренажер залында шөгыльләнүче өч кешенең берсе Фәттахов фамилиясен йөртә бугай. Биредә Газинур Фәттаховның улы Азат та, инде телгә алынган энесе Илгизәр дә, хәтта аның улы Айнур да шөгыльләнә... Арада иң кечкенәләре – Илгизәр Фәттаховның улы – 12 яшьлек Айнур 8 килограммлы ике герне егермешәр тапкыр чөйгәндә гер артыннан чак кына күренеп торган малайның мышык-мышык борын тартканы һәм спортчыларга хас ешлык белән сулыш алганы гына ишетелә.
– Әтиемнең абыйсы дөнья чемпионы бит. Шуны күреп сокландым, үзем дә шөгыльләнә башладым, – дип сөйли Айнур Фәттахов безгә. – Шөгыльләнсәң, минем кебек чемпион булырсың, ди. Чемпион булуыма ышанам. Инде бүген 8 килограммлы ике герне 20-25 тапкыр күтәрсәм, бер кул белән 40 мәртәбә чөя алам.
Кечкенә Фәттаховның гергә мәхәббәте көннән-көн артуы гаҗәп түгел. Бөтен җирдә – гер, гергә тотынмаган көнебез сирәк, ди аның әтисе, укытучылар арасында районда соңгы өч елда чемпион калган Илгизәр Фәттахов.
– Улларыма өмет белән карыйм, үзем бик теләсәм дә абыйны куып тотып булмас инде, – дип елмая ул. – Аның дөнья чемпионы булуы, спортка карашыннан килә. Ул спорт белән дөрес итеп, яратып шөгыльләнә. Чын күңелдән шөгыльләнмәсәң, яратмасаң, зур уңышларга ирешеп булмый.
...Газинур Фәттахов үз шәкертләрендә дә спортка уңай караш булдырырга тырыша. “Тренажердагы ике сәгать вакытны төрлечә уздырырга була. Һәр минутны файдага әйләндерергә мөмкин, – ди чемпион. – Гер чөюнең әҗереме?! Ир-егет тормышта үз дәрәҗәсен күрсәтә белергә тиеш. Ә кулында тимер уйнаткан бер генә кешенең дә тормышта югалып калганын белмим”.