«Чемпионнар Чаллыдан чыга»: җирле көрәш федерациясенең уникаль тәҗрибәсе
Көз җитте, димәк, көрәш ярышларына да старт бирелде. «Интертат» Чаллының көрәш командасы белән таныштыра.
Чаллы көрәшчеләренең даны һәрчак зурдан. «Чаллы батыры» дигән исемне заманында «Копченый» кушаматлы данлыклы Рәкыйп Хәмитов, аннары 12 тапкыр Муса Җәлил турнирын откан легендар Айрат Гыйлаевлар күккә чөйде. Батырларның хәзерге варислары исә шул юлны дәвам итә.
Чаллы командасы узган ел гына да яшьләр арасында Татарстанның беренче Президенты Кубогында беренче урын, Татарсан чемпионатында икенче урын, ирләр арасында үткәрелүче Муса Җәлил исемендәге турнирда икенче урын, Татарстан чемпионатында өченче урын яулады. Октябрь азагында командалар арасында узачак Федерация кубогына, ноябрь азагында көтелгән Татарстан беренчелегенә дә Чаллы көрәшчеләре әзерлекне ныклап башлаган.
«Чаллы борынгы заманнан көчле команда булган бит. Командада булу минем өчен горурлык», – ди көрәшче Ренат Шәйхетдинов. «Чаллы – минем өчен иң яраткан команда, чөнки бөтен нәтиҗәләр миңа Чаллы спортзалыннан килде», – ди Алабугада туган Илнар Галимов.
«Чаллы көрәшчесе» дигән исем бар. Ул мактану түгел. 90нчы елларда Академияне узган егетләргә хәзер 30-40 яшьләр. Алар безнең тәрбияне алган. Шул тәрбияне без хәзер яшь егетләргә дә кертәбез. «Сю-сю-сю» килеп йөрмибез берсе белән дә, – ди озак еллар тренер булып эшләгән, хәзер Чаллы командасының аксакалы Рәкыйп Фәйзуллин. – Чаллы командасы гел көчле булды. Элек егетләр келәмдә көрәшергә дип чират торалар иде. Бер вакытта 4-5 пар гына көрәшә ала, шуңа калганнары көтеп тора. Чаллыда институт ачылгач, мин укытырга кердем. Шуннан алып Чаллы рухын бөтен малайларга кертек, хәзер ул чәчкән орлыклар нәтиҗә бирә.
«Сездән – шөгыльләнү, бездән – шартлар»
«Команда рухы» дигән нәрсә ярышларда бигрәк тә ачык сизелә. Бер-берең өчен җанату, җиңүеннән соң команда белән күккә чөюләрдән дә аңлап була аны. Чаллының көрәш командасы – соңгы елларда башка районнарга үрнәк команда. Ни дисәк, Чаллыда «көрәш» дип янып-көеп йөргән кешеләр инициативасы белән «Көрәш федерациясе» ачылды. Төп иганәче – депутат Марсель Миңгалимов. Федерациянең дәүләткә, хөкүмәткә катышы юк.
Тренерлар белән шулай сөйләштек: «Егетләр, сездән – шөгыльләнү, бер әйбер турында уйламыйсыз, ә бездән – шартлар. Кирәк икән киендерәбез, кирәк икән ашатабыз, алып барырга кирәк икән – алып барабыз, йокларга кирәк икән йоклатабыз – бөтен нәрсә бездән, сез шөгыльләнегез генә», – дидек, – ди федерация рәисе Айдар Нәҗмиев.
Федерация төзеп, Чаллы командасына сулыш өреп җибәрү Рамил Хисмәтуллинның идеясе була. «Заманында котыра-котыра, идәндә ут уйнатып көрәшә иде ул», – диләр аның турында. Актанышта Илфир Әнвәров кул астында шөгыльләнеп, ул Чаллыга күченә, аннары Чаллы командасы данын яклый башлый. «2017 елны шушы эшне башлап җибәргәч, күп кенә зур абзыйлар «нәрсә белән булышыйк» дип килделәр. Бүгенге көндә «ярышка бара алмыйбыз, акчабыз юк, залыбыз юк» дигән проблемалар юк», – ди Рамил Хисмәтуллин.
Көрәшчеләр шөгыльләнүче «Витязь» залы Марат Бибишев исемен йөртә. «ЧелныГорстрой» комбинатына җитәкче итеп куелганнан соң, ул завод эшчеләренә гимнастик зал төзетә. Аның улы Дамир Бибишев комплексның тагын бер өлешен – зур уен залын салдыра. 2016 елда Марсель Миңгалимов көче белән «Витязь» тагын да яшәрә.
Марат Бибишев – иң беренче булып безгә, бездән дә зуррак булган көрәшчеләргә идея биргән абыебыз. Безнең атнага 2 тапкыр мунча көне. Аны өеннән барып алып мунчаларга йөрдек, аның белән күп сөйләштем. Ул Сарман якларында туып-үскән. Кайда укыган, кайдан эшен башлаган, ничек кызлар артыннан чапкан, ничек өйләнгән – күп әйберләр сорадым. «Мин көрәшә белмәсәм дә, Сабантуйда тик кенә тора алмый идем, көрәшергә кереп китә идем», – ди. Ул көрәшне йөрәге белән яраткан. Марсель Миңгалимов та үзе көрәшче булмаса да, Марат Шакирович шикелле, көрәшне җаны-тәне белән ярата, безнең өчен көч биреп тора. «Егетләр, мин нишлим, нәрсә кирәк?» – дип сорап тора, – ди Рамил Хисмәтуллин.
Сүз уңаеннан, федерация җитәкчелеге үзләре дә көрәшчеләр белән бер дулкында. Чәршәмбе көн – Чаллы командасының бергә җыелып, регбол уйный торган көне икән. «Гел формада булырга кирәк. Үзебез дә көрәшеп алабыз, малайларга да күрсәтәбез», – ди «Витязь» спорт мәктәбе директоры, билбау көрәше буенча спорт остасы Артур Фролов.
Чаллы командасының алыштыргысыз тренеры Илнур Хәйбуллин сүләренчә, мәктәп булу – киләчәк булу дигәнне аңлата. «Акча, финанслар белән көрәшчеләрне сатып алып та була, киләчәк буын үсү кирәк», – ди тренер.
Мин килгәндә федерация дигән әйбер юк та иде. Хәзер федерация тарафыннан кирәгеннән күбрәк әйберләр эшләнелә. Кайвакыт куркып та куясың, чөнки тренерларда зур җаваплылык ята. Егетләргә дөрес итеп аңлатырга, беркемне дә онытмаска, психологик мизгелләрне хәл итәргә кирәк.
Безне җыйдылар да: «Без сезгә ярдәм итәбез, сез эшләгез генә», – диделәр. Тренерлар составы безнең гел яхшы булды. Балалар да, көрәшчеләр дә безнең гел булды, чөнки Чаллыда мәктәп бар, димәк, киләчәк бар. Акча, финанслар белән генә көрәшчеләрне сатып алып та була, тик киләчәк буын үсүе кирәк. «Витязь» – бөтен спорт төрләрен бергә санаганда иң күп чемпионнар чыккан мәктәп.
Миңа калса, бу мәктәптә бөтен тренер да эшли ала. Балалар бик сәләтле, талантлы. Безнең хезмәт 7-10 процент һәм калганы Аллаһы Тәгалә кулында. Аллаһы Тәгалә бирми икән, хет шунда ярыл, берни дә барып чыкмаячак», – ди Илнур Хәйбуллин.
«Бөтен әйбер бушка булса да, килүчеләр бик аз»
Чаллыда татар көрәше белән 40лап ир-ат, 120гә якын бала шөгыльләнә. Әлбәттә, зур шәһәр өчен бу – бик аз, шулай да өмет тә юк түгел. Яшьләр арасында көрәш буенча спорт остасына кандидат малайларның күп булуы моңа мисал да. Узган ел 62нче мәктәптә көрәш секциясе ачылган, быел икенче зур район – Замелекесьеда да ачарга уйлыйлар. 32нче гимназиядә көрәшне гомере буена Илгиз Шәмсевәлиев алып бара. Чаллыда балаларны көрәшкә шулай Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов, Рөстәм Кашапов, Илнур Хәйбуллин өйрәтә.
Кукмара, Балтачлардан мин ак көнләшү белән көнләшәм, чөнки районда гына ярыш уздырсалар да, бер авырлыкка гына да 10-15шәр бала җыела. Без әкренләп җыештырабыз. Мин ата-аналарны аңламыйм. Алар 2000 түләп, тхэквандо, каратэга йөртәләр балаларын. Без шундый шартлар тудырып, бөтен әйбер бушка булганда, килүчеләрнең нигә әз булуын аңламыйм. Татарстан беренчелегендә призер булганнар барысы да хезмәт хакы ала. Акчаны бик зур дип әйтеп булмый. Беренче урын алучылар ел буенча аена 5 мең, икенче – 2 мең, өченче урыннар 1 мең ала. Үзләренең кирәклекләрен аңласыннар өчен эшлибез, – ди бу хакта Айдар Нәҗмиев.
Рамил Хисмәтуллин тренерлар кытлыгын әйтте. «Ул проблема бер Чаллыда гына түгел, башка районнарда да бар. Яшьләр ул эшкә тартылмый», – ди ул.
Кукмара, Балтач, Мамадыш белән чагыштырырлык 10-15әр тренер бар дип әйтә алмыйбыз, безнең – 5-6 тренер. Шулай да республикада призлы урыннан төшеп калырга тырышмыйбыз. Чаллыда балалар бик күп. Чаллыда гына түгел, бүтән районнарны карасаң да, яшьләр тренер эшенә тартылмый, – ди Рамил Хисмәтуллин.
«Чемпионнар Чаллыдан чыга»
Чаллының ирләр командасында 40лап кеше санала. «Алар бөтенесе дә призлы урында йөрмиләр, билгеле. Тик алар да команда өчен зур өлеш кертәләр», – ди Айдар Нәҗмиев. Аларның иң танылганнары дип, Чаллы шәһәре батыры, Рәкыйп Хәмитовның энекәше, шулай ук «Копченый» кушаматлы Элдар Хәмитовны, зур үлчәү авырлыгында батыр Ранис Гыйләҗетдиновны, кечкенәрәк авырлыкта көрәшүче Ришат Исхаков, Айназ Тимеров, Виталий Колесников, Ленар Садыйковлар һәм башка күп кенә көрәшчеләрне атап була. Зәй батыры, соңгы елларда – Әлмәт, аннары Лаеш өчен көрәшкән Радик Сәлахов та Чаллы көрәшчеләре белән бергә шөгыльләнә. «Син дә мондамыни?» – дигән соравыма, башкалар: «Чемпионнар Чаллыдан чыга, Энҗе», – дип җавап бирде.
«Чаллы, шулай да, төзелгән шәһәр бит. Ничек төрле яктан җыелган кешеләрдән ныклы команда ясый алдыгыз?» – дим. «Ул – фәлсәфә», – ди аксакал Рәкыйп Фәйзуллин.
Бер районда укытучылар күп, бер районда алкашлар күп, бер районда бандитлар күп. Һәр районның үзенең менталитеты бар. Ә Чаллыга Советлар Союзының бөтен төбәкләреннән авантюристик яшь егетләр-кызлар килде. Монда бернәрсә дә юк иде. Шул төрле яктан җыелган кызлар-егетләр басуда шәһәр күтәрделәр. Кызлар-егетләр өйләнешеп, гаилә кордылар, төрле каннар бутала, һәм рух барлыкка килә. Ул – басуга килеп эшләгәндә чыныккан рух. Инде безнең балалар үсте. Без аларны шул рухта тәрбияләдек. Мәсәлән, бик яхшы көрәшче булса да, әгәр ул «хитромудрый» икән, хыянәт итә, берәр нәрсәне дөрес эшләми икән, без аны куып чыгарабыз.
Чаллы командасында чыннан да легионерлар күп бит.
Күбесе әйтә инде: «Чаллыда институт бар. Бөтенесе шунда килгән, бөтенесе – икенче район көрәшчеләре, Чаллыныкылар юк», – диләр. Ничек инде? Минем бер таныш та: «Монда Чаллы кешеләре юк. Мин Минзәләнеке, ул тегеннән, син моннан. Бөтен җирдә үз районыңны күтәрергә кирәк», – ди. Мин әйтәм: «Син өйләнгәнме?» – «Өйләнгән». – «Син районыңның патриотымы?» – «Патриоты». – «Хатының кайсы яктан?» – «Арчадан», – ди. «Ә ник син хатынны Арчадан алдың? Алырга иде үз авылыңнан, син бит патриот», – дидем, тыны бетте. Монда да шулай. Кеше күчә, Чаллыга да кеше күп килә. Чаллы – безнең шәһәр инде ул, без аны яратабыз, – ди Рәкыйп Фәйзуллин.
Чаллы – үз исемен булдыра алган команда. «Акчага сатылып, бүлешеп йөрү – Чаллы командасына килешә торган әйбер түгел», – ди Рамил Хисмәтуллин.
Хәзер яшьләргә: «Егетләр, акча ул бөтен кешегә дә кирәк, ә көрәштә үзеңә максат куеп, көрәш дөньясында үзеңә исем эшләп, үзеңне чынлап та батыр итеп тоту – зур горурлык. Акчага сатылып, бүлешеп йөрү – Чаллы командасына килешә торган әйбер түгел. Безнең легендар көрәшче Айрат Гыйлаев беркайчан да башкалар белән бүләкләрен, машиналарын бүлеп йөрмәде. Ул безгә эталон булып тора. Андый исемнәрне төрле пычраклык белән бозарга ярамый», – дибез. Яшьләрне шушы сүзләр белән тәрбиялибез. 10-15 елдан бу спортзалдан Айрат Гыйлаев шикелле көрәшчеләр чыгарга мөмкин.