Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чемпион каратист Рөстәм Фатыйхов: «Урамда сугышып, кыйнашып йөргәнем юк»

«Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез», – ди 24 яшьлек, яңа гына каратэ буенча Россия чемпионы булып танылган Рөстәм Фатыйхов. Мәктәпне – алтын медальгә, университетны кызыл дипломга тәмамлаган Казан егете шартлатып татарча сөйләшә. Озын, төз буйлы, сөрмә күзле, кап-кара кыйгач кашлы чемпион егет белән «Интертат» хәбәрчесе аралашты.

news_top_970_100
Чемпион каратист Рөстәм Фатыйхов: «Урамда сугышып, кыйнашып йөргәнем юк»
Татарстан каратэ федерациясе фотолары

Рөстәм Фатыйхов 8-11 сентябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда каратэ буенча 84 кг кадәрле категориядә Россия чемпионы булып танылды. 60 килограммга кадәрге категориядә Илья Савин һәм 55 килограммга кадәрге категориядә Адилә Мөхәррәмова бронза призер булды. Татарстан җыелма командасы исә гомуми зачетта җиденче урынны яулады.

Казанда туып үссә дә, татарлыгын саклап калуы белән сокландырды Рөстәм. Тыйнак, һәр сүзен үлчәп кенә әйтә, «чемпион булдым» дип шапырынмый һәм тәрбиясе йөзенә чыккан аның.

 

Фото: © Солтан Исхак

Рөстәм Фатыйхов каратэга 10 яшьтә килә. Әниләре Рөстәмгә, энекәшләре Ильяс белән Ниязга өйләре янында гына булган каратэ секциясе турында сөйли. Шул сүз җитә кала: өч бертуган Фатыйховлар – инде ундүртенче ел каратэ спортында. «Кечкенә чакта сайлау дигән әйбер булмады. Барып карадык, безгә ошады, шулай калдык та. Тора-бара, каратэны ярата башладым. Каратэның фәлсәфәсе – көндәшне нокаутка җибәреп, имгәтү түгел. Без тизлек, реакция, өйрәнелгән тактиканы күрсәтәбез. Көндәшне сугу дигән максат та куймыйбыз», – дип сөйләп китте Рөстәм.

Энекәшләре Ильяс белән Ниязның да зур җиңүләре бар. Хәзер инде чират абыйларына җиткән. Өч бертуганның уртак хыяллары да бар: Россия беренчелегендә өчесе дә беренче урынны алу. «Өч туган һәм өч алтын медаль. Миңа калса, бу – бик шәп һәм символик булачак», – ди Рөстәм хыяллары турында.

«Бу – бию, көрәш түгел», яки Кыскача каратэ турында

Каратэ – япон сугыш сәнгате, саклау һәм һөҗүм системасы. Каратэда кимоно киеп, «татами» дип аталучы келәмдә көч сынашалар. Каратэ алышы өч минут бара. Өч минут дәвамында спортчылар төрле алымнар белән баллар җыя. Балларны төрле критерийларга карап бирәләр. Көч, тизлек, дөрес дистанция, вакыт буенча бәялиләр. Каратэда шулай ук «спортивное отношение» дигән термин да бар. Ягъни, алымнар көндәшкә карата ачу һәм агрессия белән эшләнергә тиеш түгел.

Дүрт почмакта утыручы дүрт хөкемдар флажоклар белән алымнарны бәялиләр. Ике хөкемдар бер үк бәя күрсәтә икән, димәк, спортчыга балл бирелә.

Каратэның фәлсәфәсе гади – ул көч кулланмау һәм үз-үзен тотып тора алган шәхес фәлсәфәсе. Ягъни, сугышу, махсус бәрү, имгәтү, җәрәхәт ясау кебек әйберләр каратэ турында түгел. Сугу, бәрү, егу алымнары булса да, каратистлар, алым ясаганда, үзләрен контрольдә тота, агрессиягә һәм хискә бирелми.

Каратэ – көрәш төре. Һәм ул Олимпия спорт төрләренә керә. Элегрәк каратэда көрәш элементлары да була. Каратэны дзюдо белән бутамасыннар өчен, бөтендөнья каратэ федерациясе кагыйдәләрне үзгәртте.

«Кайбер кешеләр: «Бию белән шөгыльләнәсез, бу – көрәш төре түгел», – дигән булалар. Ләкин ярышларны карасаң, анда чыннан да көчле бәрүләр, сугулар була. Сугуның көче дә бәяләнә. Кайвакыт катырак та сугыла, ләкин каты булып күренсә дә, спортсмен аны контрольдә тота», – ди Рөстәм Фатыйхов.

«Инде ташлыйм, дип уйлаган идем»

Рөстәм Фатыйхов «Россия чемпионы» исеменә озак килә. 10 яшьтән генә шөгыльләнә башлаганга, аңа каратэга дүрт-биш яшьтә килгән малайларны куып тоту авыррак бирелә. Шулай да 16-17дә ул инде яшьтәшләре белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясый. 16 яшьтә Россия беренчелегендә өченче урынны ала. Ләкин 18 яше тулып, зурлар категориясенә чыккач, Рөстәмнең спорт карьерасында кара полоса башлана. Инде ташлыйм, китәм, дигәндә, үзендә көч таба спортчы.

18 яшь тулгач, гел йә ярымфиналда, йә өченче урын өчен ярышта җиңелеп кала башладым. Урыннарга якын йөрдем, тик пьедесталга менеп булмады.

Ике ел элек Екатеринбургта булды чемпионат. Бик көчле итеп әзерләндек. Шунда ярымфиналда да, өченче урын өчен ярышта да җиңелдем. Ярымфиналда хөкемдарларның хаталары да булды. Ансын да авыр кабул иттек. Тренер: «Бу җиңелүдән соң «каратэ белән башка шөгыльләнмим» дисәң, мин сине аңлыйм», – диде. Узган елны Россиядә беренче алыштан соң ук төшеп калдым.

Узган ел инерция буенча гына тренировкаларга йөрдем, үземне тонуста тоттым. Ләкин, җиңелгәннән соң, ниндидер зур теләк булмады. Быел Казанда катнашам да, шуның белән тәмамлыйм, дип уйлаган идем. Яз көне резервка җыелма командага чакырдылар, сборга бардык. Иде анысы да этәргеч булгандыр. Күңелдә ут кабынды, хәзер инде ташлыйсы да килми.

Россия чемпионатында җиңәрмен, дип уйладыңмы?

Дөресен әйткәндә, әйе, уйладым. Шулай да ярыш алдыннан күп уйларга кирәкми. Күбрәк буш баш белән чыгарга тырышасың. Тик күңелдә ниндидер «быел барып чыгарга тиеш» дигән ышаныч булды.

Бу чемпионатка ныклап әзерләндек, күп көч куелды. Ике ай дәвамында әзерлек курсы булды. Бу әзерлек техника, тактика ягыннан гына булмады, психологик яктан да. Күпләрнең күзләре яна башлады. Мин дә иң югары результатка өметләндем. Шуңа күрә чемпионат алдыннан көчле дулкынлану булмады. Күңелдә тынычлык иде, – ди Рөстәм.

Рөстәмнең тренеры – Татарстан Республикасы каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин. Рөстәмнең җиңүенә иң сөенүчеләрнең берсе дә ул булган. «Хәтта күземнән яшьләр чыкты. Алтын медаль – аның өчен дә, минем өчен дә зур шатлык», – ди тренер.

Рөстәмгә, чемпионаттан соң, Россия җыелма командасыннан чакыру да килгән. Тиздән ул җыелма команда белән сборларга, аннары турнирларга китәчәк.

Чемпионаттан соң «булды, бетте» дигән хис булмады. Киресенчә, барысы да башлана гына әле, дип уйладым. Яңа ишекләр, яңа мөмкинлекләр ачылган кебек. Күбрәк эшлисе була. Европа һәм дөнья чемпионатларын да алырбыз, дип өметләнәм, – ди Рөстәм.

Алтын медаль, кызыл дипломлы Россия чемпионы

Рөстәм Фатыйхов Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган. «Спорт укуга комачаулык итәчәк», – диючеләргә, рәхәтләнеп, Рөстәмне мисал итеп китереп була.

9-10 классларда укыганда, класс җитәкчесе: «Нигә сиңа каратэ? Соңыннан барыбер ташлаячаксың. Ярышларга йөрүең билгеләреңә тискәре йогынты ясый», – дигән иде. Мин мәктәпне дә алтын медальгә тәмамладым, ЕГЭны да әйбәт бирдем, укырга кергәндә, минем иң югары баллар иде. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамладым.

Быел Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына магистратурага укырга кермәкче идем. Ләкин минем бюджетка керергә баллар җитеп бетмәде. Планда – икенче елга тагын бер тапкыр кереп карарга.

Тренировкалар, спорт белән шөгыльләнү комачаулык итми. Теләк булганда, укырга да, тренировкага да, шәхси тормышка вакыт табып була.

Чемпионның йөрәге бушмы? Танышырга теләүчеләр бармы? Россия чемпионы булганнан соң, кызлар арасында танылу сизәсеңме?

Йөргән кызым юк. Соңгы елларда булмады да. Бәлки, тренировкалар, ярышлар аркасындадыр. Кайбер кеше махсус эзли бит. Минем андый омтылышым юк. Үз вакыты килеп җиткәч, булыр, дип уйлыйм. Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек.

Рөстәм – «Сәләт» яшьләр оешмасы вәкиле. 2015 елда ул «Раушан» аланына сәлкеш булып килә. Соңгы ике елда шунда ук әйдаман булып та эшли. Чемпионатның финалына «Сәләт»леләр Рөстәм өчен җанатарга баралар. Рөстәм дә дусларына сюрприз әзерли – финалга «Сәләт-Раушан» аланының 2022 елгы гимны астында чыга.

«Җәй көне «Сәләт-Раушан» аланында әйдаман булып эшләдем. Аннан туры әзерлек сборларына киттем. Анда гел «Раушан» гимнын тыңлап йөрдем. Күңелдә гел шул җыр булды. Шунда уйлана башладым: финалга эләгеп, «Раушан» җыры астында чыксам, ничек шәп булыр иде, дусларга да ошар иде, дип. Ничек уйладым – шулай булып чыкты да.

Чемпион булуыма дусларым да өлеш керткәндер, дип саныйм. Чөнки ярыш дәвамында, финалда алар минем өчен җанаттылар. Безнең финалдагы кебек кычкырганнары булмагандыр. Аларга терәк булганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә, – диде Рөстәм.

«Өйдә гел татарча сөйләшәбез»

Алдан әйтеп үткәнемчә, Рөстәмнең тагын ике энекәше Нияз белән Ильяс та – каратистлар. Өч чемпион абыйсы артыннан өч яшьлек Әмир дә үсеп килә икән. «Безгә карап шөгыльләнә башлар дип уйлыйм», – дип, елмаеп, энекәшен искә төшерде Рөстәм.

Ничек ул өчләтә абый булу? Җаваплылык сизәсеңме?

Рәхәт. Хәзер бигрәк тә рәхәт. Өчебез дә үстек, өчебез дә бер эш белән шөгыльләнәбез. Өч туган – дуслар булып киттек, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.

Иң беренче булып, Россия чемпионатларында кече энекәшем Нияз беренче урын алды. Россия җыелма командасы белән Европа беренчелегендә катнашты. Аннан соң Ильясның да Россиядә үзен берничә тапкыр күрсәткәне бар. Бер ай элек яшьләр арасында чемпионат булды. Ильяс, анда катнашып, икенче урын алды.

Каратэга йөри башлавыгызга әниегез сәбәпче булган. Хәзер карашлары ничек?

Әти дә, әни дә кечкенә чакта бөтен ярышка да йөрделәр. Бергәләшеп, бүтән шәһәрләргә дә бардык. Соңгы вакытта әни күбрәк өйдән әйтеп кала: «Иң мөһиме – имгәнмәгез, улым», – дип. Нәтиҗәләр өчен сөенә, әлбәттә, ләкин «менә син җиңелдең, син тырышмадың» дигәне бөтенләй юк.

Бу чемпионатта әти дә, әни дә килеп, җанатты. Бу җиңү артында нәрсә торганын алар башкаларга караганда күбрәк беләләр. Фотографияләрне карасаң, әни елап торган. Бик каты борчылган инде. Әти-әни гел ярдәм итеп торды. Әти-әнинең ярдәменнән башка бик авыр була. Алар каршы килсә, үзеңнең дә күңел тыныч булмый. Мин аларга бик нык рәхмәтле.

Татарча сөйләшүең дә гаиләдәнме?

Гаиләдән. Әти-әнием – Балтач белән Арчадан. Без Казанда тудык. Әти-әни, энекәшләр белән өйдә гел татарча сөйләшәбез. Татар теле шуңа да саклангандыр. Зур өлешне 20 нче гимназия кертте. Без анда татарча укыдык, татар теле дәресләре күп булды. «Сәләт» оешмасы да зур роль уйнагандыр. Чөнки анда да татарча сөйләшәбез. Аралашу булса, тел саклана.

«Урамда сугышып, кыйнашып йөргәнем юк»

Каратэ тормышта булышамы?

Дисциплинага өйрәтә. Спортта дисциплина бик мөһим. Бер тренировканы калдырсаң, әзерлектә пробел килеп чыга. Тренер да: «Бер-ике тренировканы калдырдың, һәм ул синең ярыш вакытында, һичшиксез, иң кирәк чакта килеп чыгачак», – ди.

Урамда яңгыр явамы, салкынмы, җылымы, теләгең бармы – барыбер тренировкага барасың. Тренировкага барырга үзеңдә көч табу тормышта да булыша. Кайвакыт нәрсәдер эшләргә кирәк, ә теләк юк. Дисциплина булгач, барыбер барасың, эшлисең.

Алымнарны тормышта кулланганың бармы?

Урамда сугышып, кыйнашып йөргәнем юк. Укып та, тренировкаларда булып та, урамда йөрергә вакыт та калмый. Тренировкада өйрәнгән алымнарны залда, ярышларда гына кулланырга ярый, дип өйрәтәләр. Гомумән, каратэ – дөньяга тыныч караш тәрбияли.

Спорт акча китерәме?

Каратэда китерми. Җыелма командага эләксәң, стипендияләр була. Алары да бик зур түгел. Ярышларга, сборларга барырга акчалата ярдәм итәләр. Ләкин каратэны «акча китерә» дип әйтеп булмый. Спортсмен буларак, акча эшләгәнем юк әле.

Мин балаларны шөгыльләндереп акча эшлим. Үземнең төркемем бар. Анда күпчелек 6-7 яшьлек балалар йөри. Араларында бер-ике кыз да бар. Кызлар да шөгыльләнә ала, чөнки имгәнүләр бик очрамый. Каратэ кызларга да, егетләргә дә туры килә, дип әйтә алам.

Киләчәккә нинди максатларың бар?

Мин үземә ниндидер зур максатлар куярга тырышмыйм. Мин максатка ирешүне түгел, ә шул максатка баргандагы процесс мөһимрәк, дип саныйм. Тренировкаларга йөрү, ярышларда катнашу мөһимрәк.

Бу ярыш вакытында да шундый бер хәл булды. Икенче көнне Ильяс белән Нияз катнашты. Мин алар янында киңәш биреп тордым. Беренче татамида – Ильяс, икенчесендә Нияз туры килде. Мин алар арасында йөгереп йөрдем.

Ильяс шунда әйтә: «Абый, «классно», әйеме! Без өчебез дә монда», – ди. Шул мизгелләрне тою мөһимрәк. Өстенлекне эмоцияләргә бирәм мин. Хәзер нинди ярыш булачагын да әйтеп булмый бит.

Үземнең ничә яшькә кадәр шөгыльләнәсемне әле уйламадым. Ничек була – шулай була инде. Киләчәктә нәрсә буласын беркем дә белми, – ди кыйгач кара кашлы, сөрмә күзле, озын буйлы Россия чемпионы һәм чын татар егете Рөстәм Фатыйхов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100