Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Челтәрле коймак (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

– Коймак та пешерә белмисең, нәрсәгә акаеп кияүгә чыктың син? – диде кайнатасы Хәлим бер иртәдә Раниягә.
Яшь килен коелып төште. Янында сукранып торган кайнатасыннан куркуыннан коймагы табага ябышты, кулындагы коймак әйләндергечен сыек камыр салынган савытка салды. Кайната аның саен сүзен дәвам итте.

– Күр бу коймакларны, ертылып беткән. Кем ашый дип пешерәсең боларны иртүк? Күпме он, песок әрәм. Алар берсе дә бушка килми.

Шулчак ишегалдыннан кайнанасы килеп керде.

– Бар, хатын-кыз эшенә кысылып йөрмәле. Син ашамасаң, мин ашарым, пешер, килен, пешер, ни пешерәсең, ни ашыйсың килә – пешер. Син – эшкә барасы кеше, тамагыңны тук итеп бар, – диде кайнанасы Мәдинә.

Раниянең күңеле төшкән иде инде. Кулындагы тастымалына күз яшьләрен сөртә-сөртә, чак-көч коймагын пешереп бетерә алды. Кайнатасының ачуы сүрелмәгән иде әле. Төнге йокысыннан ук ничек шулай ачуланып уяна алган, диген. Килененә әйтер сүзләрен төнлә уйлап, планлаштырып яткан диярсең. Хәер, ул аны килгән көннән үк яратмады. Иртәгә туй буласы көнне дә улы белән сөйләшкәнен ишетеп уңайсыз хәлгә калган иде кыз.

– Нәселебезне пычраттың, улым. Үзең кебек укыган кеше, югары белемле килен кирәк безгә. Әнә безнең эштәге Фирая кызы – финансовыйда, Тәлгат кызы юридическийда укый. Аларның киләчәктә уч тутырып акча алырлык һөнәрләре бар. Мин сине юкка гына югары уку йортында укытаммени? Нәселебездә юк бит безнең укымаганнар. Каян таптың син бу кызны, харап икән, поварга укыган. 1 еллык курс бетергән инде. Йөргәндер инде күлмәк туздырып. Поварга укымаган киленнәр дә ашарга пешерә белә. Әнә, әниең укымаган ашарга пешерергә, пешермәгән ризыгы юк. Ну, малай, оятлы иттең дусларым каршында, – дип әрләгән иде улын.

Рания болай башланган тормышның алга таба авыр булырын уйлап, ире Илфарга туйны ясамаска әйтеп карады. «Әле соң түгел, зурлап туй уздырганнан соң аерылуга караганда, туйны ясамый калсак яхшырак булыр», – диде.

– Син нәрсә, мине яратмыйсыңмени, – дип шик белдерде Илфар. – Әти әйтер инде ул, олы кеше, сабыр итик, бар да җайланыр. Мин сине яратам, сиңа өйләнмәсәм, мин башка кызга өйләнмим, – дип, булачак хатынын кочагына алды.

Яратты шул Рания Илфарны. Әдәпле, йомшак сөйләшүе, тәмәке тартмавы, аракы яратмавы, үзенә игътибарлы булуы күңеленә керде кызның. Көн дә исереп кайткан әтисенең тавыш чыгарганыннан, күршеләргә кереп дәрес әзерләвеннән арыган иде. Үзенең туачак балаларын да шундый тавышта, җитмәүчелектә, аракыдан бушаган шешә җыеп үстертәсе килмәде. Шуңа күрә Илфарны үз итте.

Илфар әнисенә охшаган. Төс-кыяфәткә дә, холкы да нәкъ әнисе. Йомшак күңелле, кешегә усал караш белән дә күтәрелеп карамас. Кайнанасы шундый Раниянең. Бу йортта килен килгәнче дә, килгәч тә, бөтен кешене көйләп, җайлап торучы ул. Ә кайнатаның кайчакта эшендәгеләр белән килешә алмавы өенә дә ияреп кайта. Эштән ияргән ачуын өйдәгеләрдән ала. Бәйләнергә сәбәп эзли. Бик кызу холыклы. Андый чакта кайнана йомшак итеп кенә: «Әйдәле, артык борчылмале, менә син яраткан чәйне пешердем», – дип җайлап җибәрә. Килененә, йә малаена «атагызның күзенә күренми торыгыз» дигәндәй, күз кысып, ым кагып ала. Хәлим чәен эчеп, бераз ял итеп алгач, тынычлангандай тоела. Холык бар кешедә дә бар шул. Бар кеше дә ул холыкны күрсәтеп йөри башласа ни була, дип уйлый иде Рания баштарак. Аннары кайнатасын да аңларга тырышып карады. Яшь барган саен тәҗрибәлерәк буласыңдыр, башкалар белән килешә алмыйсыңдыр, бәлки, ул хаклыдыр, шуңа күрә эшеннән дулап кайтадыр, дип уйлады.

Әмма кырыс кешенең кызу канлылыгыннан, уйламый әйткән сүзләреннән башкалар зыян күрә бит. Кайнанасына да юкка гына 50 яше дә тулмыйча инфаркт булмагандыр. Кая китсен ул күңел кичерешләре. Йөрәккә җыйма, дисәләр дә, кая куясың аны. Күңелдән алып чүп савытына илтеп ташлап булса икән. Яки җиргә күмәргә, яки яндырырга. Мөмкин түгел бит. «Мин мал табам», – дип күкрәк киереп, өйдәгеләрнең гел тынычлыгын бозып торгач, тапкан малының ни рәхәте?

Әтиләре аракы эчкән гаиләләрдә генә тавыш чыга, дип уйлый иде Рания үскәндә. Юк икән. Ару гына күренгән, елтыр ботинка кигән, галстук таккан, яхшы, биек машинада йөрүчеләрнең, зур йортларда яшәүчеләрнең дә йортында тынычлык юк икән. Кайчакта шулай аптырап, кайчакта мул тормышка эләккәненә сөенеп, кайчакта аерылып китеп, тулай торакта яшәргә хыялланып 6 ел яшәде Рания ир йортында.

Игезәк малайлар тапкач, бөтенләй тынычлык бетте. Баланың берсе төне буе елый. Кайната «ник балагызны елатасыз» дип орыша. Кайнананы яңадан, авыраеп, хастаханәгә салдылар. Ул өйдә булганда рәхәт иде әле. «Килен, арганыңдыр, ашап, йоклап ал», – дип, балаларны да карап тора. Елаганын күтәреп йөри, ашарга әзерли, кайнатасын көйли. Гаиләне җылытучы, саклап торучы иде. Тик, 60 яшен дә тутыра алмыйча, мәңгелеккә китте шул.

Йортта күңел җылысы калмады. Көтелмәгән югалту барысын да шок хәлендә калдырды. Әнисез ничек яшәрбез, диде Илфар. Шундый авыр чакта да киленгә ачу тотты кайната.

– Кешенеке кебек хатын да алмадың. Мин дә китеп барсам, ничек тормыш алып барырсыз, – дип, «борчылуын» белдерде кайната. Киленгә бәйләнүе көннән-көн артты. Пешергән ризыгыннан, юган кереннән, хәтта иртән җыйган урын-җиреннән дә «кер» эзләде. «Простыняң карават кырыннан асылынып тора, кертеп бетермәгәнсең, порошокны күп тоткансың, сыерның сөтен савып бетермәгәнсең, менә имие шешсә, үзең дәваларсың, артыннан үзең йөрерсең, керләреңне агартып юмыйсың», – дип, гел «төртмәчләп» яшәде киленен. «Машина суны күп тота, порошок исен калдыра», – дип, автомат машинада кер юууны да чикләде.

Көндәлектә әйтелә торган сүзләр булса да, йөрәккә тия шул. Андыйларны әйтми дә калып була югыйсә. Простыня карават кырына кереп бетмәсә дә тыныч яшәргә мөмкин. Коймагың четләрләнмичә, ертылып пешсә дә ашарга мөмкин. Дөнья җимерелеп төшми аннан гына. Бала-чага гөл чүлмәген егып төшерсә дә, йорт җимерелми. Аның өчен хәтер калдырырлык сүз әйтү кирәкме икән? Раниянең борчылулары йөзенә чыкты. Кайнанасы барында, өйдә яклаучы бар дип, тынычлап кайта иде әле. Ул киткәч, борчуы арта төште. «Әткәй мактап ашарлык нәрсә пешерергә, ошатырмы, ашармы? Теге вакыттагы кебек, «ашың тозсыз» дип, күршеләргә чыгып китәрме», – дип, гел уйлар өермәсендә йөри башлады.

Һәркем үз уенда йөрде. Кайната да күзгә күренеп бирешә башлады. Гомер иткән хатынын сагынуы, юксынуы йөзенә чыкты. Кеше никадәр генә үзен нык итеп тойса да, хәсрәт таушалта икән. Хатыны үлгәннән соң 1 ел чамасы җегәрле йөрде әле. Элеккечә килененә бәйләнде, эштәгеләрен әрләде. Әмма, янында аны җөпләп, көйләп утыручы хатыны булмагач, биреште. Хатыны вафатыннан соң 3 ел яшәгәч, үзе дә китеп барды. Кисәк кенә. Йөрәк үзен сиздергәндер. Ир кеше хастаханәгә бик барам дип тормый. Аны да «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киттеләр. Операция алдыннан киленен чакырды. “Рәхмәт, килен, китмәдең, сабыр иттең, тынычлап үләм», – диде. Терелә алмасына күңелендә шик булган, күрәсең.

Әрвахлар рухына багышлап, җомга саен сәдака бирә Рания. Кайнанасының бер дә кергәне юк төшенә. Ә менә кайнатасы айга бер булса да керә. Әле соңгы кергәнендә дә «керләрең бигрәк ак, килен» ди, үзе елмая. Әрвахлар төшенә керсә, сәдака бирергә абыстайга йөгерә килен. Күргән төшен сөйләп бирде бу юлы да. «Тормышыгызга сөенеп керә, сабырлыгыңа, тормышыңда аклык, чисталыкка», – дип мактап кайтарып җибәрә абыстай.

Төп нигезгә кайнатасының башка балалары да кайтып йөри. Нигезне саклап, сабыр итеп яшәгәненә күбрәк киленгә рәхмәтле туганнары. Менә бүген дә челтәрле коймагын пешереп, каникулга кайткан бала-чаганы сыйлый. Үзенең 3 баласы белән 7гә тулалар.

Коймаклар да ертылып түгел, челтәрләнеп пешә хәзер. Тормыш өйрәтә шул. Вакытында сабыр булып калырга гына кирәк. Өлкәннәргә дә кайчакта, яшьләрне хурлап, каты бәрелеп сүз әйткәнче – уйлау кирәктер. Ике якка да сабырлык кирәк инде. Өлкәннәрнең дә яшьлеге булган. Барысын да белеп тумаган. Яши-яши өйрәнгәннәр. Рәнҗетү, кимсетүләр күңелгә җыела. Ә бит күңел – чүп савыты түгел. Саксыз сүзләрдән челтәрле коймак кебек тишкәләнә...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2023
    Исемсез
    Тирән мәгънәле, тормышчан әсәр, рәхмәт! Әр-хур сүзләреннән күңел сандыгы шыплап тула шул, нигә кешеләр сүз әйткәнче уйлый белмиләр икән?!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100