Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чечняга сәяхәт: Грозный базары, Кадыйров сарайлары, иң үзенчәлекле традиция

Ике республика арасындагы күперне узуга, Дагыстанның тар юлы һәр якка өчәр полосалы көзгедәй трассага әйләнде. Багана утлары яна башлады, юл кырыенда бер-берсен уздырып төзелгән мәчетләрне выжлап узып киттек.

news_top_970_100
Чечняга сәяхәт: Грозный базары, Кадыйров сарайлары, иң үзенчәлекле традиция

«Бездә «гей» сүзен кычкырып әйтергә дә ярамый»

Дагыстанда 4 көн булганнан соң, күрше республикага – Чечняга кузгалдык (сәяхәтнең беренче өлеше турында моннан укырга була). Махачкала белән Грозный арасы – 170 чакрым. Ике республика арасындагы күперне узуга, Дагыстанның тар юлы һәр якка өчәр полосалы көзгедәй трассага әйләнде. Багана утлары яна башлады, юл кырыенда бер-берсен уздырып төзелгән мәчетләрне выжлап узып киттек.

Фәлән метр саен «Ахмат сила» дигән язу эленеп, ялтыр-йолтыр килеп тору гына күңелгә шом өстәде. Хәер, «башта гына сәер» дисәләр дә, мин Чечнядагы бу язуларга, һәр бинада эленеп торган Әхмәт Кадыйров һәм Владимир Путин портретларына ахыргача ияләнә алмадым. Биредә Путин проспекты бар, Путин исемендәге спорт комплексы төзелеп ята, гади ансамбльдән башлап аэропортка кадәр Кадыйров исемен йөртә. «Нигә бөтен җирдә Әхмәт Кадыйров исеме, нигә Рамзанныкы түгел?» – дип сорау бирдем гидка, башымны юләргә салып. «Без – шундый тыйнак халык инде», – диде ул, елмаеп.


Әлеге тур буенча бу көнне Грозныйга ирем белән икәү генә килдек. Үзебезгә генә аерым бер гид туры килде. Чит «колаклар» булмагач, экскурсоводыбыз – чечен егете Анзор да иркенәеп сөйләште. Халыкның гореф-гадәтләре, фикер сөреше, менталитеты, эчке тәртипләре, сугыш вакытындагы кичерешләре – әллә нинди көтелмәгән сорауларыбызга җавап тапты. Чечняны бар яклап ачып салды.

Безне, сатып алынган турда күрсәтелгәнчә, Грозный үзәгендәге дүрт йолдызлы кунакханәгә урнаштырдылар. Дагыстаннан аермалы буларак, мондагы кунакханәгә кергәндә ук киенү кагыйдәсе язып эленгән. Ачык җилкә, кыска итәк, тәнгә сыланып торган кием ярамый. Башка яулык бөркәнү мәҗбүри түгел. Чечен хатыннары да ул яктан иркенрәк: чәчен капламыйча йөрүчеләре шактый очрады. Дагыстан белән чагыштырганда, монда дин алай ук көчле түгел, дип аңлаттылар.

Биредәге хатын-кызлар матур гәүдәле, шактый чибәр, дип, аерып әйтер идем. Кашлар сызылган, күзләр буялган, өсләрендә затлы кием – Дагыстаннан соң бу бигрәк тә күзгә чалына. Ир-атлары да озын буйлы, чибәрлек буенча калышмый, ләкин бөтенесен бер озынлыктагы сакал баскан – яшьләрен чамалау авыр. Урамда җитәкләшеп йөрүче парлар, татуировка ясаткан, алка таккан, хатынша сыман киенгән егетләр, ирдәүкә хатыннар күрмәдем. Ирләр – чын ир, хатыннан – нәфис гүзәл зат биредә, бар да табигать кушканча. «Бездә «гей» сүзен хәтта кычкырып әйтергә дә ярамый», – диде Анзор.

Читтән караганда, Чечняда бар да тәти, бар да тәртипле, артыгы белән идеаль һәм тыныч. Хәтта урамда бер сүгенүче, җиргә лачкылдатып төкерүче кеше дә күрмисең. Салмыш яки тәмәке көйрәтүче турында әйтәсе дә юк. Бездән берничә метр алдарак, мәктәп яшендәге 3-4 малай-шалай урамда чүп ташлап калдырды. Анзор шуларны күреп алып, куып тотып, чүпләрен барып алырга кушты. Тегеләр кире борылып барып, чүплек савытына илтеп салдылар. Менә шундый тәртип һәм олыларга хөрмәт.

Рамзан Кадыйров йорты

Грозный – төзек һәм матур шәһәр. Шәхси йортлар бөтенесе өр-яңа, һәммәсенең йорт тирәсе каралган, капка төбенә чәчәкләр утыртылган. Аларның яңа булуының сәбәбе аңлашыла, әлбәттә, ике-өч дистә ел элек Грозный 92 %ка җимерелгән иде. Сугышта шәһәр җир белән тигезләнгән, дип әйтергә мөмкин. Йортларны яңадан төзергә шәхси хуҗалыкларга 300әр мең сум акча өләшкәннәр. Бу акча ул вакытта ярты өйгә җитә иде, дип сөйләде чеченнар.

Грозныйда әлеге авыр вакытларны сурәтләгән аллея да бар, анда сугыш елларында төшерелгән үзәк өзгеч фотоларны карап йөрдек. Нәрсәне җимергәннәр, аның урынына кайда төзегәннәр – барысын да язып элгәннәр.

Грозныйда 276 мең кеше яши – Әлмәттән зуррак, Чаллыдан бәләкәйрәк (Чечняда барлыгы 1,4 миллион кеше). Каланы урап чыгарга бер көн вакыт «муеннан» җитә. Грозныйның үзәгендә җәяүлеләр урамы, шәп рестораннар, менә дигән молл, «Чечня йөрәге» мәчете, чәчәкләр паркы урнашкан.

«Грозный-сити»дагы 30 катлы бина өстенә менеп, бөтен шәһәргә күз салырга мөмкин. Дөрес, аның яртысын лента белән бүлеп куйганнар. Ул якка карарга ярый, фотога төшерергә ярамый икән. Контрольдә тоту өчен, ике сакчы да бастырып куйганнар. Сәбәбе – шул якта Чечня президенты Рамзан Кадыйровның резиденциясе урнашкан. Уратып алган мәйдан эчендә дүрт хан сарае, инеш челтерәп ага, Мәккәдәгегә охшатып, мәчет салып куйганнар. Бөтенесе уч төбендәгедәй күренә. Мин, әлбәттә, бу урыннан тыныч кына узып китә алмадым. Язмышымны сынап карарга теләп, Рамзан Кадыйров байлыкларын фотога төшереп алдым. Теге каравылчылар шундук яныма йөгереп килеп, фотоны карап торып бетерттерде. Маҗара шуның белән тәмам.

Яшәү урыныбыз базар артында гына булгач, Грозный базарын да урарга булдык. Гомумән, базарда әйбер эзләмичә генә йөрү – минем өчен ял белән бер, андагы гади һәм эчкерсез кешеләр белән аралашуны үлеп яратам. Грозныйныкы да безнекеннән әллә ни аерылмый икән. Беренче аерма – монда җиләк-җимешне чиләкләп саталар. Сезоны булгангадыр, хаклары шактый арзан, мәсәлән, биш литрлы бер чиләк слива һәм персиклар 200-300 сум тора иде.

Аннан, дагыстанлылар кебек үк, чечен халкы да кипкән ит ярата икән. Аның исе үк күңелемә ярамады, яныннан тиз генә тайдым. Хатын-кызларның озын һәм чуар күлмәкләре тирәсендә йөри торгач, туй күчтәнәчләре сата торган бер павильонга барып кердем.

Сатучысы белән танышып киттек. Мәймүнә апа һөнәре буенча психолог икән. Чечня сугышында авырлы хатыннарга психологик ярдәм күрсәткән.

– 90нчы елларда эш урыным Ингушетиядә булды, хатын-кызлар белән эшләдем. Безгә ул вакытта бөтен дөнья ярдәм итте, төрле илләрдән көлтә-көлтә әйберләр килеп торды. Грозныйдан ул чакта җирле халык китеп бетте, яшәрлек түгел иде. Бөтенесе таудагы авылларга, күрше төбәкләргә, чит илләргә күченде. Әле сугышлар тынды дигәч тә, 2009 елларга кадәр чуалышлар булып торды. Хәзер шуларны кабат-кабат искә төшерәм дә, ислам дине бөтен дөнья буйлап таралсын өчен Аллаһы Тәгалә шулай язган булгандыр, дип үземне тынычландырам. Бүген 300 меңләп чечен чит илләрдә яши, – диде ул.

«Чеченнарны җиңеп булмый, әмма сатып алып була»

Икенче көнне Шали шәһәрен үтеп, Чечня тауларына күтәрелдек. Юл уңаеннан Шалидагы «Гордость мусульман» мәчетен дә урап чыктык. 20 мең кешегә исәпләнгән, искиткеч матур мәчет салып куйганнар – карап туймаслык. Тик намаз вакытына туры килсәк тә, эче буш иде. Монда да мантыйк бар: Шалида 57 мең кеше яши, ә мәчет 20 меңлек. Бәйләнә димәгез, күңелдә сорау туды: кирәк идеме Шалига шушындый болын хәтле мәчет? Артык шапырыну түгелме? Үземнең социаль челтәрләргә шушы сорауны куйган идем, күпләр «төзесеннәр» дип җавап бирде. Дөрестер, биргәндә алырга кирәк…

«Гордость мусульман» мәчете, Шали шәһәре

Тауларга әйләнеп кайтыйк. Дагыстанның ташлы тауларыннан аермалы буларак, Чечняда алар ямь-яшел, куе агачлы. Тауга менә торган юллар да гел икенче – яңартылган, кырыйларына бордюр тезелгән, бөтен куркынычсызлык таләпләре үтәлә. Бер чүп әсәре юк, бөтен җир чиста. Таудан 1800 метр биеклеккә күтәрелеп, Казеной-Ам дигән искиткеч матур күлгә бардык. Карап туймаслык урын! Чеченнар бу табигать байлыгын нык саклый: биредә моторлы көймәдә йөзү, су керү тыелган, балыкны да кармак белән генә тотарга ярый. Туристларның күп булмавы да гаҗәпләндерде.

Казеной-Ам күле

Дагыстандагы таулардагы авылларга шаккатып йөрсәм, биредә тау башына салынган йортларны гел күрмәдем. Дөрес, безгә Хой дигән таудагы авылны күрсәттеләр күрсәтүен. Кабер ташларына нигезләнсәң, әлеге авылга 300-400 ел элек нигез салганнар. Әмма бүген биредә тормыш юк, музей шикелле генә эшли.

Тауларда чечен авыллары булмауның тарихи сәбәбе дә бар. Чеченнарны 1944 елда Казахстан җирләренә депортациялиләр, шул вакытта совет хакимияте таулардагы авылларны җимерә. Тау халкы совет хөкүмәтенә каршы чыкмасын өчен махсус эшләнә бу. Нәтиҗәдә, 100 меңләп чечен халкы һәлак була, еллар буе туган җирләренә кайтырга тилмереп яшиләр. Чеченнар, Сталин үлеменнән соң, 1956 елда гына туган якларына кайтырга рөхсәт алалар. Беренче Кавказ сугышы, депортация, чечен сугышлары, аннан соң булган чуалышлар – бу халыкның башыннан ни генә үтмәгән дип, жәлләп куйдым. Бүген дә тыныч суларга ирекләре юк, адым саен мылтык аскан хәрбиләр йөри, кырыс режим хөкем сөрә монда.

Хой авылы

– Республиканың азатлыгы, сәясәттән ризасызлык турында кычкырып сөйләшергә дә кыймыйбыз. Сөйләшсәк тә, кухняда, ябык ишекләр артында гына. Дөнья әләкчеләр белән тулган. «Чеченнарны җиңеп булмый, әмма сатып алып була» дигән шаяру да бар бит. Әмма халыкның болай тыелып яшәп түземлеге бетәр кебек, берәр заман «шартламасалар» ярый инде, – диде миңа бер чечен хатыны.

Ризасызлык дигәннән, ул сәясәт белән генә түгел, гореф-гадәтләр белән дә бәйле, дип аңладым. Халыкның иске традицияләрне яклаучылары да, яңалыкка омтылучылары да бар – икегә аерылганнар. Кадимчеләр һәм җәдитчеләр, аталар һәм уллар кебек. Мисал өчен, Чечняда ир кеше беркайчан да хатынының әти-әнисе, туганнары белән аралашмаска тиеш. Туйга да ерак ике апасын гына чакыралар. Ата-ана киявен үз гомерендә бер мәртәбә дә күрмичә, кызын кемгә кияүгә биргәнен белмичә яши.

– Минем кызым ялларда дүрт баласы белән безгә кунакка килде. Кияү капка төбенә кадәр китерде дә, берничә көннән килеп алды. Аны беркайчан да күргәнебез юк. Кызым белән урамда үзләре танышып өйләнештеләр. Әгәр без кияүне урамда очраклы рәвештә күрәбез икән, ул безнең белән сөйләшергә, хәл белешергә тиеш түгел, борылып кына китәргә тиеш. Традициябез шундый. Әмма соңгы елларда кайбер чеченнар әлеге гореф-гадәткә каршы чыга башлады, – диде базарда сатучы Мәймүнә.

Тыштан бар яклап килгән шәһәрдә менә шундый кәефләр хөкем сөрә. «Шөкер итәргә кирәк» дияр кайберәүләр, ә мин жәлләп кайттым. Бигрәк тә безне аэропортка илтеп куйган 70 яшьләрдәге абзыйның сүзләре колакта озак чыңлап торды:

– Кайсы яктан каршылык зуррак, шуңа ныграк басым ясыйлар. Без тиз бирешә торганнардан түгел. Кулаклаштыру чорында әтинең бөтен малын талап алганнар, мәчетләребезне сүткәннәр, иң ныгы безгә эләккән. Империяләрдәге халыклар гел шулай яши, тарихтан күреп торабыз. Менә сез, татарлар, бездән бәхетлерәк әле. Алтын Урда чорында бөтен дөньяны үз кулыгызда биеткәнсез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100