Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чебен агуыннан үлгән дүрт баланы бергә җирләгәннәр, әтиләрен җавапка тартырга мөмкиннәр

news_top_970_100

Красноярск краеның Назаров районы Красная Сопка авылында агуланып үлгән 4 баланы җирләгәннәр. Бу хакта «РИА Новости»га авыл башлыгы Олег Пономарев хәбәр иткән.

Малайны һәм өч кыз бертуганнарны җирле зиратка, бергә җирләгәннәр. Район хакимияте җирләү һәм мәрасим оештыруны тулысынча үз өстенә алган. Гаиләгә, ярдәм йөзеннән, авылдашлары да акча җыйган.

Пономарев билгеләп үткәнчә, җыелган акча җирләү өчен генә түгел, ә балалар каберенә чардуган һәм кабер ташы кую өчен дә җитәчәк.

Авыл башлыгы бу хәлне зур фаҗига дип атый.

20 сентябрьдә күп балалы гаилә кичке аштан соң үзен начар хис итә башлаган. Аларны хастаханәгә китергәннәр. Соңрак 4 бала – 6, 11, 12 һәм 13 яшьләрдә – вафат була. Аларның әтиләре һәм йөклелекнең соңгы аенда булган әниләре исән калган.

Башта, гаилә авыл кибетендә сатып алынган пилмән яки тавык белән агуланырга мөмкин, дип фаразладылар. Әмма бу версия продуктларны тикшергәннән соң расланмады.

Суд-химик экспертиза һәлак булган балалар тәннәрендә инсектицид чарасы компонентларын тапкан. Сорау алганда, әтисе ул көнне йортны бөҗәкләрдән дихлофос белән эшкәртүен сөйләгән.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, балаларның әтиләрен «Саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен» җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә мөмкиннәр.

РФ Тикшерү комитеты өйдә табылган дихлофосны җитештерә торган компания вәкиленнән дә сорау алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100