Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыга ничә яшь, яки шәһәрнең 400 еллыгы татар җәмәгатьчелеген ник борчый?

2026 елда Чаллының 400 еллыгы бәйрәм ителәчәк, дигән хәбәр тарихчыларда ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Төбәк тарихын өйрәнүче Ленар Мифтахныкы, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәпли. «Интертат» хәбәрчесе Чаллының 400 еллыгына карата тарихчыларның фикерен барлады.

news_top_970_100
Чаллыга ничә яшь, яки шәһәрнең 400 еллыгы татар җәмәгатьчелеген ник борчый?
PartiQ, CC BY-SA 3.0, commons.wikimedia.org

Гыйнвар азагында узган Чаллы администрациясе киңәшмәләрнең берсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2026 елда 2е зур юбилей – калага нигез салуның 400 еллыгы һәм беренче «КамАЗ» чыгарылуның 50 еллыгы узачагын игълан итте. Чаллы мэры «Кече ватан – Россия көче» форумында чыгыш ясаганда, бәйрәмгә Россия Президенты Владимир Путинны да чакырырга өлгерде.

Бер төркем төбәкчеләр шәһәргә нигез салыну вакытын 1626 елдан исәпли. Шушы елда Чаллыга, Федор Попов дигән кеше җитәкчелегендә, Алабуганың патша крестьяннары күчереп утыртыла. Чаллының рәсми сайтында борынгырак чорга караган истәлекләр турында да мәгълүмат бар. Шулай да, Чаллы хакимияте 1626 елны алга сөрүчеләр версиясенә өстенлек биргән.

«КамАЗ» һәм шәһәр тормышындагы бу даталар шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту, яңа социаль-мәдәни объектлар барлыкка килү рәвешендә реаль төсмер алырга тиеш, дип билгеләп үткән мэр. Аның сүзләренчә, яңа юллар, микрорайоннар, өстәмә мәктәпләр, спорт объектлары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектлары кирәк.

«Бу – бәйрәм чаралары гына түгел, ә шәһәрнең социаль өлкәсен үстерүгә яңа этәргеч бирер өчен шәһәр җитәкчелеге куярга тиешле тырышлык. Без Владимир Путин ярдәме белән «КамАЗ» төзелүнең 50 еллыгын тормышка ашыра алдык, бу көнгә күп объектлар барлыкка килде», – дигән Наил Мәһдиев.

Фото: © kremlin.ru

Аңлашылганча, шәһәр башлыгы, зур юбилейлар уңаеннан, Чаллыда тормыш шартларын яхшырту өчен, Мәскәүдән һәм Казаннан өстәмә акчалар юнәтергә өметләнә. Исегездә булса, Казанны да 1000 еллыгына төзекләндерделәр. Хәтта метро җибәрделәр. Ул вакытта заманы башка иде шул. Юбилейга әзерлек тә күпкә иртәрәк башланган иде. Юбилей көне килеп җитә язганда гына «шәһәргә 400 ел тула» дип игълан итү файда китерерме икән? Фаразлавы кыен. Хәзер икътисадый вазгыять тә башкачарак. Аның каравы, бу игълан җәмгыятьтә ризасызлык уята башлады. Азагы хәерле булсын.

«Үз тарихыбызны, борынгы бабаларыбыз хәтерен хөрмәт итмәү»

Төбәк тарихын өйрәнүче Ленар Мифтахныкы:

(Ленар Мифтахныкы, -ов, -ев, -ин кушымчаларыннан баш тартып, татар фамилияләрен татарчалаштырырга чакыра, шуңа күрә үзен «Мифтахныкы» дип атый).

Чаллыга нигез салынуның 400 еллыгын билгеләп үтәргә теләүләре – бик куркыныч ният. Шәһәр тарихыннан татар халкының борынгы тарихын сызып ату – ул моңарчы дус-тату яшәгән милләтләр арасына чөй кагу дип атала. Киләчәктә ул милләтара низагларга сәбәпче булачак. Юктан тавыш чыгару нәрсәгә кирәк? Татар тарихын җир йөзеннән сызып ташларга теләүчеләр көенә биергә ярамый. 1626 елны Чаллыга нигез салынган дата итеп күрсәтү – ул чын мәгънәсендә провокация, үз тарихыбызны, борынгы бабаларыбыз хәтерен хөрмәт итмәү.

Бу дата югары даирәләргә җиткерелде. Хәзер инде, бәлки, чигенү мөмкинлеге дә юктыр, ләкин хаталанырга ярамый. 400 еллыкны бәйрәм иткән очракта да, аны Чаллыга нигез салыну белән бәйләп түгел, ә Алабуга волостенә кушылу юбилее дип искә алырга кирәк. 1626 елда Чаллы Алабуга сарай волостенә кушылып, сарай авылына (автор искәрмәсе – русчасы «дворцовое село» – патшаның шәхси биләмәсе) әверелә һәм анда Алабуганың патша крестьяннары күчерелеп утыртыла. Патша – ул эре феодал. Аның төрле төбәкләрдә үз җирләре булган. Аларда ирексез крестьяннар эшләгән. Хуҗа эшчеләрне кайсы урынга теләсә, шунда күчергән.

Чаллыга нигез салыну вакыты турында нәтиҗә ясарга әлегә иртәрәк, чөнки шәһәр хакимияте фәнни тикшеренүләр үткәрү буенча берни дә эшләмәде. Хәтта архив документлары да тиешенчә өйрәнелмәгән. Россия дәүләт борынгы актлар архивында өйрәнелмәгән тулы фондлар бар. Бәлки, шунда Чаллы җирләрен үзләштерү белән бәйле документлар сакланадыр. Иң мөһиме, археологик тикшеренүләр дәвам итәргә тиеш. 90нчы елларда археологлар бераз казынды, ләкин эш ахырына кадәр җиткерелмәде. Археологларсыз шәһәргә нигез салынган чорны берничек тә билгеләп булмый. Чаллы хакимияте археологларга тикшеренүләр үткәрү бурычын йөкләми.

Чаллыга 400 ел дип, төбәк тарихын өйрәнүче Ермаков һәм Дубровский фаразларына карап кына игълан ителде. Алар, шактый абруйлы кеше булсалар да, шәһәр тарихын рәсмиләштергәндә төбәкчеләр сүзенә генә таянырга ярамый. Бу төбәкчеләр «Чаллыга 1626 елда нигез салынган» дигән фикерне элегрәк тә алга сөреп карады, ләкин җәмәгатьчелек аны инкарь итте.

Шәһәр хакимиятен кисәтәсем килә. 2026 елда бәйрәм ясарга сәбәбен табып булыр. Аңа халык каршы килмәс. Иң мөһиме: Чаллыга «нигез салучыларга» һәйкәл куя күрмәсеннәр. Анысы чынлап торып милләтара каршылык уятачак. Һәйкәл кую җиңел, ә аны алып ату бик авыр. Республика эчендә, ил эчендә милләтара ызгышлар булмасын иде.

«Алтын Урда заманында Чаллыда кешеләр тупланып яшәгәненә шик юк»

Археолог, Чаллы педагогия институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев:

Фото: © КФУның Алабуга филиалы сәхифәсеннән, «ВКонтакте»

Чаллыга 400 ел дигән сүз – ул зур хата. Хатага таянып, юбилей үткәрү хакимияткә проблема тудырачак. Җирле төбәкчеләрнең бер өлеше – ә без аларның кемнәр икәнен беләбез – әйтте, дип кенә, шәһәргә дата куймыйлар. Алабугага нигез салынган вакытны ачыкладык бит. Бу эштә мин дә катнаштым. Безнең экспедицияләр, казыну эшләре 1993 елда башланып, 10 ел буе дәвам итте. Күпме нәтиҗәләр алдык без! Казыган материалларны, бездә булган мәгълүматны Мәскәү, Казан, Пермь, Ижевск галимнәренә, Россия фәннәр академиясенә күрсәтеп, бик күп уңай бәяләмәләр алдык. Фәнни җәмәгатьчелекнең Алабуга тарихы буенча бернинди шиге калмагач кына, шәһәр юбилеен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыктык.

Чаллы тарихы буенча 90нчы еллар башында нык кына бәхәсләр барды. Аннары бераз тынып торды. 1997 елда без археологик казынулар башлап җибәргәч, бәхәс тагын кабынып китте. Аннары тагын тынды. Элеватор тавында, Орловкада, Чаллы Тамагында, Боровецкий авылы янында тикшеренүләрне дәвам итик, дип, ел саен хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Иң кызыгы шул – беркем моңа каршы да килмәде, эш башларга боерык та бирмәде. Бу мәсьәлә еллар буе «һавада асылынып» торды. Безнең өчен бу – бик зур оттырыш инде. Югыйсә, Чаллы – мәйданы буенча да, сәяси масштабы буенча да Татарстанда икенче шәһәр. Шундый гигантның тарихын бозуга кемнең кулы бара ала? Аның 400 еллыгын үткәрүне мин мәгънәсезлек дип саныйм.

Сез үзегез Чаллыга кайчан нигез салынган дип уйлыйсыз?

«Җагфар тарихы»нда 1172 елга караган истәлекләр бар, ләкин күп галимнәр аны инкяр итә. Андагы мәгълүматны төпләп укысаң, шактый өлеше хәзерге заман археологик эзләнүләр белән исбатланып бара. Мәсәлән, «Җагфар тарихы»нда сурәтләнгән бистәне без Алабуга янында казып таптык.

1997 елда без Чаллының ике урынын казыдык. Элеватор тавындагы чокырларда бик кызыклы комплекслар, Җүкәтау керамикасы, сәүдәгәрләрнең кургаш пломбасы, сөңге очлары тапкан идек. Хәзер ул урын коттеджлар белән төзелеп бетте. Табылдыкларның иң борынгылары «Монгол алды чорына» – XII гасыр азагы – XIII гасыр башына карый. XII гасырның беренче яртысына һәм аннан иртәрәк чорга караган культура катламы, ягъни Кама алды, Урал алды җирләрендә еш табыла торган угырлар керамикасы очрамады. Мәсәлән, Алабугада ул әйберләр тулып ята. Чаллыда Алтын Урда чорына караган әйберләр чыга. 2008 елда да 3 урында казып карадык. Алтын Урда заманында Чаллыда кешеләр тупланып яшәгәненә шик юк.

Сез тапкан табылдыклар хәзер кайда? Алар югалмагандыр, дип ышанам.

1997 елда чыккан табылдыкларны туган як тарихы музеена, ә 2008 елгыларын хәзерге Татарстанның Археология институтына тапшырдык. Бу турыда алардан актлар алдык. Шуннан башка безнең тикшеренүләр хисапка кабул ителми. Безнең материаллар исәндер, дип уйлыйм.

«Алабугадан Федор Попов дигән кешенең Чаллыга килүен «шәһәргә нигез салыну» дип әйтү – тагын бер хата булачак»

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, 2015 елга кадәр 30 елдан артык Чаллыда гомер иткән Вахит Имамов:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Чаллы шәһәренең атамасы татарның «чал», ягъни «ак» сүзеннән килеп чыккан. Агарган чәчне бүген дә «чал чәч» диләр. Чаллы – ул татар шәһәре. Татарстанда «Чаллы» атамасын йөрткән утызлап авыл бар. Мәсәлән, Тәберде Чаллысы, Казаклар Чаллысы, Мәмле Казаклар Чаллысы, Яңа Чаллы һәм башкалар. Аларның җирен актарып карасак, туфрак астыннан ак балчык чыгачак. Чаллы шәһәре дә ак балчык өстендә утыра. Аның ак ярлары әллә каян күренеп тора. Шәһәр атамасында кайбер төбәкчеләр уйлап чыгарган «челнок» (көймәнең бер төре) сүзенең бернинди катнашы юк. Ялган фараз белән Чаллы әләменә көймә ясап хата җибәрделәр. Алабугадан Федор Попов дигән кешенең Чаллыга килүен «шәһәргә нигез салыну» дип әйтү – ул тагын бер хата булачак.

Чаллы гербы

«Чаллыда 2 гасыр буена бушлык күзәтелә»

Археолог, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

90нчы еллар азагында Чаллы хакимияте заказы буенча кайбер урыннарда археологик казынулар үткәрелде. Чаллы – ул зур шәһәр. Аны төзегәндә, заводка нигез салганда, шәһәр тарихын өйрәнү турында уйлап тормаганнар, ә хәзер казу мөмкинлеге булган урыннар күп түгел. Булган тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча гына фикер йөртә алам.

Элеватор тавында Алтын Урда чорына караган табылдыклар чыккан. Аңа кадәр булган Идел буе Болгар дәүләте халкының анда эзе юк. Кама аръягы һәм көнчыгышка таба җирләр Алтын Урда чорында актив үзләштерелә. XIII-XIV гасырларда хәзерге Чаллы урынында җир эшкәртүчеләрнең утрак тормышы булган, дип әйтергә мөмкин. Алтын Урда дәүләте таркалган чорда, ягъни XV гасырда, аннары XVI гасырда биредә халык яшәгән, дип әйтүе кыен, чөнки табылдыклар күренми – 2 гасыр буена бушлык күзәтелә. Дәүләт таркалганда авыллар күченеп киткән булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, бер-ике гасыр буе буш торган җирлекләр бар. Мәсәлән, Болгар шәһәрчегендә дә XV-XVI гасырларда тормыш кайнавыннан туктап тора. 1395 елда Аксак Тимер белән Туктамыш сугышыннан соң, Саратов тирәсендәге Укек шәһәре җимерелә һәм шуннан соң торгызылмый. Самара шәһәрендә дә борынгыдан бирле туктаусыз тормыш кайнаганын исбатлавы кыен. Ә Казанның XI гасырдан бирле өзлексез яшәгәне күренә.

«Матур юбилейлар күбрәк булса, тагын да яхшырак»

Чаллы шәһәре депутаты Виталий Агапов:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу сорауда бөтен кешенең, шул исәптән Агаповның, шәхси фикере исәпкә алынырга тиеш түгел. Бу сорауда дөреслек булырга тиеш. Ул өлкәдә эшләгән галимнәр бар. Чаллыга 400 елмы, 500ме, 700ме – бу мәсьәләдә галимнәр фикере өстен булырга тиеш. Кемдер башка датаны әйтә икән, дәлилләр китерсен. Фаразлар белән генә булмый. 400 ел дип әйткәннәр икән, димәк, ул буш урыннан чыкмаган. Аның дәлилләре бар.

Казанга да башта 800 ел диделәр, ә аннары дәлилләр табып, 1000 ел ясадылар.

Шәһәр советы төрле кешеләр әйткән сүзләргә колак салырга мөмкин, ләкин аларга гына таянып карар кабул итә алмый. Шәһәр советы буш урында карарлар кабул итә торган орган түгел. Монда аннан башка да халыкка якын эшләр түбәдән ашкан. Кары да, суы да, газы да, торак-коммуналь хуҗалыгы да, юллары да, капиталь ремонтлары да, тегесе дә, монысы да... Менә шулар безгә кагылышлы.

Матур юбилейлар булсын. Күбрәк булса, тагын да яхшырак.

«Хәзер фикерләр куерту артык»

«Интертат» хәбәрчесе Чаллының 400еллыгы мәсьәләсендә төрле фикерләр барлыгын Чаллы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Карамиевка җиткерде. Румил Карамиев юбилей мәсьәләсе иң югары даирәдә хәл ителгәнен, бәйрәмгә Россия Президенты чакырылганын һәм шуңа күрә хәзер фикерләр куертуның артык икәнен белдерде.

***

Анатолий Дубровский Чаллы тарихы сөйләгәндә бу урынга Попов крестьяннары килеп төпләнгәнче үк тә торак пунктлар булуын телгә алган дип яза «Бизнес Онлайн» мәкаләсенә комментарий язучылар. Әмма аларда яшәүче мөселманнарга патша карары белән бу урыннардан китәргә фәрман булган – чөнки «иноверецларга» су буйларында яшәргә ярамаган. Әмма Анатолий Дубровский белән дә, Ленар Мифтахныкы телгә алган икенче бер тарихчы Владимир Ермаков белән дә инде сөйләшү мөмкин түгел – алар икесе дә инде вафат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100