Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чаллыга 1626 елда нигез салынганын игълан итү – фәнни җәмәгатьчелек инициативасы түгел»

Чаллының 400 еллыгы темасы җәмәгатьчелектә кабат бәхәс уятты. «Интертат» укучыларга шәһәр хакимиятенең һәм аңа каршы якның фикерләрен җиткерә.

news_top_970_100
«Чаллыга 1626 елда нигез салынганын игълан итү – фәнни җәмәгатьчелек инициативасы түгел»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәгълүм булганча, гыйнварда Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына әзерләнә башлавын игълан итте һәм бу татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты. Тарихчылар шәһәргә нигез салыну вакытын 1626 елдан исәпләүне Казан ханлыгы чорында яшәгән татар шәһәрчеген тарихтан сызып ату итеп кабул итте. «Интертат» бу турыда 1 февральдә язган иде. 20 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу тема кабат күтәрелде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әлеге чара Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган яңа китапларны тәкъдим итүгә багышланган иде. Минзәлә, Тәтеш өязләре, Алабуга шәһәре турында язылган китаплар турында сөйләшкәндә, журналист Рәшит Минһаҗ тарихчылардан Чаллы тарихы белән кызыксынды.

Рәшит Минһаҗ

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«2026 елда Чаллының 400 еллыгын билгеләп узмакчы булалар. Бу инде – көлке гамәл. Археолог Фаяз Хуҗин, Чаллыга кимендә 600-700 ел бар, дип әйткән иде. Чаллыга чынлап та 400 ел гына микән? Юбилей уздырганчы ни өчен башта археологларны, тарихчыларны җәлеп итмиләр?» – дип сорады Рәшит Минһаҗ.

«Беренче чиратта, бу турыда галимнәр кырда, конференцияләрдә фикер алышырга тиеш»

Сорауга җавап бирергә Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков алынды.

Радик Исхаков

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Рәсми рәвештә тәкъдим ителгән дата архив материалларына, ягъни Михаил Змеев язып калдырган мәгълүматларга нигезләнә. Ул мәгълүматлар буенча, Чаллы җирлегенә XVII гасырда Алабугадан күченеп киткән крестьяннар нигез салган. Шәһәрнең яшен билгеләү методикадан тора. Бу очракта, нигез буларак, фән докторы Ермаков тәкъдим иткән архив чыганаклары алынган.

Чаллы урынында, һичшиксез, элегрәк тә татар шәһәрчеге булган. Ул, ким дигәндә, Казан ханлыгы чорыннан бирле булган, ләкин ул өзлексез яшәгәнме-юкмы, дигән сорау бар. Проблема шунда ки, Куйбышев сусаклагычын төзегәндә, бу җирләр су астында калган. Хәзерге Чаллы урынында торган шәһәрчекне безнең археологлар казыган. Бу, һичшиксез, шулай ук факт. Монда сорау фәнни планда ята. Аны өйрәнергә кирәк. Беренче чиратта, бу турыда галимнәр кырда, конференцияләрдә фикер алышырга тиеш. Алар үз дәлилләрен тәкъдим итәргә тиеш. Монда төрле карашлар бар. Аларның һәрберсе урынлы. Бердәм фикергә ничек килергә? Бу – дискуссион сорау», – диде Радик Исхаков.

«Чаллыга нигез салыну датасын билгеләү буенча бернинди конференция үткәрелмәде, фикер алышулар булмады»

Залда Алабугадан төбәк тарихын өйрәнүче Ленар Мифтахныкы да бар иде. Чарада тәкъдим ителгән китапларның берсен ул язган булган. Форсаттан файдаланып, ул да дискуссиягә кушылды.

Ленар Мифтахныкы

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре түгел, шуңа күрә турырак әйтә алам. Эш шунда ки, Чаллыга нигез салыну датасын билгеләү буенча бернинди конференция үткәрелмәде, фикер алышулар булмады. Чаллыга 1626 елда нигез салынганын игълан итү – ул фәнни җәмәгатьчелек инициативасы түгел. Ул шәһәр хакимияте инициативасы, дөресрәге, шәһәр җитәкчесенеке.

1626 ел – ул Чаллыга нигез салыну вакыты түгел. Ул аны Алабуга волосте составына кертү датасы. Крестьяннар үз иреге белән шунда күченеп утырган дип күрсәтү – ул ялган. Сарай крестьяннары ирекле булмаган. Дәүләт сәясәте нигезендә аларны шунда күчереп утыртканнар.

Ермаков белән мин шәхсән таныш идем. Ул, һичшиксез, хөрмәткә лаек галим, ләкин аның билгеле бер идеологик карашлары бар иде. Ул күп әйберләргә күзләрен йомды. Ермаков күрсәткән чыганакларның бер генә сылтамасы да юк. Аларны яңадан тикшереп булмый. Анда ачыкланмаган сораулар бик күп.

Әгәр шәһәр администрациясе бу мәсьәләгә җитди караса, төрле карашлы кешеләрне чакырып, берәр фәнни конференция булса да үткәргән булыр иде. Бүгенге көндә фәндә бу сорауга җавап юк. Ермаков әфәнденең бердәнбер фикере нигез итеп алынды», – диде Ленар Мифтахныкы.

Шәһәр администрациясе җавабы: «Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган»

Чаллыга нигез салыну вакыты буенча шәһәр администрациясенең фикерен ишетү өчен, «Интертат» Чаллы мэры Наил Мәһдиевка хат юллады. Хатка җавап Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов имзасы белән килде.

Хатның эчтәлеген тулысынча бирәбез.

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп, Чаллы шәһәренә нигез салынган вакыт XVII гасырның беренче яртысына туры килә, дип ассызыклыйлар. Казан воеводасы Семен Волынский рөхсәтен алып, Федор Попов җитәкләгән крестьян общинасы 1626 елда Кама елгасының су як ярына чыгып урнаша (РГАДА. Ф.1209. Оп.1 Ч1. Д.156. Л.153-153 об.).

Археологик эзләнүләр Чаллы шәһәре урынында кешеләрнең XVII гасырга кадәр яшәгәннәрен күрсәтсә дә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1651 елгы Семен Карев, 1652 елгы Михаил Змеев һәм подъячий Павел Агапов тасвирламаларындагы мәгълүматлардан чыгып, Чалнинский починокның мондагы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында урнашкан торак пунктлар белән бәйләнеше булмаганын ачыклый.

Шулай итеп, югарыда саналып киткән язма чыганакларда Чаллы шәһәре җирлегендә беренче булып искә алынган торак пункт – ул Чалнинский починок. Димәк, Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган»,– дип язылган Рамил Хәлимовның җавабында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100