Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы узышта үлүченең якыннары: «Старт бирүче трасса буш икәненә инанырга тиеш иде»

Туйга әзерлек урынына җеназага әзерлек... Ни кызганыч, Чаллыда яшәүче Нуруллиннар гаиләсенә 3 июнь зур кайгы китерә - әзмәвердәй уллары Равилнең 33 яшендә гомере өзелә. Ә аның бит икенче тапкыр тормыш корып карау хыялы белән янып йөргән көннәре булган - 1 июльгә туйлары да билгеләнгән. Тик тәкъдирдән качып була димени...

news_top_970_100
Чаллыдагы узышта үлүченең якыннары: «Старт бирүче трасса буш икәненә инанырга тиеш иде»

Узган җомгада зур тизлек яратучылар төнге узышларга җыела. “КАМАЗ” кою заводы каршындагы Металлургия урамында сезоннарын ачып җибәрергә була алар. Драйв, югары тизлек галәмәтләрен тамаша кылырга килгәннәргә үлем шаһите булырга туры килә. Стритрейсер Равил Нуруллин Toyota Chaser машинасында була. Гаять зур тизлектә аңа Audi Q3 машинасы килеп бәрелеп, Равилнең машинасын икегә өзеп ташлый. Драг-рейсинг тарихында бу беренче зур һәлакәт икән.

Равил трассаның теге башындарак Audi Q3 га юл бирәм дип борылмакчы булган, тик борылырга өлгермәгән, дип фаразлана. Германия машинасы сәгатенә 200дән артык километр тизлек белән килеп бәрелгән.

 

Фото: © шаһитләр – «Татар-информ»

"Вести Камаза" язганча, кою заводы янында бу юлны экстрим сөючеләр инде берничә ел элек сайлаган. Төнлә монда машина хәрәкәте юк диярлек, шуңа кызу тизлек яратучылар шушында җыелыша торган булган. Фаҗигадән соң, автоспорт белән мавыгучы иптәшләре, мондый узышлар өчен урын табуларын сорап, шәһәр хакимиятенә дә мөрәҗәгать иткән. Гәрчә юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары мондый легаль булмаган узышларны хупламый. Бу хакта Чаллының ЮХИДИ идарәсе башлыгы да сөйләгән. «Челнинские известия» шул хакта хәбәр итә.

Дуслары әйтүенчә, Равил һәвәскәр узышчы гына булган, аны ярышларда һәрвакыт катнашып йөргән дип әйтеп булмый.

«Хатыным онкология белән авыргач, туганнарым да аның кебек кызыксынмагандыр»

Дусты Сергей Ивашкевич Равил белән 6-7 ел дуслар булып яшәгәнен, ә соңгы өч елда мөнәсәбәтләре аеруча җылы булуын әйтте.

Гаиләмә кайгы килгәч, Равил ихластан уртаклашкан бердәнбер кеше булды. Хатыным онкология белән авыргач, туганнарым да аның кебек кызыксынмагандыр. Әгәр шалтыратсаң, Равил Россиянең теләсә кайсы почмагына килә торган кеше иде, беркайчан кире бормый. Ниндидер киңәш кирәк булса, Равил – беренче. Бик якты күңелле кеше иде. 

Беренче никахтан кызы калды. Аның сәламәтлеге какшагач та, кызын дәвалау өчен бертуктаусыз акча җыйды ул. Лизингка ике «Газель» машинасы алган иде, шул машинада заказ буенча әйбер ташуда эшләде. Хатыны белән ачуланышып аерылышмады, баласы белән дә очрашып торды. Ниндидер машина белән бәйле чараларга, күргәзмәләргә дә кызы белән бара иде, - дип сөйләде Сергей «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фаҗига көнне Равилнең ничек анда килеп эләккәне Сергейны аптырашта калдырган. Дөрес, андый узышларга үзенең дә барганы булган, тик дустының ул төнне анда барасын белмәгән.

Һаман башыма сыймый. Ул көнне Равил Волгоградтан кайткан иде, иртән ватсапта сторисларына трассада барганын, 800 км калганын төшереп куйган иде. Берничә сәгать эчендә кайтып җиткән, әле ул көнне әйбер төяп, Ижевскига да китәргә тиеш иде. Без аның белән шалтыратышкан идек. Ничек барып эләккән ул завод территориясенә? Монысын Равил үзе генә белә инде. Дөрес, ул анда элек тә баргалый иде, ләкин күбрәк тамашачы буларак кына.

Стартны кем биргәндер? Беркайчан алай булганы юк иде. Трасса буш булганда гына стартка рөхсәт бирәләр. Ә монда ул китүгә тагын ике машина оча. Ник кирәк иде шулай ашыгырга? Аңлашылмый бу. Заездлар арасында минут-минут ярым булырга тиеш. Равил трассадан читкә китәргә җитешер дип уйлаганнардыр, күрәсең.

Равилне соңгы тапкыр фаҗигагә бер атна кала күргән идем, кофе эчеп алдык, яңгыр башлангач, өйләргә таралыштык. Аның 1 июльдә туе булырга, икенче тапкыр өйләнергә тиеш иде. Өч ел очрашып йөргән мәхәббәтенең баласын да уллыкка алырга тиеш иде, – дип уртаклашты дусты.

Нуруллин биш ел элек япон автосәнәгатен сөючеләрнең JDM берләшмәсен дә булдырган. Сергей сүзләренчә, уң як рульле машиналарда йөрүчеләр өчен бөтен җыелышларны Равил оештырган. «Тагын җыелыша алырбызмы – күз алдына да китерә алмыйм. Равилдән башка берни узмый иде», – диде ул.

 

Фото: © шаһитләр – «Татар-информ»

Сергей, Равил арттагы хәрәкәтне күрмәгәндер, дигән сүзләр белән килешми.

– Анда «обзорность» бозылмый, мин үзем җиде ел уң як рульдә йөрдем. Көзгегә карамыйча борылмас иде ул. Көзгегә карагандыр, теге машина шулай тиз килеп җитәр дип уйламагандыр. Тизлекләр чыннан да югары булган бит, – диде мәрхүмнең дусты.

Сергей шулай ук машина электән икегә аерылган булган дигән имеш-мимешне дә кире кага. «Вести Камаза» язганча, кайберәүләр Равилнең машинасы «распил» кичергән дип саный. 2009 елдан Россиядә шундый практика барлыкка килгән: имеш, чит илләрдә, шул исәптән Япониядә машина сатып алучылар машинаны икегә бүлеп, аннары Россиядә яңадан җыйганнар, бу таможня пошлинасында экономия өчен шулай эшләнгән. «Дөрес сүз түгел ул, машина завод җөйләре буенча өзелгән, металл төрле яклап чәчелгән. Тагын шуны әйтәсе килә: Равил һәрвакыт куркынычсызлык каешын эләктерә иде», – дип белдерде ул.

 

Фото: © шаһитләр – «Татар-информ»

«Старт бирүче трасса буш икәненә инанырга тиеш иде»

Равилнең дусты Эдгар да мәрхүмне җылы итеп искә алды. Равил белән соңгы тапкыр фаҗигагә кала бер көн алдан сөйләшкәннәр. Кәефе күтәренке иде, ди Эдгар.

– Гел шат күңелле, ярдәмчел булды. Соңгы биш елда бик якын аралаштык, бик дуслаштык. Фаҗига турында белүгә, шунда бардым. Бу ниндидер кеше хатасы, бәхетсезлек очрагы. Борылырга җитешмәгән инде, аның артыннан ук кузгалырга атлыгып торган машиналар булган. Старт бирүче, һичшиксез, трасса бушмы икәненә инанырга тиеш иде, ләкин ул ике куәтле машинага стартка рөхсәт биргән. Ә алар 402 метр аралыкта ун секунд эчендә 200 километрга кадәр тизлек җыя, – ди Эдгар.

Аның сүзләренчә, узыш трассасы нәкъ шул 402 метр булган.

Эдгар үзе дә уң як рульлеләр берләшмәсе вәкиле, тик ул беркайчан узышларда катнашмаган. «Машинам да андый түгел, аннары мин андый узышларны бик өнәмим. Ул да белә иде каты йөрергә яратмаганымны», – диде Эдгар.

«Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында Равил үзе дә 2016 елда: «Егетләр, ашыкмагыз, барыбызны да өйдә көтәләр» («Пацаны, не спешите, нас всех ждут дома!!!») дип язган булган. Аны да көткәннәр дә бит, тик 3 июнь көнне ул инде өенә әйләнеп кайтмаган...

Равилнең әтисенең яшьләрне машина белән узышлардан баш тартырга чакыруы турында язган идек. Улын югалткан ата ачыргаланып: «Нәрсә эшлисез сез? Бу сезгә нәрсә бирә? Акча эшлисезме? Кул белән эшләгез, трассада кеше гомере белән түгел. Узышудан туктагыз. Монда күпме кеше җыелган, ә минем улым әнә тегендә ята!» – дип үзәк өзгеч сүзләр белән сөйли. Чыннан да, югары тизлек мизгеллек ләззәт бирә, ләкин мәңгелек михнәт һәм үлемгә китерүен дә истә тотсалар иде…

Равилне дүшәмбе җир куенына салганнар. Дуслары аккаунтында Равилнең үлеменә ачына.

«Дустым, күңелемдә мәңгегә каласың. Бергә үткәргән һәр минутны, бергә көлгән мизгеллләрне сагынып, кадерләп искә алачакмын. Хуш... Сине бик юксыначакмын».

«Тыныч йокла, дустыбыз. Урының оҗмахта булсын! Авыр туфрагың җиңел булсын!»

«Мин әле һаман синең китүеңә ышанмыйм. Мәңгелеккә яхшы дус булып калачаксың!»

«Татар-информ» редакциясе Равил Нуруллинның әти-әнисе, гаиләсе, якыннары, дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын!



 

 

 




 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100