Чаллыдагы «Заря» бакчачылык ширкәтендә 1 яшьлек бала мәете табылган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Фаҗига булган гаилә бакча йортында яшәгән. Балалы коляска этеп йөргән әти белән әнине күршеләре еш күргән.
Белгечләр әлегә сабыйның үлеме сәбәбен әйтә алмый. Балада көч кулланып үтерү билгеләре булмавы хәбәр ителә.
Тикшерү экспертизалары билгеләнгән.