Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда янгын гаиләне йорт-җирсез урамда калдырган: «Кайгыдан шикәрем дә күтәрелде»

Быел 27 февраль көнне Яр Чаллының «Заря» 4нче бакчачылык ширкәтендә яшәүче Софья һәм Радик Рәхмәтуллиннарның 2 катлы, сайдинг белән тышланган кирпеч йорты янып көйгә әйләнә.

news_top_970_100
Чаллыда янгын гаиләне йорт-җирсез урамда калдырган: «Кайгыдан шикәрем дә күтәрелде»

Бурдан кала, уттан калмый шул. Софья ханым, бур кергәнме әллә дип шикләнеп, подвалга төшсә, ни күрсен: бур түгел, ут кергән икән шул.

Ул көнне өйдә үзем генә идем, ирем дальнобойщик, эштә чагы иде. Иртәнге сәгать 5нче яртыга будильник куйган идем, 5нче 20 минутларда шарт иткән тавыш ишеттем. Башта нәрсә булганын аңламыйм бит әле, тыңлап ятам, шарт-шорт килә, ләкин нык түгел, сикереп тордым да тәрәзәләрдән карадым, күршедә дип уйлыйсың бит инде, үзеңдә дип уйламыйсың да. Тегендә-монда йөгерәм, төтен исе чыккан кебек булды. Йөгереп чыктым кухняга, янкорма ягында да берни юк. Шуннан подвалда кемдер йөргән кебек ишетелә, бәрелеп-сугылып йөргән кебек. Берәрсе кергән инде подвалга, дип, эчке күлмәктән, яланаякка – гәлүш, ишегалдында гына йөри торган җәйге пәлтәне эләктердем дә чыгып киттем. Куркып кына төштем, кеше кергән, дип торам бит инде. Подвалның ишеген ачып та җибәрдем – минем якка канистра атылып та чыкты. Төтен, ялкын…

Фото: ©

112гә шалтыраттым, башта килми тордылар, кабаттан шалтыраттым, шуннан 3 машина килде. 12ләп минут вакыт узгандыр, көткән кешегә озак бит инде ул. Рәхмәт инде аларга: күршеләрне сакладылар, әле дә ярый, янгын аларга күчмәде. Янгын сүндерүчеләр бөтен документларны тәрәзәдән ыргыттылар, аларны җыеп алдык, әле дә ярый аларга ут кабарга өлгермәгән, – дип сөйләде Софья Рәхмәтуллина «Интертат» хәбәрчесенә.

Фото: ©

«Электр мичен, Кытайныкы, диделәр, янгын сүндерүчеләр, ут шуның аркасында чыккан, дип киттеләр»

Рәхмәтуллиннар әлеге бакчачылык ширкәтендәге 2 катлы кирпеч йортны 5 ел элек сатып алганнар. Софья апа өйләрен электр миче белән җылытып ел әйләнәсе яшәгәннәрен әйтте. Менә шул электр миче харап иткән дә инде – янгын сүндерү хезмәткәрләре янгынның сәбәбен шул мичтән дип әйткән.

Электр мичен, Кытайныкы, диделәр, янгын сүндерүчеләр, ут шуның аркасында чыккан, дип киттеләр, ләкин иске түгел иде әле ул. Хәзер нык борчылам инде. Кайгыдан шикәрем дә күтәрелде. Җитмәсә, йорт иминиятләштерелмәгән дә, безгә тимәс әле, дип уйлыйсың бит инде, – дип көрсенеп куйды.

Фото: ©

Софья апа белән Радик абыйга шушы авыр көннәрендә балалары, туганнары, күршеләре зур терәк.

Хәзер төпчек малайда Чаллыда торабыз. Бөтенесе кайттылар, рәхмәт балаларга, ничек тә күңелне күтәрергә тырышалар. Гел шалтыратып, хәлне белешәләр, алар өчен дә зур кайгы бит инде. 4 оныгыбыз да бар. Күршеләр дә килделәр, аларга да бик зур рәхмәт. Акчалата ярдәм итүчеләргә дә без бик рәхмәтле, алга таба яңа йорт төзергә инде. Картаймыш көндә яшәргә бер катлы булса да йорт салып чыгарга иде.

Әле территориясе җыештырылмаган. Нәкъ шул урында булырмы, башка җирдәме – әле төгәл карарга килмәдек, аптырашта әле без. Башта чистартырга иде инде, – ди Софья апа.

«Аягым тартмады, 40 минут төшә торган юлны 1,5 сәгать төштем»

Күңеле дә сизгән кебек, алдагы көнне өйгә кайтып барганда, аякларында бик авырлык тойган икән шул.

Кич эштән кайта идем, аягым тартмады, 40 минут төшә торган юлны 1,5 сәгать төштем. Аягым нык авыртты, сызлады, тартмагандыр инде. Икенче көнне инде янгын чыкты, – дип авыр сулап куйды Софья ханым.

Дөрес, өйдә саклаган акчалары, бөтен җиһазлары, өс, аяк киемнәре янып бетүенә сыкранса да, ул гомере саклануына да шатланып куя. Ни дисәң дә, дөнья малы, акча – әле ул дөнья көткән кешегә табылып торыр, ә менә балаларга, оныкларга яраткан әни һәм дәү әнине беркем кайтара алмас иде. «Әле дә ярый, үзем исән калдым, дип сөенәм инде. Аллаһ биргән сынауны сабырлык белән кичерергә кирәк», – ди тамагына күз яшьләренән төер тыгылган Софья Рәхмәтуллина.

Башларына зур хәсрәт килгән Рәхмәтуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр булыр. Софья Рәхмәтуллина исемендәге «Сбербанк» картасы аның телефон номерына (8-917-276-54-29) беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100