Чаллы табиблары йөрәге уң яктан типкән ир-атның гомерен саклап калган
Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-ат – уникаль пациент. Аның йөрәге уң якта, ә калган эчке органнары һәркемнеке кебек урнашкан.
Илшат кечкенәдән табиблар күзәтүе астында булса да, сәламәтлеге белән проблемалары булмаган. 35 яшендә коронавирус инфекциясеннән соң пациентның хәле начарая башлаган. Бу хәл турында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзенең Макс каналында хәбәр итә.
Без диагностик тикшеренүләр комплексын уздырдык. Хәл начараю аритмиягә бәйле иде, шулай ук, хроник йөрәк җитешсезлеге көчәйгән, нәтиҗәдә, бөер һәм бавыр эшенә зарар килгән, – дип сөйләгән Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Альбина Бәшәрова.
Табиблар Илшатның авыр хәлен тотрыкландырып, дәвалау тактикасын сайлаган. Аннары академик В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар үзәгенә җибәрү өчен кирәкле документларны әзерләгәннәр. 2023 елның октябрендә Илшатка электрокардиостимулятор имплантациясе үткәргәннәр, йөрәк ритмы бозылуны кечкенә тишек аша гына «көйдереп» дәвалау буенча процедура ясаганнар.
Фото: © Альмир Абашевның Макс каналы
Электрокардиостимулятор тотрыклы йөрәк ритмына көйләп куелган. Нәтиҗәдә, Илшатның сулыш кысылуы кимегән, гомуми хәле яхшырган. Уңай динамиканы саклап калу өчен, Илшатның йөрәк сәламәтлегенә даими контроль билгеләнгән. Илшат ике елдан артык табиблар күзәтүе астында, ай саен консультациягә килә, анализлар тапшыра. Йөрәк, бөер, бавыр эшчәнлеге күрсәткечләренә карап, дәвалауга төзәтмәләр кертелеп тора.
Без бергәләп Илшатның йөрәгенә тибәргә булышабыз. Ул молодец, барлык күрсәтмәләрне дә үти, – ди Альбина Бәшәрова.