Чаллыда шаян һәм тапкыр балалар көч сынашты: «Укучылар арасында КВН яшәү сөендерә»
Чаллының Балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда Маузир Гыйниятуллин кубогына мәктәп укучылары арасында КВН уеннары узды. Фестивальдә шәһәрнең сигез мәктәбеннән җыелган командалар шаярту осталыгы һәм тапкырлыкта көч сынашты.
Әлеге фестивальне 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә, популяр музыкант, җырчы Артур Маузер ярдәме белән үткәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк - фестивальдә катнашырга теләк белдерүче командалар саны елдан-ел арта бара. Узган ел, мәсәлән, фестивальдә 6 команда чыгыш ясаса, быел тагын ике команда өстәлеп, аларның саны сигезгә җитте.
Көч сынашучы командаларның исемнәре дә берсеннән-берсе үзенчәлекле: «Мәхәббәт», «Шикәрный малайлар», «Шайтан таяклары», «Өчпочмак 5.2», «Карантин», «Эксклюзив», «Әрсезләр» һәм «Оба-на».

Вакытсыз арабыздан киткән танылган җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллин истәлегенә мәктәп балалары арасында КВН уеннары быел инде дүртенче тапкыр оештырыла. Фестивальне ачканда, шәһәр мәгариф идарәсе баш белгече Алена Абишева, Маузер Гыйниятуллинның татар КВНы үсешенә керткән фидакарь эшен зур хөрмәт белән искә алды.
Маузир абый, мәктәптән мәктәпкә йөреп, татар балаларын туплап, шәһәрдә беренчеләрдән булып татар КВНын оештырган, милләтара дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән шәхес иде. Аның изге эшен бүгенге көндә улы Артур дәвам итә. Бу чара – аның күпьеллык хезмәтенең лаеклы дәвамы, – диде ул һәм яшь КВНчыларга уңышлар теләде.
Артур Маузер исә бу КВН лигасын уздыру өчен янып йөргән 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге белгече Энҗе Әхмәтҗановага рәхмәт сүзләре җиткерде, татар КВНының балалар өчен яхшы старт булуын әйтте.
Әти дә гел әйтә торган иде – КВН аша татар балалары бер-берсе белән танышалар, аралашалар. Киләчәктә ниндидер уртак проектлар да оештыра башлыйлар, – диде Артур.

Уеннар киеренке, әмма дустанә һәм бик тә күңелле узды. Яшь КВНчылар төрле темаларга шаярдылар – җәмгыятьтәге проблемалар да, мәктәптәге укытучы-укучы мөнәсәбәтләре дә, авыл-шәһәр темасы да, телне белмәү проблемалары да күтәрелде. Һәр команда көчле җанатарлар төркеме белән килгән иде. Алар КВНчыларга алкышларын кызганмады.
Командалар чыгышына музыкант Артур Маузер, җырчы Лия Шәмсина, «Күңел» радиосы алып баручылары Рината Бәшәрова, «Татар радиосы» алып баручысы Алмаз Әгъләмов, Чаллы КВН җыелма командасы авторы һәм актеры Ленар Шиһапов, Чаллы драма театры артисты Чулпан Садыйкова-Әскәрова, Тукай муниципаль районы депутаты, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Артур Зарипов бәя бирде.

Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Нәтиҗәдә, беренче урынны 52 нче мәктәпнең «Өчпочмак 5.2» командасы яулады. Алар фестивальнең күчмә кубогына да ия булдылар. Икенче урынны 14 нче гимназиянең «Шикәрный малайлар»ы алды. Өченче урынны исә «Әрсезләр» (59 нчы гимназия) һәм «Мәхәббәт» (2 нче гимназия) командалары бүлеште. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
КВН – балаларга осталыкларын күрсәтү, үзләрен сәхнәдә чын артистлар итеп сынап карау мөмкинлеге дә бирә. Шуңа фестивальдә берничә шәхси номинация дә билгеләнде. «Иң яхшы хатын-кыз роле»нә — «Оба-на» (84 нче лицей) командасыннан Сәмирә Шәмсетдинова лаек булды. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Шайтан таяклары»ннан (29 нчы гимназия) Динияр Сәлманов бүләкләнде. «Сезон ачылышы» дип «Әрсезләр» командасыннан Миләүшә Нәҗмиеваны таптылар. «Иң яхшы мәзәк»не 54 гимназиянең «Карантин» командасы сөйләде. 58 мәктәпнең «Эксклюзив» командасы исә «Жюри симпатиясе»нә лаек булды.

Җырчы Лия Шәмсина быелгы командаларның чыгышын югары бәяләде:
Бөтен командаларның да чыгышлары бик шәп, әмма миңа аеруча да яңа командалар ошады. Икенче урынны алган «Шикәрный малайлар» командасының, алга таба да катнашсалар, беренче урынны алу ихтималы да бар, потенциалы бик зур, – диде ул. Шулай ук Лия, артист күзлегеннән, кайбер командаларга бераз гына репетиция җитеп бетмәгәнлеген дә искәртеп узды.
Элекке КВНчы, Тукай районы депутаты, Түбән Суыксу авылы җирлеге башлыгы Артур Зарипов командалар чыгышына баллар куйганда балаларның татарча чиста сөйләшүләренә басым ясавын әйтте.
«Яшь КВНчыларның кайберләрендә акцент сизелеп тора, русча сүзләр катнаштырып сөйләшүчеләр дә күп. 52 нче, 14 нче мәктәпләр менә саф татар телендә чыгыш ясады. Безнең үзебезне дә шулай өйрәтәләр иде – татар КВНы булгач, анда русча сүзләр кушмыйча уйнарга кирәк. Русча сүзләр куллана башласак, балларны төшерәләр иде. Моңа КВН мөхәррирләре дә игътибар бирергә тиеш.
Ә тулаем алганда, мине Чаллы укучылары арасында КВНның яшәп килүе бик сөендерә. Алга таба ул тагын да үсәр дип ышанып калам», – диде ул.
Алдынгы урыннарны яулаган командалар өчен жюри әгъзаларыннан мастер-класслар уздырылачак. Фестивальнең ярымфиналлары исә февраль һәм апрель айларына планлаштырылган.

